Сабаның каһарман егетен бер ел өметтә яшәгәннән соң соңгы юлга озатканнар
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Саба егете Илнур Шәйхуллинны Олыяз авылында май аенда соңгы юлга озаттылар.
Якыннары, дуслары аның туган җиренә кайтуын бер ел көткән, эзләгән. Бер ел өметтә яшәгән алар.
...Айсаф җитез адымнар белән алдан атлый, Илнур аңа ияргән. Китаплар белән тулы сумкасын аркасына аскан. Икесе дә мыш-мыш килеп сыйныф бүлмәсенә үтәләр дә, урыннарына үтәләр. Укытучылары Наилә Мансур кызы Сөләймәнова дәшми генә боларны күзәтеп тора. Кече яшьтән бергә үсеп, бергә булган бу егетләр бер йодрык сыман бердәмләшкән. Әти-әнисе көне буе эштә Илнурның. Шуңа кайчак Илнур йоклап та калгалый. Ә Айсаф мәктәптә аның юклыгын шәйләп алгач ук, дустының өенә йөгерә. Әнә шулай алар икесе дә спортка мөкиббән китә, тормышта үз урыннарын табарга, ишле гаилә корырга хыялланалар.
Кабере өстендә чәчәкләр...
- Мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә генә укыды ул, - истәлекләре белән уртаклашты Наилә Мансуровна. - Мин җитәкчелек иткән сыйныфта иң акыллы, сөйкемле, тыйнак бу егетне укытучылар да, сыйныфташлары да бик яраттылар. Тугызынчы классны тәмамлагач, үзе теләгән һөнәрне сайлап укуын дәвам итте. Казан элемтә техникумын тәмамлады. Җирле хуҗалыкта эшләде. Олыяз авылында аның тырыш хезмәтен күреп өй бирделәр.
Ачык йөзле, тәмле сүзле, сөйкемле егетне хезмәттәшләре үз эшен яхшы белгәне, төгәл, туры сүзле булганы өчен хөрмәт иткәннәр. Мобилизация буенча чакырылуын да бик аз кеше белгән. Илнур дәшми-тынмый гына китәргә уйлаган.
– Ул сыйныф бик дус-тату булды. Илнурыбызның чакырылуын алданрак белсәләр, бөтен авыл үз урыныннан купкан булыр иде. Соң гына булса да, кызлар аңа да повестка тапшырылуын да белделәр. Казанда өйрәнүләрдә булган вакытта да аның янына барып йөрделәр. Хәрбиләр өчен кирәк-яракларны да җыелышып алганнар, Илнур үзе боларны мәңге әйтмәс иде. Алгы сызыкка җибәрелгәч тә, көнүзәк тема ул булды. Аннан хәбәр килми торса, егет-кызлардан сораша башлыйм. Айсаф белән бик тә якын булды Илнур. Аерылмас дуслар. Беренче мәлләрдә элемтә һәм азык-төлек белән өзеклекләр булган. Айсаф танышлары аша белешеп хәтта ки Алабугага кадәр барып Илнур өчен волонтерлар аша посылкалар җибәргән. Бу хакта шактый соң белдек без, – ди Наилә апа. 2023 елны Айсаф Галиев үзе дә эш буенча кайнар нокталарның берсе булган Донецк шәһәренә җибәрелә. 1 май көнне хезмәт бурычын үтәгәндә ул фаҗигале рәвештә һәлак була.
– Дустының үлеме турында Илнур алгы сызыктан чыккач кына белеп ала. Айсафның өчесен үткәргәндә ялга кайткан иде. Яшел зонага чыккач, «Тамагыгыз тукмы?» дип сорасам: «Монда яшәп була әле, апа, кибеткә барып килдек әле», дип, миңа үзенчә хисап бирә. Саба районында эшләп килүче «Солдатка аш» волонтерлык төркеме кызлары әзерләгән коры ашларны посылкага салып җибәргән идем. «Шуннан авыз ит», дигәч тә, «Егетләрне сыйладым. Авыз иттеләр. Тик калганын җыеп куйдым әле. Передовойга алып керәбез без аны», дия иде. Өч ел дәвамында гел хәбәрдә булдым аның белән, соңгы тапкыр язуым узган елның 21 июне булган. Ул смс укылмый калган. Шул дәвердән телефоны дәшмәде Илнурыбызның, – дип тын гына күзендә эленеп торган яшьләрне сыпырып ала Наилә апа. – Аңа дип атап салынган посылканы Кукмарага илттек. Соңгысы булды инде ул, волонтер Илдар Зәйнуллин Илнур хезмәт иткән ротага барып җиткән, ләкин иясенә генә тапшыра алмады. Егетебез хәбәрсез югалгач, «Бу посылканы нишләтим», дип шалтыраткан иде. «Башка егетләргә өләшсеннәр, калдыр аларга», дидек.
Бер ел өметтә яшәгәннән соң Олыяз халкын тетрәндерә торган хәбәр килеп ирешә.
– Илнурыбызны соңгы юлга озатканда берничә күрше авыл кешеләре, сабакташлары, хезмәттәшләре, туганнары, аны белгән һәркем соңгы хөрмәтен күрсәтергә тырышты. Кабере өстендә чәчәкләр... Чардуган куйдылар, кабер ташына сабакташлары бәхилләшү сүзләрен яздылар. Олыяз авылы кешеләре бүгенгә кадәр бу югалту белән килешеп бетә алмыйлар. Онытылмыйсың син, мәрхәмәтле, якты күңелле укучым, Илнур! Сөйләгән хатирәләр сиңа дога булып барып ирешсен, рухың шат булсын. Әмин, – дип сүзен тәмамлады Наилә апа.
Балалар өчен үлеп китте
Илнур белән Илгизәр кече яшьтән бер-берсенә дус, теләктәш булып үсәләр. Илнур 1991 елның 21 декабрендә туган, ә кече энесе аннан бер яшькә кечерәк.
– Казаннан Саба районы Олыяз авылына кайтып урнашканда абыйга – өч, миңа ике яшь иде, – дип искә ала Илгизәр. – Башлангыч белемне Олыяз авылында алдык та, өлкәнрәк сыйныфларга Эзмә урта мәктәбенә йөреп укыдык. Ул бик акыллы, тәрбияле булды. Армиядә Мәскәү астындагы частьләрнең берсендә хезмәт итте. Робот фермасында эшләде. Тырыш хезмәте нәтиҗәсе буларак, хуҗалык аңа йорт салып бирде. Яу кырында булган вакытта да үзе нинди генә авырлыклар күрмәсен, сызланмады. Мин гаиләле, абый махсус хәрби операциягә чакырылганчы, Чаллы шәһәрендә яшәдек. Аннан соң ул: «Әнигә бер үзенә авыр булыр, авылга кайтмыйсызмы соң", диде. Өч балабыз белән Олыязга кайтып төпләндек. Андагы хәлләрдән арынып тору өчендер миннән балаларымның фото, видеоларын соратып ала иде. Ике кызым, улым өчен үлеп торды, сүзе гел шул нәниләр турында булды, кайткан саен аларга күчтәнәчләрен төяп кайтты. Элек тә ул күп сөйләшми торган иде. Анда да холкы үзгәрмәгән, сораштырып карыйбыз, берни дә сөйләми. Ашау ягы буенча да сүз әйтми, зарланмый. Ул көн саен иртә-кич хәбәргә чыгарга тырыша, күбрәк ватс ап аша: «Хәлләрегез ничек?! Минеке әйбәт, Аллага шөкер, мин исән-сау», - дип язып җибәрә. Иртәнге яки кичке хәбәре булмаса, күңел тыпырчына башлый иде. Үзенә «Монгол» дигән позывной алды.
Соңгы тапкыр абыйсы белән Илгизәр 21 июньдә сөйләшә. Шуннан соң бер елга югала.
– Кайдан гына эзләмәдек без аны. Мин хәтта Ростовка үзәк моргка да барып кайттым. Донецк республикасы Ясиноватая районы Сокол авылы янында югалган ул. Соңрак мәгълүм булганча, аның җәсәде 10 ай моргта яткан. Күрәсең, андагы хезмәткәрләр дә бар мәгълүматны теркәп компьютерга кертеп өлгерә алмый. Видео аша балдагы, сәгате, теше буенча танып белдем. Олыязга цинк табутта кайтты абыем. Үлгән көне 01.07.2024, ә моргта танып белү датасы – 29. 04. 2025. 21 июньдә зурлап 51нче ашын үткәрдек, ди Илгизәр.
«Илнур өченче улым иде»
Башлангыч сыйныфта укыткан, беренче тапкыр хәреф танырга өйрәткән, моннан тыш күршесе дә булган Рәмзия апа Хуҗаәхмәтова Илнур турында сүз чыккач, тоташ бер өзлексез сөйләде дә, сөйләде. “Үземнең ике улым бар, ә Илнурым өченчесе иде”, дип, бик еш кабатлады ул.
Әлеге язмабыз Илнурның рухына дога булып ирешсен иде.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/sabanyn-kaharman-egeten-ber-el-ometta-iasagannan-son-songy-iulga-ozatkannar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев