Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Саба районы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында

Бөек Җиңүгә – 80 ел

(Дәвамы. Башы газетабызның 62, 63, 64нче  саннарында)

МӘКЪСУТОВА Мәрьям

1921 елда  Шәмәрдән авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 5 гыйнварында Саба район комиссариаты мобилизацияли.

МАНДРЫК Варвара

1920 елда Шәмәрдән бистәсендә туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты мобилизацияли. Хәрби хезмәткә 1943 елның 18  февралендә чакырыла.

 

МАННАПОВА Галия Маннап кызы

1920 елда  Мамалай авылында туган. 1941 елда мобилизацияләнә, хәрби хезмәткәр. 1943 елда  демобилизацияләнә.  1969 елда Пермь краеның Чусовая шәһәрендә җирләнә.

 

МАННАПОВА Рәйсә

1918 елда Иске Икшермә авылында туган. 1941 елның 3 августында  мобилизацияләнгән.

МӨХӘММӘТХАНОВА (БИКТЕМИРОВА) Гөлчирә Биктемир кызы

1925 елда Иске Ик­шер­мә авылында ту­ган. 1943 елның 24 ок­тяб­рен­дә хәрби хезмәткә  алын­­ган. Кече сержант. 1945 елда де­моби­ли­за­цияләнә. Икенче дәрәҗә Ва­тан сугышы ордены бе­­лән бүләкләнә. 2006 елда вафат була.

МЕРКУРЬЕВА Мария Ивановна

1923 елда Йомгалак авылында туган.  Кызылармияче. Саба элемтә бүлегендә телефонистка булып эшли. “Фидакарь хезмәт өчен” медале

МИНҺАҖЕВА Хәят

1923 елда Шәмәрдән бистәсендә туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 5 гыйнварында Саба районы комиссариаты мобилизацияли.

 

МИРГАЛИЕВА Маһинур

Урта Нырты авылында туган. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

 

МОЛЧАНОВА Ольга

Завод-Нырты авылында туган.

МОЖАРОВА Галимә Рәхим кызы

1923 елда Мамадыш районы, Алгай авылында туган. Лесхоз бистәсендә яшәгән. 1943 елда мобилизацияләнә, ефрейтор. Сугыштан 1945 елда кайта. Саба урман хуҗалыгында  мастер булып эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 1988 елда вафат була, Алабуга шәһәрендә җирләнә.

МОЙСЕЕВА Лида

1922 елда Чәбия-Чүрчи авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 15 сентябрендә Саба район комиссариаты мобилизацияли.

МОРГИНА Анна Ивановна

1922 елда Лениногорск районы Иске Куак авылында туган. 1941 елда мобилизацияләнә, рядовой. Фронттан 1943 елда кайта. Лесхоз бистәсендә тәрбияче булып эшли. 1991 елда вафат була,  Лесхозда җирләнгән.

МОТЫЙГУЛЛИНА Маһиҗиһан Миргазиз кызы

1920 елда Кукмарада туган. Мәктәптә 7 сыйныф белем ала. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшли. 1942 елда үз теләге белән сугышка китә. Аерым хатын-кыз автоматчылар бригадасының 3нче ротасында санитарка булып хезмәт итә. Тула, Ярославль янындагы сугышларда катнаша. 1943 елдан госпитальдә санитарка була. Сугышта  Дан орденнары тулы кавалеры, Саба районы  егете  (Түбән  Саурыш авылында туган)  Абдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин белән таныша. 1946 елда өйләнешәләр. “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

 

МӨБАРӘКОВА Сара Вәлиулла  кызы

1923 елда  Байлар Сабасында туган. 1942 елның 1 апрелендә  мобилизацияләнә, ефрейтор. Мәскәү шәһәрен саклауда катнаша, 1нче прожектор полкында өлкән прожекторчы булып хезмәт итә. 1945 елда демобилизацияләнә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Кырык елдан артык ЗАГС һәм башка хакимият органнарында эшли. 1998 елда вафат була. Байлар Сабасында җирләнгән.

 

МӨБАРӘКШИНА Фәйрүзә Мөбарәк кызы

1906 елда  Саба районы Җанбай авылында туган. 1942 елда мобилизацияләнә, рядовой. 1992 елда вафат була. Омск шәһәрендә җирләнә.

 

МУРЗИНА Афзал

1924 елда Тимершык авылында туган.  Бөек Ватан сугышына 1943 елның 15 сентябрендә Саба районы комиссариаты мобилизацияли.

 

МОТАЛЛАПОВА Рукия

1921 елда Байлар Сабасы авылында туган.  Бөек Ватан сугышына 1941 елның 27 июлендә Саба районы комиссариаты мобилизацияли.

МУСИНА (Галимҗанова) Кәмәрия Галимҗан кызы

1921 елда  Юлбат авылында туган. Казан шәһәрендә яшәгән. 1941 елда мобилизацияләнә, медицина хезмәте кече лейтенанты. 1945 елда демобилизацияләнә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры 1999 елда вафат була. Юлбат авылында җирләнгән

 

МӨХӘММӘТҖАНОВА М.

1923 елда Саба районында туган (авылы  язылмаган). Бөек Ватан сугышына 1943  елның 24 октябрендә  китә.  1944 елның 20  августында  кайта.

 

НАЗАРОВА Нина

1923 елда Шәмәрдән бистәсендә туган.  Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты мобилизацияли. Хәрби хезмәткә чакырылу датасы: 1942 елның 14 июне.

 

НӘҖМЕТДИНОВА Анастасия Ильинична

1920 елда Саржен­ка авылында (Ленинг­рад өлкәсе) туган. Ленинград блокадасы чорында 2009нчы эвакогоспитальдә санитарка булып эшләгән. Донор. Булачак ире бу госпитальдә алты ай дәвалана. Аннары аңа кияүгә чыга һәм Байлар Сабасына кайта. “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән. Пенсиягә чыкканчы КПСС райкомында техник персонал булып эшли. 1996 елда вафат була. Байлар Сабасында җирләнгән.

 

НӘФЫЙКОВА Бибинур

1901 елда Яңа Чүриле авылында туган.  Бөек Ватан сугышына 1941 елның 3  августында  Саба районы комиссариаты мобилизацияли. Хезмәте  сәламәтлек  саклау  халык  комиссарлары  комитеты  органнары белән  бәйле.

 

НИГЪМӘТҖАНОВА Шәмсенур Нигъмәтҗан  кызы

1918  елда Арташ авылында туган. Икенче  дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

 

НОВИКОВА Капитолина Тихоновна

1923 елда Шәмәрдән бистәсендә туган. Яшәү урыны: Казан шәһәре. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Арчада  9 сыйныф белем ала, укуын Казанда дәвам итә. Сугыш башлангач, әти-әнисе янына кайта. Унсигез яшендә, 1942 елның 14 июнендә Саба комиссариаты  тарафыннан мобилизацияләнә. Артиллерия полкында зенит батареясында төбәүче булып хезмәт итә.  Аларның полкын Воронеж оборонасына җибәрәләр. Аның белән фронтка 18 яшен дә тутырмаган дусты Дуся Курманаевская китә. Воронежга килеп җиткәч, поезд Саратовка җибәрелә, чөнки шәһәрне немецлар алган була. Саратовта Сталинград зенит дивизиясенә кушылалар. Капитолина штабта делопризводитель булып эшли.  Тамбов, Ельня, Витебск, Полоцк шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Җиңүне Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә  каршылый. Сугыш беткәч, педучилище тәмамлый. Беларуссияне азат итүнең 70 еллыгына Президент А Лукашенкодан котлау ала. Эш урыны: Казан шәһәре, 132нче балалар бакчасы мөдире. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

 

НУРУЛЛИНА (Хәмитова) Кадрия Фәләхетдин кызы  

1919 елның 9 февралендә Теләче районы Түбән Саурыш авылында туган. 1938 елда Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый. Фронтка киткәнче Мамадыш хастаханәсе бала тудыру йортында эшли. 1941 елда Мамадыш хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, өлкән сержант. Эвакуация госпитальләрендә хезмәт итә. 1945 елдан 31 ел Саба үзәк  хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. “Германияне җиңгәне өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. Урта Сабада  яшәгән. 2007 елда вафат була. Урта Сабада җирләнгән.

 

 

 

ОХОТНИКОВА (Смирнова) Валентина Устиновна

1921 елның 11 декабрендә Завод-Нырты авылында туган. Сугышта  катнашкан. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән  бүләкләнгән.

 

ПЕНКИНА (Башкирова) Елизавета Сергеевна

1923 елда Завод-Нырты авылында туган. 1942 елда Новосибирск шәһәре Дзержинский районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, сержант.  Хәрби часте –23 запас укчы бригадасы. Сугыш беткәч, туган  авылына  кайта, «Красный Завод-Нырты» колхозында эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Завод-Нырты зиратында  җирләнгән.

 

 

 

ПЕТРОВА Антонина Ивановна

10.1916 елның 28 октябрендә Чәбия Чүрчи авылында туган. 1943 елның гыйнварында  мобилизацияләнә. Сугышта 3036 хәрби частьнең эвакуация госпиталендә техник хезмәт полковнигы дәрәҗәсендә катнаша. Хәрби хезмәтен 1976 елда тәмамлый.

 

 

 

ПОДЖАРОВА Клавдия Михайловна

1925 елда Завод-Нырты авылында туган. 1943 елда мобилизацияләнә, рядовой. Сугыштан 1944 елда кайта. «Красный Завод Нырты» колхозында эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры 2001 елда вафат була. Завод-Нырты авылында җирләнгән.

 

РАКОВА Саҗидә Мирза кызы

1918 елда Урта Саба авылында туган. 1934 елда Саба тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлый. Педагогик курсларны тәмамлаганнан соң 2 ел Явлаштау мәктәбендә эшли. Арча педагогия училищесында укый. Комсомол сафларына керә. Туганнары чакыруы буенча Свердловск шәһәренә китә. 1938 елда Свердловск педучилищесын тәмамлаганнан соң Олы Таска мәктәбендә укытучы булып эшли . 1942 елда 30 комсомолка белән бергә Теләче комиссариаты аша мобилизацияләнә, рядовой.  347нче зенит-артиллерия полкы составында прожекторчы булып хезмәт итә. “Германияне җиңгәне өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1943 елда демобилизациядән соң Баландыш, Яңа Мичән, Түлешкә мәктәпләрендә, 1960-1978 елларда Юлбат мәктәбендә эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 1997 елда вафат була. Юлбатта җирләнгән.

Мидхәт Хәсәнов,

Саба музее белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев