Махсус хәрби операциядә һәлак булган Саба егете: «Әнием бәгърем, бик елама. Герой бит синең улың»
Якташларыбыз турында республика матбугаты яза
Сөлектәй егет дип тә, егетләрнең солтаны дип тә сокландым мин Альберт Фазлыйәхмәтовка. Фотосына карасаң да, сиңа ягымлы карашлы егет карап тора.
Инде әңгәмәдәшләрем сүзләреннән чыгып кына да, аның турында тулы бер образ барлыкка килде. Сабыр, төпле, ышанычлы, мәрхәмәтле. Нәкъ менә әлеге сыйфатлары да махсус хәрби операция зонасында ярдәм иткәндер аңа.
«Кызлар шикелле йомшак күңелле»
Альбертның әнисе Гөлфинур апа белән яшьлек елларына кайтабыз.
– Саба районы Килдебәк авылы кызы үзем, Сабабашка кияүгә чыктым. Анда 7 ел яшәгәннән соң, 1983 елда район үзәгенә килеп урнаштык. Ул вакытта өч балам: Инсаф. Гөлнур. Айнур бар иде. Биредә инде Айгөл һәм 1998 елның 31 маенда Альберт дөньяга килде. Сабыема 1 яшь тә 3 ай булганда балалар бакчасына бирдем. Әле дә тәрбиячеләре бик сабыр бала иде, дип искә алалар. Әмма каныксалар, үзе өчен тора белгән. Аныңча бар нәрсә дә гадел булырга тиеш иде. Башлангычта, көллияттә укыган дәфтәрләре әнә бүлмәсендәге өстәлендә өелеп куелган, һәр бите чип-чиста. Кече яшьтән үк өс-башы да менә дигән, чиста-пөхтә булды.
Хәтта иртән иртүк әнисен уятмыйча гына да үсмер егет үзе торып мәктәпкә киткән. Башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучылары Наилә апаларын үз иткән ул. Урам башына чыгып, махсус аны көтеп торып бергәләшеп мәктәпкә барганнар. Ә 2005елда урта сыйныфка күчкән Альберт Саба гимназиясендә белем ала башлый. Тәртип ягыннан тел-теш тидерерлек булмый аңа. Тугызынчы классны тәмамлагач, ул Сабадагы аграр көллияткә укырга керә. Биредә техник-механик, электр эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кызлар шикелле йомшак күңелле була ул. Төнлә белән егетләр белән дә чыгып йөрми, унҗиде яшенә җитеп, әнисенә ник бер авыр сүз әйтсен. 2018 елда армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң шәхси эшмәкәр ачкан инкубаторда машина йөртүче булып хезмәт куя.
– Юлда йөргәч төрле хәлләр була, шул исәптән юлда ватылып калулар да. Мин тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп аның кайтуын көтәм. «Әни, ник йокламыйсың?», дип бүлмәсенә кереп чума. Эше күп иде аның. Яз җитте исә бакчабызда мәш килде, җир эшен ярата иде. Аның соравы буенча төрле сорттагы куаклар, җиләк-җимеш утырттым. Аларның барысына да су сибеп, үзе карап үстерде.
Мобилизация игълан ителеп, ир-егетләргә повестка тапшырыла башлагач, Фазлыйәхмәтовларны да читләтеп үтми. Баштан Айнурга тапшыралар ул кәгазьне, бәхеткә, өч баласы булганнарны кире өйләренә кайтару дигән фәрман чыга да ул кире Сабага кайта. Тик янә яңалык. Бу юлы ул Альбертка кагыла. Повестканы кулына алган егет үз сүзендә нык тора. Барачак. Армиядә булып кайткан бит ул, хәрби хезмәтнең ни икәнен белә. Якыннары ялваруы, сыктавына карамастан, кирәкле дип тапкан әйберләрен рюкзагына тутыра да хәрби комиссариатка юнәлә.
– 2022 елның 23 октябрендә өйдән чыгып китте. Шул ук елны 18 декабрьдә ЭКСПОдан китте. Херсон өлкәсендә хезмәт итте. Өч тапкыр ялда булды. Отпускка кайтасын да беркайчан да әйтми иде. Янәсе, безгә сюрприз ясый. Уйламаганда кайтып керә. Югыйсә, Казанда апасы яши, машина белән илтеп кенә куя ала бит. Юк, аларга шалтыратмый, ничә сәгать попутка көтеп торып, кайтып керде. Хәтта дүртәр сәгать машина көткән вакыты да булган.
Соңгы тапкыр ялга кайтуы алдыннан шомлы төш күрдем. Имештер, Альберт белән икәү кырда торабыз, кайдадыр нидер шартлады, улым кырыйга сикерде дә, шулчак юкка да чыкты. Мин баштан нидер булыр дип куркып йөрдем. Аннары улым ялга кайткач тынычландым, һәр көнне кичен «Тәртип» дип язып куя иде. Кичен: «Альберт яраланды, госпитальгә алып киттеләр», дип командир ярдәмчесе шалтырата. Херсон өлкәсенең Кахов районы Софиевка авылы янында һава күзәтү постында хәрби дежурлык алып барганда дронны бәреп төшергәндә яраланган булган. Бераз вакыттан соң кызым Гөлнурга шалтыраттым. Соңрак медиклар белән ул хәбәрдә торды, хәлем хәл түгел иде ул вакытта. Әле бит улым үзен госпитальгә озата баручы медикларга да «Мин тереләчәкмен, сезне туема да чакырырмын әле», дигән.
Гөлфинур апа сөйләвенчә, Альбертның гәүдәсен Сабага алып кайткан көнне күз ачкысыз буран чыккан. Кешеләр дә, табигать тә аны шулай елап озата диешкән. Альберт Фазлыйәхмәтовны 2025 елның 10 гыйнварында Саба районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында Дан аллеясында җирләгәннәр.
– Улымны җирләгәннән соң яныбызда яшәүче күршебезнең төшенә кергән ул. Рюкзагын аскан, имеш, күршебез аңа: «Гөлфинур апаның камыр ризыклары пешмәгәндер әле. Әйдә Альберт, булочкалар булса да алып кит әле», дип әйткән. Ә ул: «Юк, минем бар, миңа җитә», дип әйткән. Ризыгы беткәнне аңлаткандырмы. Икенче бер күршебез Альберт ямь-яшел киемнән күргән, аның белән бергә тагын 4 егет булган. Тик кап-кара киемнән, ул аларга борылган да: «Хәзер саубуллашып киләм», дигән. Минем өчен ул һаман исән кебек. Чыгып киткәндә «Улым, өйне сакла» дип чыгып китәм. Кайтып керәм дә: «Улым, мин кайттым» – диям. Аның фотосы белән сөйләшәм. Ә ул елмая, дәшми бер, ичмасам. Уйламаган, еламаган бер минутым бармы икән, – дип күз яшьләре аша сөйләде әни кеше газизе турында.
«Кызганыч, ул бүген җан бирде»
Альберт белән олы апасы Гөлнурның яшь арасы шактый.
– Мин 11нче сыйныфта укыган вакытта дөньяга килде безнең Альберт, – дип сүзен башлады Гөлнур Дәүләтшина. – Махсус хәрби операциягә киткәнче ул бәләкәй малай кебек иде. Анда күрәсең чын тормыш мәктәбе узгандыр, соңрак, карашлары да, тотышы да олыларча үзгәрде. 2024 елның 12 декабрендә әнигә энебезнең яралануы турында хәбәр иткәннәр, әни үзенә урын таба алмады. Чарасызлыктан йокысы качкан. 23 декабрьнең иртәнге 9 иде. Кырым Республикасының Джанкой хастаханәсенең телефоннарын таптым. Энемне шунда алып килгәннәр. Приемный покойга шалтыраттым. Биредә исә: «Кызганыч, ул бүген җан бирде», диделәр. Мин шок хәлендә калдым. Төнге икедә җан биргән. Трубканы куйдым да елый башладым, шунда ук әнигә шалтыраттым. «Әни, үлгән ул, үлгән», дип такмаклап елый башладым. Әле ярый абый өйдә булган.
Баксаң, дрондагы снаряд шартлап, аның кыйпылчыклары Альбертка эләккән икән. Госпитальгә алып килгәндә, аның хәле авыр дип бәяләнгән, комада булган. Операция ясаганнар, кыйпылчыкларын алганнар. Шуннан кисәк кенә кан басымы төшеп киткән. Бераз рәтләнгәч Мәскәүдәге Бурденко хастаханәсенә җибәрергә тиеш булганнар. Тик... 23 декабрь көнне соңгы сулышын алган батыр Саба егете.
– Гәүдәсен Ростов моргына җибәргәннәр. Бөтен җире дә исән-сау иде. Мөселманча киендереп җирләдек. Социаль челтәрләр аша миңа бер кыз Альбертны сорап язды, без аптырап калдык. «Альберт белән көн саен язышып тора идек. Бермәлне юкка чыкты», ди. Шул кыз белән энем 10 ел дәвамында язышып торган, тик бер тапкыр да очрашмаганнар. Ниндидер уен барышында танышканнар икән. Ул кызга Альбертның үлеме нык авыр тәэсир итте, – дип сөйләде Гөлнур. Ул миңа Альберт төзегән блиндажның видеосын да юллады, шуны 3 ай буе берүзе казып, берүзе эчтән корган. Чын өй инде менә. Кер дә яшә, тик насыйп булмаган.
Табигатьне, песиләрне яратты
Мобилизациягә эләгүен белгәч тә, Альбертның сыйныф җитәкчесе Динә Тәбрис кызы Гыймазова аңа Вконтактедагы сәхифәсенә яза. Һәрчак күтәренке кәефтә булган егет, укытучысының хәлләрен сорашып тора. Беркайчан зарланмый.
– Ничек хәлләрең, дип сорасаң: «Әйбәт, Аллаһка шөкер. Үзегез ничек?», дип җавап кайтара иде, – дип искә ала Динә Тәбрисовна. – Ә мин аңа матур теләкләр язып җибәрәм. Ни генә сорасаң да, ул гел кыска гына: «Тәртип», дип язып җибәрә. Өч тапкыр ялга кайтты, әле беренчесендә Вконтакте сәхифәсенә борчылып та яздым. Ә ул кайттым, дип җавап бирде. Шуннан тиз-тиз генә егетләрне җыйдым да, янына барып кайттык. Хәтерлим, бишенче сыйныфта аларга класс җитәкчесе итеп куйдылар Альберт иң беренче булып килгән, кабинетны ачып кергән була иде. Табигатьне, песиләрне яратты. Мин үзем дә песиләрне яраткач, аның белән гел шул хакта сөйләшеп утыра идек. Аның күп һәм төрле төстәге, төрле озынлыктагы карандашлары бар иде. Газеталар өчен шундый матур итеп рәсем ясый иде. Хәтта тәрәзә төбендә очып йөргән чебеннәргә кадәр, үтерә күрмәгез дип борчыла иде ул балакай. Әле анда да песиләре, эте булган. Аларны дәвалап та йөргән әле. Кайчак язышкан хәбәрләрне кат-кат укып чыгам. Мәктәптә аның истәлегенә стенд ясап куелды. Шуның аша үткәндә күңелем мең кылга өзелә.
«Беренчелек Альбертта иде»
Альбертның сыйныфташлары егетнең рәсем ясау һәм математика фәнен яратуы турында сөйләделәр.
– Спорт ягыннан беренчелек Альбертта иде, – дип сөйли үзе дә хәзер укытучы булып эшләүче Илназ Нәбиуллин. – Ул сыйныфташлар арасында бик чыдам, өлгер, оста йөгерүче булды. Чаңгы, йөгерү буенча ярышларда беренче урыннарны алды. Үзенә күрә кирелеге дә бар иде, кайчак нидер ошамаса, күңеле тартмаса, эшләтеп булмый иде. Математика дәресләрен, рәсем ясауны яратты. Без озын карандашлар тотып ясасак, ә ул ул карандашларны очлый-очлый кечерәйтеп бетерер иде. Сыйныф җитәкчебез Динә Тәбрисовна стена газеты чыгарганда рәсемне нәкъ менә Альберт ясый иде. Бишенче класста укыганда бик популяр уен чыккан иде. 2009 елда интернет заманы килеп керде бит, аның белән компьютерда гел шул уенны уйнадык. Бик тыныч, бәхәскә керми торган, авыр сүз әйтми торган егет. Яман гадәтләрдән ерак торды. Ул безнең күңелләрдә әнә шундый булып сакланачак.
– Без Альберт белән беренчедән дүртенче сыйныфка чаклы укыдык, – ди Фәридә Александрова (Галәвиева). – Мин аның алдындагы партада утырдым. Альберт минем урындыкка тибеп утыра идем, кызык ясап. Рәсем ясавын кырыйдан карап тору җанга рәхәтлек бирә иде. Ул кайбер малайлар кебек кызларны җәберләмәде. Киресенчә, һәркемгә ярдәмләшеп яшәде. Әле узган кышта гына Альберт турында искә алып утырган идем, соңрак аның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Батыр егет Альбертны искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Игътибарыгызга Айгөл Фазлыйәхмәтовның каенэнесенә багышланган бәетен тәкъдим итәбез.
Бисмилла әйтеп башлыймын,
Бәетемнең башларын!
Егерме алты яшемә,
Күпне күрде башларым!
Әни җаным, биш балаңа,
Гомер бүләк иткәнсең.
Мин яныңда булмаганга,
Ничекләр соң түзәрсең?
Гомерем кыска булганга,
Белмим кемнәр гаепле.
Мин язамын, сез укыгыз,
Герой Альберт бәетен.
Бала чагым гөрләп үтте,
Саба урамнарында.
Гомерем кыска булыр дип,
Хәтта уйламадым да.
Апа-абыйларымның да
Иркә- энесе идем.
Энекәш, сеңлекәшләргә
Гел үрнәк булып килдем.
Әти-әниемә төпчек,
Көтеп алынган бала.
РЕКЛАМА
Алар бик нык сагынырлар,
Карарга рәсемем кала.
Ике абыем армиядә,
Чечняда хезмәт иткән.
Мин дә кайтам дип ышандым,
Ләкин гомерем беткән.
Тукта барма дигәннәрне,
Тыңламадым шул бер дә.
Абыйларым кайтканнар бит,
Йөреп торалар әнә.
Шулай диеп китеп бардым,
Рюкзагымны тутырып.
Ә әнкәй озатып калды,
Күз яшенә буылып.
Тәртип диеп һәр кич саен,
Смс яза идем,
Хыялларым зурдан иде
Эш белде ике кулым
Әнием бәгърем, бик елама
Герой бит синең улың.
Вакытны бушка уздырмый,
Блиндажлар казыдым.
Бар эшен үзем эшләдем,
Ялт итеп төзеп куйдым.
Каһәр суккан әҗәл дрон
Кисүче гомеремне.
Бик яшьли китеп барам бит
Сизми калдым бернине.
Ике елда туганлашкан,
Иптәшләр һәм дә дуслар.
Риза, бәхил китеп барам,
Аерылды шул юллар.
Әти, синнән үтенеп сорыйм,
Нык терәк бул әнигә.
Сезнең бергәлекне күрсәм,
Бик сөенермен мин дә.
Туганнарым, якыннарым,
Бәхил булып калыгыз.
Бергә җыелган чагында,
Мине искә алыгыз.
Тулырак: ШӘҺРИ КАЗАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев