Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык

Бүген Шәмәрдән бистәсендә махсус хәрби операциядә вафат булган Шәхиев Марат Илдус юлы белән хушлаштылар.

Марат Илдус улы Украинага мобилизация буенча китә. 18 гыйнвар көнне хәрби бурычын үтәгән вакытта вафат була. Маратка 29 яшь иде, өйләнмәгән. Әнисе Елена Владимировна һәм әтисе Илдус Фәрит улы Шәмәрдәндә яшиләр.

 Мәрхүм белән хушлашу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, дин әһелләре, мәрхүмнең якыннары, туганнары һәм Шәмәрдән халкы катнашты.
Марат Илдус улы Шәхиев, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев