“Күңел шулай кушты”, – ди Рамил
Эзмә авыл җирлегеннән СВОга 16 ир-егет мобилизацияләнгән
2022 елның 24 февралендә Донбасста махсус хәрби операция башлангач, ул әле кайбер кешеләргә генә кагыла кебек тоела иде. Шул елның сентябрь аенда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, аның дулкыны күпләрнең ишеген какты.
Иләбәр авылыннан Рөстәм Мәүлетовны мобилизация башланганның икенче көнендә үк махсус хәрби операциягә алып китәләр. Повестканы комиссариатка үзе барып алып кайта ул. Туганнары, дуслары озатып кала. Донецкида артиллерия-гаубица дивизионында хезмәт итә. Берзаман аларны поезд белән Екатеринбургка хәрби машина барып алырга җибәрәләр. Кайтыр юлга чыгуга, “Урал” ватыла, солярка да бетә. Шуннан Рөстәм телефоннан Иләбәргә, туганы Рамил Хәбирҗановка (әниләре бертуган) шалтырата. Хәлне аңлата, ярдәм сорый. Менә шушы хәбәр, очкыннан ялкын кабынган кебек, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясенә башлангыч бирә дә инде.
“Мин шунда ук, булышып булмасмы, дип авыл төркеменә яздым, – дип сөйли Рамил.– Иләбәргә кайтып җитәрлек ягулык өчен акча җибәрдек. Машина кадәр машинаны буш җибәреп булмый бит инде. “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе, авылдашыбыз Алмаз Зарипов нык булышты. Хәрби машинага мастерскойда тентлар куелды. Кыскасы, “Урал” продукция, бәрәңге, майлар, башка кирәк-яраклар белән тулып китте. Менә шулай ярдәм итә башладык. Башта егетләрне тәэмин итү дә начар иде бит. Бик вакытлы булды булышлык. Хәзер егетләр зарланмыйлар. Ярдәмнән барыбер ташламыйбыз. Аннан соң Пүкәлдән Райнур Рамазанов та үзенең “Форд-Транзит”ында гуманитарка белән еш йөрде, аңа да йөкне төйибез дә җибәрәбез, 12 тапкыр бардымы инде. Тора-бара Райнур үзе дә контракт төзеп, СВОга китеп барды. Декабрьдә бер ел булды. Хәзер Рөстәм белән бер дивизионда алгы сызыкта. Шулай даими элемтәдә булып Иләбәрдән контракт төзеп хәрби операциягә киткән Нияз Вәлиевны да таптык. Аңа да гуманитарка китә башлады. Әлбәттә, халык булышмаса боларның берсе дә барып чыкмас иде. Авыл кешесе шул хезмәт хакына яши бит инде. Баласын укытсынмы, ут-газга түләсенме – үз авызыннан өзеп булса да ярдәм итә”.
Рамил Хәбирҗанов гуманитар ярдәм итүдә өлеш кертүчеләр турында хисапны авылдашлар төркемнәрендә тиенен тиенгә куеп бара. Хилафлыкка урын калдырмый. Якын-тирәдән “Әхмәтов” хуҗалыгы, “Курсабаш” җәмгыяте, “Явлаштау” бүлекчәсе нык булыша икән. “Игенче”не әйткән дә юк. Шәхси эшмәкәрләр Руслан Дәминов, Рамил Гарипов, Фәннур Хурамшин, Рифат Зыятдинов һәм башкалар шулай ук ярдәмнәреннән ташламыйлар. Норлат егете кибетләргә арзан бәядән газ баллоннары, электродлар алып килә. Гуманитарканы күбрәк Балтач волонтерлары аша йөртәләр. Алар белән соңгы вакытта “Алга” батальонына да продуктлар алып барып биргәннәр. 2024 елда гына Донецкига 7 йөк гуманитарка җибәргәннәр. Акрынлап техника эшен дә үзләштерәләр. Беренче машина Нияз Вәлиевка җибәрелә.
“Фермер Райнур Әхмәтов булышты. Белгечкә дигән “Уазик”ка өр-яңа карбюратор, трамблер куеп, карданнарын, амортизаторларын алыштырып Дебальцевога да озаттык. Рөстәм Мәүлетовның отпускага кайткан вакыты иде. Машина ачкычын Ниязның туган көнендә алып барып тапшырды. Йөреп тора”, – ди Рамил.
Тагын бер “Уазик”ны Марат Моратовка юллыйлар. Халыктан жыелган акчага алына. Алмаз Зарипов техник карау үткәрергә, фронтка товар йөртүчеләргә илтеп бирергә ярдәм итә. Техника өчен запас частьларны да табып торалар. Хәрби операциядәгеләр белән бергә укыган дуслары да булыша икән. Бервакыт Рамил СВО зонасыннан “КамАЗ”ның раздаткалары таралуы турында хәбәр ала. “Авито”дан арзанрагын табалар. Хуҗасы үзе дә волонтер икән. Рөстәм Мәүлетов белән институтта бергә укыган курсташы тиз арада тиешле сумманы күчереп тә куя. Аларны атап язып та булмый, чөнки исемнәрен күрсәтергә теләмәгән ярдәмчеләр дә бар. Рамил Хәбирҗанов оештыручы-волонтер булырга теләүчеләргә дә киңәшләрен бирә, байтактан хәбәре булмаган егетләрне дә эзлиләр.
Шулай ук авыл апалары Иләбәр мәдәният йортына кичләрен җыелып маскировка челтәре үрүне дә башлаган.
“Ул план хәйраннан бар иде. Яңа ел алдыннан запчастьлар алганнан соң күпмедер акча калды да, 26600 сумлык челтәр, 19 меңлек тасма кайтарттык. Эш башланып китте. Ә мәчеттә токмач кисү, окоп ашлары әзерләү дәвам итә”, – ди Рамил Хәбирҗанов.
Ярдәмнең мөһимлеген Донбасстан килгән смслар ачык сөйли. “Безгә Сабадан поход ашлары китерделәр. Егетләр шок хәлендә. Телне йотарлык. Тагын җибәрә алмассызмы? Безгә, 20шәр көнлек кыр шартлары өчен алыштыргысыз алар” дигәннәр разведкага йөрүчеләр.
Армиядә артиллерия частенда хезмәт иткән, хөзер төп эшеннән тыш вакыт табып, СВОдагыларга ярдәм турында кайгырткан Рамил Миннислам улына волонтерлек хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен Эзмә авыл җирлегенең һәм гаубица дивизионының Рәхмәт хатлары тапшырылган. “Гуманитар конвойда катнашучы”, “Фронтовые перевозчики” Хәйрия фондының “Делаем дело” медальләре белән бүләкләнгән.
“Сезгә акча түлиләр дип әйтүчеләр дә бар. Андый хәлнең гомер булганы юк. Гел булышасы килеп торганга, күңел тартканга кереп кителгән. Бердәм булулары өчен, авылдашларыма, якташларыма рәхмәт. Ярдәм егетләребез җиңү яулап кайтканчы дәвам итсен иде. Башлаган эшне ташлый торган гадәт юк”, – ди волонтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев