Саба районы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында
Бөек Җиңүгә – 80 ел
Дәвамы, башы газетабызның 62, 63, 64, 65нче саннарында
РАМАЗАНОВА Сания
1922 елда Кызыл Мишә авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 9 июлендә Саба районы комиссариаты мобилизацияли.
РӘХИМОВА Кәнҗибану
1925 елда Байлар Сабасы авылында туган. Саба районы комиссариаты тарафыннан 1943 елның 4 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла.
РЕК Софья Борисовна
1923 елда Олыяз авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 5 маенда (яки 1943 елның 9 июлендә) Саба районы комиссариаты мобилизацияли. Сержант. 1944 елның 6 октябрендә «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. 96нчы укчы дивизиядә 1823нче госпитальдә хезмәт итә.
РОЙТМАН Нина Васильевна
1922 елның 7 гыйнварында Завод-Нырты авылында туган. Хәрби хезмәткә 1941 елның 23 июнендә алынган. Медицина хезмәте лейтенанты. Хәрби часте: 97нче укчы дивизиянең 1735нче эвакуация госпитале. Фронттан 1944 елның 14 октябрендә җибәрелә.
РОМАНОВА Нина Васильевна
1922 елда Завод-Нырты авылында туган. Хәрби хезмәткә Ижау шәһәренең хәрби комиссариаты аша 1942 елның 23 мартында чакырылган. Хәрби фельдшер, медицина хезмәтенең кече лейтенанты. Сугышта 97нче укчы дивизиянең 108нче аерым бригадасында хезмәт иткән. Кызыл Йолдыз ордены һәм “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.
РОМАНИЧЕВА (РОМАНЫЧОВА, РОМАНЧЕЕВА) Федосия (Федосья) Ефимовна
1919 елда Чүриле авылында туган. Хәрби хезмәткә 1943 елның 9 июлендә Саба районы хәрби комиссариаты ала. Рядовой. 1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
САДЫЙКОВА (ВӘЛИУЛЛИНА) Кафия Вәлиулла кызы
1923 елда Байлар Сабасы авылында туган, Казан шәһәрендә яшәгән. Разведчик. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1992 елда вафат була.
САДЫЙКОВА Сара
1921 елда Саба районында туган (авылы күрсәтелмәгән). Бөек Ватан сугышына 1941 елның 3 августында алына. Сәламәтлек саклау халык комиссариаты учреждениеләренә җибәрелә.
СӘЙФЕТДИНОВА (ГАЛИӘХМӘТОВА) Хәят Сәйфетдин кызы
1922 елда Урта Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганчы медицина училищесын тәмамлаган. Олы Кибәче медпунктында шәфкать туташы булып эшләгән. Хәрби хезмәткә 1942 елның 6 мартында Казан шәһәренең Ленин районы комиссариаты аша алына. Рядовой. Төньяк-Көнбатыш фронтта күчмә госпитальдә хезмәт итә. Җиңү көнен Германиянең Наймен шәһәрендә каршылый. Сугыш тәмамланганнан соң, Чехословакия Хөкүмәте чакыруы буенча 1948 елга кадәр шифаханәдә эшли. Бүләкләре: Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре. Туган якларына кайткач, Шекше балалар йортына урнаша, соңыннан Җанбай туберкулез диспансерына шәфкать туташы булып күчә. Туган авылында җирләнгән.
САФИНА Гәүһәр
1920 елда Шекше авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 1 апрелендә Саба районы комиссариаты мобилизацияли.
САФИНА Хәят
1921 елда Байлар Сабасында туган. Кызылармияче. Әсирлеккә эләгә. Алманиядә 240нчы лагерьда (шталаг) һәлак була. "Халык хәтере" сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, ул Кызыл Армия тарафыннан әсирлектән азат ителгән.
САФИУЛЛИНА Хәят Гилал кызы
1918 елның 24 июнендә Туктар авылында туган. Казан медицина училищесын тәмамлый. 1939 елда ГИДУВТА эшли башлый һәм аннан фин фронтына җибәрелә, корпус госпиталендә операция шәфкать туташы булып эшли. Ул фронттан еракта була, салкыннар 50-60 градуска җитә, ипине пычкы белән кисеп ашыйлар, яралылар өши. Аннары Хәят Казанга кайта һәм табибларның белемен камилләштерү институтында эшли. Илгә фашистлар Германиясе һөҗүм иткәч, Хәят Сафиуллина үз теләге белән фронтка китә. Сугышта шагыйрь Муса Җәлил белән очраша. Бу вакыйга эзсез үтми. Шагыйрь аңа «Авырудан соң» шигырен багышлый.
Беренче Белорусь, Гомель... Фашистларның өзлексез бомбага тотулары, яралылар ташкыны. Өлкән операция сестрасы артык киеренкелектән аңын югалта, кайчак халатындагы канны юарга да көче җитми. Үзе дә сигез яра ала, шуларның өчесе авыр. Ләкин гадәттән тыш сәламәтлеге һәм гаять зур ихтыяр көче яңадан сафка кайтырга ярдәм итә. Дошман өненә – Берлинга барып җитә. Армиядән 1946 елда демобилизацияләнә, Казанда, Фрунзе шәһәрендә эшли, аннары Казахстанга китә һәм озак вакытлар җирле хастаханәнең терапия бүлеге мөдире вазифасын башкара. 2002 елда вафат була. Түбән Кама шәһәрендә җирләнгән.
СИБАТОВА (СИСБАТОВА) Хәбирә
1918 елда Сүлә (Өчиле) авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 15 июлендә китә.
СМИРНОВА Александра Никифоровна
1921 елда Завод-Нырты авылында туган. Хәрби хезмәткә 1942 елда Казан шәһәре Молотов районы комиссариаты чакырган. Кече сержант. Хәрби часте: 745нче зенит полкы. «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
СМИРНОВА Валентина Устиновна
1921 елда Завод-Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 5 маенда киткән. Рядовой.
СОРОКИНА Лидия
1922 елда Килдебәк авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 4 июнендә киткән.
СПИРИДОНОВА Ольга Ивановна
1924 елда Завод-Нырты авылында туган. Кече лейтенант. Хәрби часте: 4нче һава армиясе. Разведчик булып хезмәт итә. Аларның төркемен берничә тапкыр самолеттан фашистлар тылына ташлыйлар. Иң яхшы радисткаларның берсе була, күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша. Фронт штабына немец гаскәрләренең дислокациясе турында кыйммәтле мәгълүмат бирә. Дошман тылындагы чираттагы операциядә минага баса һәм каты яралана. Ике аягын да кисәләр. Демобилизацияләнеп, 1944 елның 21 июнендә өенә кайтарыла. Күпмедер вакыт Казанда яши, соңыннан Чечен Республикасының Грозный шәһәренә күченә. Шунда ук җирләнгән.
СТЕПАНОВА Анастасия
1922 елда Мамалай авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы хәрби комиссариаты мобилизацияли. Хәрби хезмәткә чакыру датасы: 1941 елның 29 сентябре.
ТАРАСОВА Мария
1922 елда Алабуга шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышына 1941 елның 29 сентябрендә Саба районы хәрби комиссариаты ала.
УСМАНОВА Зарифа
1923 елда Кызыл Мишә авылында туган. Сугышка Саба районы хәрби комиссариаты 1942 елның 3 гыйнварында ала.
ФӘЛӘХОВА Хәлимә Фәләхетдин кызы
1921 елда Мамалай авылында туган. 1941 елда мобилизацияләнә, рядовой. Фронттан 1943 елда кайта. 1983 елда вафат була, Казахстанда җирләнгән.
ФӘРХЕТДИНОВА З.
1922 елда Сатыш авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 19 сентябрендә китә.
ФАТЫЙХОВА Суфия Газизулла кызы
1922 елда Чулпыч авылында туган. Олы Шыңар җидееллык мәктәбен "бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Туган колхозында эшли. Пешекчеләр әзерләү курсларында укыганнан соң фронтка озатыла. 1944 елның 19 ноябреннән кыр кухнясында хезмәт итә. Өлкән сержант. Фронт юллары 42нче укчы полк составында Польша, Көнчыгыш Пруссия территорияләре аша уза. “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң район тәэминат бүлегендә инспектор, кино челтәрендә кассир булып эшли. 2014 елда вафат була. Байлар Сабасында җирләнгән.
ФӘТХЕТДИНОВА Зәйтүнә Фәрхетдин кызы
1922 елда Сатыш авылында туган. 1943 елда мобилизацияләнә, рядовой. Фронттан 1945 елда кайта. Эш урыны: Казанның 2нче шәһәр хастаханәсе, шәфкать туташы. 2002 елда вафат булган.
ҺАДИЕВА Зәйнәб
1923 елда Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 5 маенда район хәрби комиссариаты җибәрә. Соңгы хезмәт урыны: Төньяк-Көнбатыш фронтының элемтә узелында эшләгән.
ХӘМИДУЛЛИНА Гаян
1923 елда Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына район хәрби комиссариаты 1942 елның 3 гыйнварында чакырган.
ХАНОВА (БОРҺАНОВА) СОФИЯ СӘЛАХ кызы
1923 елда Шәмәрдән бистәсендә туган. Бөек Ватан сугышына 1941 елда район хәрби комиссариаты мобилизацияли. Рядовой кызылармияче. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
ХӘСӘНОВА Җиһан Әхмәнди кызы
1917 елда Саба районында туган (авылы күрсәтелмәгән). Фронтка 1943 елның 18 апрелендә чакырылган. Ефрейтор. Соңгы хезмәт урыны: 44нче зенит-пулемет полкы. Ленинград хәрби-күчерү пункты, эвакуация госпитале.
ХӘЛИУЛЛИНА Ш.
1916 елда Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1944 елның 12 октябрендә чакырыла.
ХРИСТОФОРОВА Александра Никифоровна
1921 елда Завод-Нырты авылында туган. Хәрби дәрәҗәсе: кече сержант, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
ХУҖИНА Дилшат
1923 елда Мамалай авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 5 гыйнварында район хәрби комиссариаты мобилизацияли.
ШӘЙМУЛЛИНА Согдә Шәймулла кызы
1922 елда Явлаштау авылында туган. 1941 елның 3 августында мобилизацияләнгән. Медицина хезмәте кече лейтенанты. Хәрби часте: 315нче эвакуация госпитале. «Мәскәүне саклаган өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1945 елда демобилизацияләнә. 2006 елда вафат була. Таҗикстанның Канибадам шәһәрендә җирләнгән.
ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА Зәйнәп Шәйхелислам кызы
1921 елда Сарман районы Сарысаз-Такерман авылында туган. 1939 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң Кайбыч районына җибәрелә. Бөек Ватан сугышы вакытында Яшел Үзән хәрби госпиталендә хезмәт итә, рядовой. Аннан Саба районы хастаханәсенә җибәрелә. 1942-1983 елларда шәфкать туташы булып эшли. “Германияне җиңгән өчен” медале бар. 2013 елда вафат була.
ШАКИРОВА Разия
1921 елда Саба районында туган (авылы күрсәтелмәгән). Бөек Ватан сугышына 1941 елның 3 августында чакырылган. Сәламәтлек саклау халык комиссариаты учреждениеләренә җибәрелә.
ШӘЙМУЛЛИНА С.
1921 елда Саба районында туган (авылы күрсәтелмәгән). Бөек Ватан сугышына 1941 елның 3 августында җибәрелә. Сәламәтлек саклау халык комиссариаты учреждениеләренә җибәрелә.
Мидхәт Хәсәнов,
Саба музее белгече.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев