Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Сабадан Фидәил Сәйфетдинов: “Безне ничек көтүләрен үз күзләребез белән күреп кайттык...”

Махсус хәрби операция башлану белән күп райондашларыбыз сугышчыларга ярдәм итү сафына бастылар. Җиңү хакына алгы сызыктагыларга терәк булу, илебез иминлеге өчен үз өлешен кертүчеләр арасында Байлар Сабасыннан Фидәил Сәйфетдинов та бар.

 

Туктар авылында туып- үскән үзмәшгуль  Фидәил Сәйфетдинов инде 25нче тапкыр гуманитар ярдәм алып бара. Әлбәттә, аны бу эшкә берәү дә мәҗбүр итми, ул күңеле, йөрәге кушуы буенча эшли.   Мобилизация башланып, егетләр “Казан-ЭКСПО”да хәрби әзерлекләр үткәндә үк  алар өчен кирәкле әйберләрне җыйнап алып барудан башланган эш бүген дә  бар куәтенә дәвам итә. “Беренче тапкыр  махсус хәрби операция зонасына 2023 елның гыйнварында  бардык. Ул  вакытта өч-дүрт “УАЗ” машинасына, “Нива”га шәхси посылкалар төяп бара идек. Хәзер гуманитар ярдәм бик зур  күләмдә китә:  зур-зур фуралар белән дә ташып бетереп булмый.   Гадәттә мин машина йөртүчеләрне алыштыручы булып йөрим.   Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр барганда нәрсә өчен йөргәнне дә  аңлап бару түгел иде. Анда егетләр  белән очрашып,   аларның никадәр ярдәмгә мохтаҗлыкларын  аңлап,  гозер-үтенечләрен ишетеп, безне ничек көтүләрен үз күзләребез белән күреп кайтканнан соң   икенче тапкыр бармый калып булмый. Күңел шунда тарта. Туган җирдән, гаиләләреннән   килгән һәр ризык алар өчен тансык һәм  кадерле булуын,  шул ук вакытта җиңү рухы, яшәү дәрте бирүен  күзләреннән аңлыйсың. Беренче барганнарда  һәрбер шартлау тавышына шомланып карый идек. Хәзер инде ияләнелде. Баштарак артык эчкә узып булмады. Күпчелек егетләребез Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон юнәлешләрендә  хезмәт итә. Шул өлкәләргә кергән шәһәр һәм авылларга кадәр үтәбез.  Без  махсус хәрби операция  башлануга, Теләче, Саба районы егетләре берләшеп    йөри башладык.  Сабадан  Альберт Сираҗетдинов – үзенең шәхси прицеплы “КамАЗ”ы,   Шәмәрдәннән Илнар Хуҗин    “ГАЗель”  машинасы белән  беренче көннәрдән  гуманитар ярдәм илтү эшенә алындылар. Теләчедән Фәнил Әхмәтвәлиев  бу изге эшкә бик теләп кушылды. Декабрь ахырында  бик зур күләмдә йөк илтеп кайттык.  Районыбыз җитәкчелеге дә, халкы да бу эшкә бик җитди карый”, – ди Фидәил Сәйфетдинов.  Сугышчыларның шушы куаныч хисләрен  күрү олы йөрәкле волонтерларга  яңадан  изге сәфәргә  чыгарга этәргеч бирә. Үз тормышларын күпмедер куркыныч астына куйсалар да, егетләр хәрби  якташларыбызны ярдәмнәреннән ташламыйлар. Мондый игелекле эшкә зур тәвәккәллек тә, батырлык та  кирәк.  Бөтенләй чит булган  ерак   юлның үз кыенлыклары, төрле  каршылыклары да бар. Туктатып җентекләп  тикшерүләр дә,  интернет эшләмичә, егетләр белән элемтәгә чыга алмыйча азапланган  очраклар да була. Зур фуралар белән  төяп алып килгән гуманитар ярдәмне бушату да  алар өстендә.  Алай гына да түгел, кайбер очракларда  алып килгән машинадан  бушатып икенчесенә  кабат  төяргә дә  туры килә.  Егетләр зарлануны да, уфтануны да белмиләр.  Беренче баруда  өйдә   озатып калган гаиләләре белән  тәүлек ярым   элемтәгә чыга алмыйча, аларны хафага салсалар,  инде  гаилә башлыкларының бу кыю адымнарына хәләл җефетләре дә ияләнеп киләләр.  Фидәилнең тормыш иптәше Зөлфия, 5 сыйныфта укучы кызы Зәринә,  4 сыйныфта белем алучы улы Илдан  да   әтиләренең  никадәр изге гамәл башкаруын аңларга тырышып, исән-сау йөреп кайтуын түземсезләнеп көтәләр.   Махсус хәрби операция зонасына тукталышлар ясамыйча гына барып   кайту   7 көнгә сузыла.  Херсон өлкәсе егетләр хезмәт итә торган иң ерак юнәлеш булып   санала. Анда   барып әйләнеп кайту юлы 5000-5500 километрга җыйнала.

“Алып килгән йөкне  егетләргә тапшыра алу –иң зур бәхет. Солдатлар  бит бөтенесе бер җирдә генә түгел, фронт буйлап таралганнар.  Ике йөздән артык   егеткә исемле посылкалар алып барабыз,  барысын да кулларына тапшыра алмасак, дусларына калдырып китәбез. Гадәттә алып килгән гуманитар  йөкне тапшырып бетерүгә  кире кайтып китәргә тырышабыз.   Әгәр кунып калсаң, икешәр атна йөрергә туры килә. Чөнки  күп җирдә кичке  9-10нан соң комендант сәгате башланып, йөрү тыела. Егетләрнең блиндажларына, окопларына кереп,  алар белән иңне-иңгә терәп йоклаган чаклар да бар.  Анда райондаш егетләр генә түгел, һәрбер солдат  якын дуска әйләнә.  Чөнки хәрби операциядә  катнашучы  һәркем безне, илебезне яклый. Аларны уртак максат берләштерә.    Кайткач та, күз алдыннан китмичә, шундагы тәэсирләр белән йөрелә.  Бигрәк тә руль  артында уйланып йөргәндә кат-кат күз алдыннан узыла.  Үзем җылы өемә кайтып, андагы егетләрнең юешләнгән киемнәрен киптерергә дә мөм­кинлекләре булмавы кү­ңел­не әрнетә”, – ди ул.

Фидәил тагын да күңелен әрнетеп кенә калмыйча,  сызлата торган хәл­ләргә дә тукталмый кала алмады.

“Иң авыры шул – посылканы тапшырып кайтып китәсең, кайтып җитүгә, ул егетнең һәлак булуы турында хәбәр килә. Бу – йөрәккә бик авыр. Райондашларыбыз белән дә шундый аяныч очраклар булды. Аерылышканда кат-кат  кочаклашып,   махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын, безгә башка килеп йөрисе булмасын,  исән-сау күрешүләр  насыйп булсын,  дип теләп саубуллашабыз”, – ди ул.   Бу һәркайсыбызның да иң – иң   изге  теләге. 

“Изге күңелле кеше үзе өчен файда эзләми, әмма башкаларга изгелек кылырга әзер”, –дип язган Аристотель. Бу гыйбарәгә меңнәрчә еллар узса да, ул бүген дә актуальлеген югалтмый. Районыбызда да башкаларга ярдәм итәргә әзер булган кешеләр күплеге куандыра.  Гыйбарәнең  хаклыгына Фидәил Сәйфетдинов һәм аның янәшәсендәге  изге күңелле егетләрне күреп тагын бер кат инанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев