Йөрәктә – сагыш, күңелдә – горурлык
“Может он просто сильно ранен? Просто потерял сознание…?” Нинди генә сәбәпләр уйлап табарга тырышсам да, “Шайба” һаман шул бер сүзне кабатлады: “Извините... он погиб...”.

Никахлар күктә языла, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Ташкент егете белән Арча кызы Нурфиянең танышулары, кушылулары очраклы гына килеп чыккан кебек тоелса да, алга таба гомерлеккә бергә булулары шуны раслый кебек.
Миншат (мулла кушкан исеме Әнәс) армия хезмәтен үтәп кайта. Үзбәкстанда булган якыннарын бер йөреп чыкканнан соң, кайчандыр ата-бабалары яшәгән, нәсел җепләре сакланган Шыңар якларына да кайтып килергә була. Яшь солдатны Габдулла абый (Азат Газизов әтисе) чәйгә алдыра. Егет тормыш тәжрибәсе булган гаилә башлыгына үзенең планнары турында җиткерә, өйләнү теләге булуын да әйтеп куя. Әйткән сүз –аткан ук, диләр. Кешеләр белән тиз аралашучан, җор телле Габдулла эшне озакка сузмыйча, Әнәсне Әзәк авылы кызы Нурфия белән очраштыра.
Яшьләр бер-берсен ошаталар, күңелләрендә җылы хисләр кабына. Шулай булмаса, Миншат артыннан бер атна эчендә үзе дә кузгалмас иде. Язмышлар язмышка бәйләнә, тормыш шулай җайлана. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә, йорт җиткезәләр. Бакчада виноград, слива, әстерхан чикләвеге үсә. Помидор-кыярын әйтеп тә торасы юк. Шәһәрнең кыл уртасында яшәсәләр дә, юл кырыеннан су агып тора. Һәр кеше, кирәк вакытта, арыгын ачып, үз бакчасына су кертә. Нурфия ашханәдә повар булып эшли, егет таксига урнаша. Шулай итеп, 16 ел үтеп тә китә. Беренче булып уллары Алмаз, аннан кызлары Алсу дөньяга аваз сала.1989 елда уллары Азат туа. Тормышлары бөтен булса да, ата-бабаларның кендек каны тамган җир тарта диләр бит , Миншат та авылга кайтырга карар кыла.
Башта Кече Шыңарда искерәк кенә йорт сатып алалар. Бер атна дигәндә, зоотехник Нәҗметдин Нурфияне фермага эшкә алырга килә. Озак вакыт үтми “шәһәр кызы” сыер савучылар арасында алдынгы урынга чыга.
Кечкенә Азат шаян, тик тормас малай булып үсә. Спортны ярата. Башта, әнисеннән качып, соңыннан рөхсәт белән Илфат Нәбиуллин җитәкләгән көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Тугызынчы сыйныфтан соң, Саба аграр көллиятендә укып, шофер һәм тракторчылыкка права алып чыга. Анда да көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Сабан туйларында призлы урыннар яулый. 2004 елда үсмерләрнең республика беренчелегендә (60 кг. хәтле) бәйгедә 3нче урын ала. Республика буенча Мәгъсүм Фәйзиев призына үткәрелгән ярышларда (85 кг кадәр үлчәү авырлыгы) 2-3 урыннарга лаек була.
2007-2009 елларда Йошкар Олада армия хезмәтен үти. Гаиләгә берничә тапкыр командирларыннан Рәхмәт хатлары килә. Ракета гаскәрләрендә ел ярым хезмәт итеп, өлкән сержант дәрәҗәсендә авылга кайта. Берничә тапкыр хәрби училищедан укырга чакыру кәгазьләре ала. Авыл Советыннан да килеп тәкъдим ясыйлар. Армия хезмәтен үз итсә дә, ялгыз әнисе, хуҗалык турында уйлап бу тәкъдимне кире кага.
Үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый. Йөк машиналарында, бетономешалка, кранда, тралда, хәтта Себер якларында (Нарьян-Мар шәһәрендә) горизонталь бораулау машиналарында да эшләп ала. Бар төр техника белән эш итү дә Азатның кулыннан килә. Соңыннан Казанда шәһәр пассажир автобусын йөртә. Булачак хатыны белән беренче очрашуы, кыз әле 10 класста укыган вакытта Шыңар клубында була. Римма әнисенең (Фәрзүнә) төп йортында яшәгән әби-бабаларына кунакка кайтып йөри. Кичке дискотекадан соң Азат кунак кызын озата кайта. Шуннан танышып китәләр. Егет бик аралашучан булып чыга, төрле кызыклы хәлләр сөйли.
“Башкалар өчен бераз кырысрак тоелса да, минем белән гел йомшак булды. Башта ял көннәрендә авылда күрешә идек. Аннары, лицейны бетереп Казанга күчкәч, бөтенләй диярлек аерылышмадык. Армиядә хезмәт иткәндә дә ике айга бер очрашу җаен таба идек. Я мин аның янына барам, я ул үзе Йошкар - Оладан Казанга йөк машинасы белән азык-төлеккә килә. Шунда 15-20 минутка булса да, минем белән күрешү җаен таба иде”, - дип искә ала бу елларны хатыны Римма.
Мәктәп елларыннан ук яратышып йөргән кызы белән 2013 елда гаилә коралар. Тормыш үз җаен сала. Авылга кайтып, өлкәннәргә булышалар. Барысын да шатландырып бер-бер артлы сау-сәламәт сабыйлары дөньяга аваз сала.
2022 елда мобилизация башлана. Октябрь аенда Азатның эш урынына повестка килеп төшә. Ул икеләнмичә, махсус хәрби операциядә катнашырга ризалык бирә. Ике айдан артык Казанда өйрәнүләр үтәләр. Азатны 1231 полкының разведка ротасына теркиләр. “Учебка” вакытында алынган җәрәхәтләре аркасында, дәвалану курсы уза. 2024 елда бер төркем егетләрне сугыш барган зонага озаталар. Алар арасында инде тернәкләнгән Азат та була. Шул ук елны контракт төзи. Солдат Донецк Халык Республикасында хезмәт итә. Шартлаулардан таркалган Авдеевка һәм Селидово аның икенче туган шәһәренә әйләнә. Ул махсус штурм ротасында өлкән укчы (стрелок) булып хезмәт итә. Машина йөртүче –төзәүче вазыйфалары да аның өстендә була. Ул фронтны сугыш кораллары, азык-төлек белән тәэмин итә, яраланган, һәлак булган солдатларны сугыш кырыннан алып чыга. Батырлыгы һәм вазыйфасын профессиональ дәрәҗәдә башкарганы өчен командирлары тарафыннан күп тапкыр мактау сүзләре ишетә. Иң катлаулы операцияләрне аңа ышанып тапшыралар.
Шактый вакыт Авдеевка шәһәренең җимерелгән коксохимия заводында яшиләр. Урманда үзләре корган блиндажларда, окопларда да айлар буе яталар. Иң күп вакыт Селидово шәһәрендә үтә. Ул вакытлыча дислокация урыны булып санала. Җимерек йортларны үз көчләре белән торырлык хәлгә китерәләр. Булган барлык техника ташландык гаражларга яшерелә. Бәйрәм вакытларында гуманитар ярдәм пакетлары кулга килеп эләгә. Солдат өчен бу инде иң шатлыклы көн. Күчтәнәчләр белән бергә туган җир, туган як, туган авыл исе килеп кергәндәй була.
Егетләр үзара бик дус яшәп, туганлашып бетә. Һәрвакыт бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер тора. Командирлары Мэсси, иптәше – төзәп атучы Тюпа, Юрист, Башкир, Адон, радист Белый, Шайба, хезмәттәшләре Смол, Камаз, Копатыч, Гагуля, Комиссар, Седой, Призрак, Герман (позывнойлары). Сугыш җирдә генә бармый. Күк йөзе дә гел куркыныч тудырып тора. Минут саен дроннарның шөпшә кебек жуылдаганы ишетелә. Ниндиләре генә юк аларның. “Камикадзе” кебек кечкенә, күренми торганыннан башлап, албасты кыяфәтле зур “Баба яга”ларга кадәр үлем алып килә. Хәрби заданиеләр үтәгәндә машиналар да сафтан чыга, үлем-җитем дә булмый тормый. Покровск юнәлешендә аеруча канлы сугышлар бара.
2025 елның гыйнварында Азат идарә иткән автомобиль минага эләгә. Машина янып, металл өеменә әйләнә. Тимер каркаслары гына тырпаеп калган техниканы күргәннән соң монда кешеләрнең исән калуына ышанасы да килми. Егет авыр яралар ала. Битләре, куллары пешә, аягына тимер ярчыклары кадала. Дәвалану курсы узу өчен яралыларны Ростовтан Ижевск шәһәренә хәрәкәт итүче 12 вагонлы поездга утырталар. Биш көн юлда уза. Азатны Казан хәрби госпиталенә урнаштыралар.
Аннары тагын фронт. Ике айлап, яралары тулысынча төзәлеп бетмәгәнгә, рация артында гына утырырга кушалар. Егетләрнең көн дә арып-талып заданиедән кайтканнарын күреп, җаны түзә алмый, ялганып бетмәгән аяклары белән кабат хәрби операцияләрдә катнаша башлый. Каты сугышлар бара. Машина шартласа, янса, икенчесенә утырталар. Көнме-төнме – приказ үтәлергә тиеш.
Алга таба язманы Римманың үз сүзләре белән дәвам итәбез. “ 2025 елның 30 мае. Иртә белән телефонга Азаттан хәбәр килмәде. Кичкә кадәр түздем, дусларына язмадым. Сугыш бит. Теләсә кайсы вакытта язарга да ярамый. Курка-курка гына “Шайбага” хәбәр җибәрдем: “Как там Азат? Не вернулся еще с задания? Не выходит на связь». Телефон эшләсә дә, беркадәр тын торды... “Извините... но Азат погиб.... сегодня утром”... Аяк астындагы җир убылды да төште. Куллар тотмый. Йөрәк кысылып-кысылып килде, хәтта сулыш та алып булмый. Кычкырасы, елыйсы килә... Түздем... Янымда кызым бар иде. Аңа сиздермәскә тырыштым. Бераз хәл алгач, янадан языша башладым. “Как так? Не может быть! Не верю! Может он просто на связь с вами не вышел? Может рация сломалась?” “Шайба”: ”Нет он погиб, мы сами его эвакуировали”, – дип тагын кабатлады.
“Может он просто сильно ранен? Просто потерял сознание…?” Нинди генә сәбәпләр уйлап табарга тырышсам да, “Шайба” һаман шул бер сүзне кабатлады: “Извините... он погиб...”.
Эш көне, көннең нәкъ уртасы... Без балалар белән әни янына авылга кайттык... Нинди сүзләр табарга.... ничек йөрәк өзгеч бу вакыйганы ана кешегә җиткерергә? Туганнар белән җыелышып өйгә кердек. Әни башта шаярып куйды "Берәр төрле бәйрәмме әллә бүген, нишләп барыгыз да җыелып кайттыгыз әле монда”,– дип. Аннары ... Бик авыр кичерде бу хәбәрне...
Икенче көнне хәрби частьтан хәбәр килде: “ В Ростовском морге предварительно по описанию и документам находится ваш супруг. Мы вышлем вам фото его личных вещей и татуировок, необходимо опознать его”.
Берничә атна узгач, көчемне җыеп, егетләргә шалтыраттым. Ничек мондый хәл килеп чыкты соң, дип сорыйм. Адон сүзләре: “Был приказ эвакуировать троих раненых из села Желтое. На задание отправили Гороха (Азатның позывное) и меня. Горох – водитель, я – наводчик. Мы ехали, прислушивались к небу. Остановились... Мимо пролетела Баба-Яга... Вроде пронесло, поехали дальше... Обычно Бабу-ягу слышно издалека, но в этот раз она прилетела незаметно. Первый сброс ... Второй сброс ...Третий сброс... Адона ранело. Он кричит “Горох...Горох...Горох, ты цел?» а в ответ тишина.. Адон обошел машину, рядом сидел Горох… он еще дышал, но ему было уже не помочь …Слишком сильно его проштробило”… Адон сам раненый, машина со спущенным колесом с проколытым радиатором ели доезжает до ВМД. Вот так, спасая чужие жизни, героически погибает наш Азат.
Батырлыклары өчен “За отвагу” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләр иясе Вәлиев Азат һәлак булганнан соң “Батырлык Ордены”на тәкъдим ителде.
2025 елның 15 ноябрендә Самара шәһәре янында урнашкан Рощинск посёлогында хәрбиләргә багышланган мемориал комплексында “Хәтер” паркы ачылды. Ул 45863 номерлы частьта хезмәт иткәндә һәлак булган егетләргә багышлана. Азатның хәрби часте нәкъ шунда урнашкан. Мемориалның мәрмәр плитәләрендә батыр авылдашыбызның исеме дә мәңгеләштерелде.
Айдар Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев