Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

“Җиңүгә кадәр бердәм һәм бергә булыйк!”

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү, гуманитар йөкләр әзерләү буенча районыбызда 12 штаб булдырылып, һәрбер авыл җирлеге әлеге изге эшне дәвам итә. Игелекле гамәлләрнең авылдашларны тагын да берләштерүе, бергә туплавы һәркайда ассызыклана.

   Барлыгы 115 хуҗалыкта  217 кеше яшәүче Миңгәр авылы халкы да  “Җиңүгә кадәр бердәм  һәм бергә булыйк!” дигән девиз астында  махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә  булышуда зур өлеш кертәләр. Бердәмлек авыр чакта сынала, дигән гыйбарәнең хаклыгы миңгәрлеләр мисалында тагын да  ачык чагыла. Уртак хәсрәт авылдашларны тагын да берләштерә. Миңгәрлеләр дә илгә килгән авырлыкны иңнәре белән күтәрүне үзләренең изге бурычлары дип санап, авыл халкы кичләрен  клубка җыйналып, күңел һәм кул җылысын кушып  маскировка челтәре үрәләр.  Шунысы сокландыра, биредә  изге эшкә бөтен гаиләләре белән кушылучылар күп... Узган атнада миңгәрлеләрнең игелекле  күмәк хезмәтләре  белән без дә танышып кайттык.

Авыл мәдәният йортының иң түрендәге  бүгенге көн рухы  белән сугарылган “Һәр көнне игелек кыл!” гыйбарәсе миңгәрлеләрне изгелеккә чакырып, өндәп тора кебек. Без барган көнне дә клубка утызга якын кеше җыелып, сетка үрү белән мәшгуль иделәр. Бу эшкә  өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә,   балалар да  кушылган.  Чөнки җиңү һәркем өчен  кадерле, ул  һәркемгә кирәк.  Зәкаровлар, Гариповлар, Галиәхмәтовлар, Сөләймановлар, Заһировлар, Хөсәеновлар авыл клубына гаиләләре белән киләләр. “Хәят” коммерцияле булмаган оешмасы һәм “Солдатка аш” проекты җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова да миңгәрлеләрне штабка акчалата да, товарлата да ярдәм итеп, гуманитар йөк әзерләүдә керткән өлешләре өчен ихтирам  сүзләре җиткерде. Бу эшкә гаиләләре белән кушылганнарга һәм балаларга  “Фронтовые перевозчики”  фондының Рәхмәт хатларын  тапшырды.

“Авылыбыздан өч егет махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби хәрәкәтләр башланган көннән  үзебезнең егетләргә шәхси  посылка-бокслар әзерләп сала башлаган идек.  Шулай ук акчалата да җыйдык. Бераз сүлпәнәю сизелә башлагач,  Рәсимә апа Зәкарова,  яңадан акча җыйнауны  башлыйк, синең картаңа булса да күчерә торыйк дип, шул көннән  бу эшне тагын да җанландырды.  2023 елның гыйнварыннан  бирле авыл клубында сеткалар үрәбез. Баштарак өйләрдәге кирәкмәс  челтәрләрне җыеп, аларны телеп тә эшләдек. Маскировка челтәрләре үрүне Зәкаровлар гаиләсе башлап җибәрде. Илдус абый һәм Рәхинә апа, уллары Риназ һәм киленнәре Гөлинә, оныклары  Иркә белән Зәмирә чын мәгънәсендә бу эшнең башында торучылар. Авылдашларга бик зур рәхмәт, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар”, –дип сөйли әлеге авылның кураторы Гөлшат Сөләйманова.

Район үзәк хастаханәсенең авыруларны кабул итү һәм ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче Гөлшат  ханым 33 ел гомерен медицинага багышлаган. Үзенең бертуган абыйсы да контракт нигезендә махсус хәрби операциягә киткәч, ул бу эшкә бөтен күңелен сала. Сабадагы  штаб белән авыл халкы арасында  ныклы бәйләнешне саклау, волонтерларны  кирәкле  материаллар белән тәэмин итү аның өстендә.

  “Баштарак авыл халкы белән безнең өйдә госпитальләрдә ятучы егетләргә кием-салымнар, урын-җир әйберләре җыйнап тапшырдык. Аннары  маскировка сеткалары кирәклеген ишеткәч,  бөтен гаиләбез белән Сабабашка барып сетка үрергә өйрәнеп кайттык. Сатышка, Мичәнгә барып нечкәлекләрен үзләштердек.  Әти белән ирем бу эшне башлап җибәреп,  клубка   сетка элү өчен махсус җайланма ясап куйгач, авыл халкы да бик теләп тартылды. Иремнең сеңлесенең  ире –Килдебәктә яшәүче Рашат Нургалиев махсус хәрби операциядә катнаша.  Балалар да  безгә ияреп чыгып, уртак хезмәттә катнаша башладылар. Бу аларга да бик ошады. Үзебезнең Рашат абыйга, күршебез Ленар абыйга булышабыз дип, сөенеп эшлиләр. Авылыбызда гуманитар ярдәм җыйнау да дәвам итә. Җыелган йөк каян китә – шунда илтеп бирәбез. Авылдашыбыз Ленар Ярмөхәммәтов  берничә тапкыр гуманитар  ярдәм илтергә дә барды”, – дип сөйли Гөлинә Зәкарова.

Быел Зәкаровлар гаиләләре белән “Мәрхәмәтле Татарстан –2025” республика конкурсында да катнашып, “Волонтерлар” номинациясендә үз  проектларын тәкъдим иттеләр. Үзләре артыннан башкаларны да игелекле эшләргә этәргән Татарстанның  13  күркәм гаиләсе арасында аларның да лаеклы урыннары бар. Шунысы куандыра, әби-бабай, әти-әни үрнәгендә 13 яшьлек Иркә белән 9 яшьлек Зәмирә дә кечкенәдән изге гамәлләргә тартылып, һәрвакыт ярдәмгә әзер булып үсәләр.   

 “2024 елның ике ае эчендә 13 сетка үреп тапшырдык.  Быел октябрь аенда гына  10ны әзерләдек. Җомга  хәерләрен күчерү матур гадәткә керде. Читтә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертәләр.   Узган елгы  декабрь аеннан башлап  авылдашларның уртак  көче белән 288 меңнән артык акча җыйналды. Бу акчага 3 төргәк  марля алып, авылыбыз хатын-кызлары белән   госпитальләрдәге солдатлар өчен 3395 данә салфетка, 600 тампон, 2500 ватный шариклар ясап озаттык. Махсус хәрби  операциягә бәйле һәр мәгълүмат өчен аерым дәфтәр башлап,   барын  да теркәп, авылдашларны таныштырып  барам.  Дөнья булгач, кирәге чыгарга мөмкин.  Тизрәк дөньялар тынычланып, бу дәфтәрләрне ябарга язсын иде. Авыл халкына рәхмәтем чиксез. Һәрберебез белгән догаларны укый-укый, шушы сеткалар солдатларның гомерләрен саклап калсын, ярдәм итсен дип тели-тели үрәбез.  Бер көндә бер сетка үрелә. Ул бетмичә өйләргә таралышмыйбыз. Кеше  күп булганда тиз эшләнә, кеше әз булса, озаккарак китә. Күмәк көч тау күчерә, дип белми әйтмәгәннәр ”, –ди Гөлшат Сөләйманова. 

Олы йөрәкле, сабыр солдат әниләре  Әлфия Вәлиуллина, Әлфия  Галиәхмәтова белән дә аралашмый китә алмадык. 

“Улым Ленарга  мобилизация башлануга  повестка килде.  Июль аенда  чираттагы ялга кайтып китте, хәбәрләшеп торабыз. Алар һәрвакыт тәртип диләр, зарланып безне борчымыйлар.  Киленебез  Алия, ике  оныгыбыз белән улыбызның исән-сау кайтуын  көтеп яшибез. Мондый вакытта тыныч кына өйдә ятып булмый.  Балаларга ярдәм итәбез дип, тырышып  йөрибез  инде.  Кеше арасында булу да юандыра ”, – ди почтада эшләп лаеклы  ялга чыккан Әлфия апа. 

   Әлфия һәм Илдар Галиәхмәтовлар Миңгәргә  җиде ел элек лаеклы ялга чыккач кайтып урнашканнар. Уллары  Адель  үзе яшәгән  Мәскәү шәһәреннән мобилизацияләнә. Бүген Херсон өлкәсендә хезмәт итә.  Әлфия ханым улының чын патриот булуын, Ватаны өчен утка керүне үзенең бурычы санавын  горурланып сөйләде.

“Улым  өлкән сержант  буларак, хәрби өйрәнүләрне дә узып тормыйча, мин барын да беләм дип,  үзе сорап  китте. Мобилизация башлануга чакыруны көтә башлады,  миңа килмәдеме, дип көн саен шалтыратып сорый иде.  Ватанпәрвәрлек хисе бик көчле анда. Улыма, аның белән хезмәт иткән  барлык егетләргә исән-сау кайтуларына файда булсын дип тырышабыз. Миңгәр халкының бердәмлеге сокландыра”, – ди Әлфия апа Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев