Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Безнең урам герое

Хәбәрчеләребез яза

Үзем Чулпычныкы мин. Урамы­бызда туып үскән күренекле ке­ше­ләр турында берничә язмам басылды. Теманы дәвам итеп, 7 ел фронтта булган Яхъя абый Хәнәфиев турында мәгьлүмат җиткерәсем килә.

 Ул 1939 елда Совет Армиясе саф­ларына алынып, әзерлек курсы үткәч, артиллерия полкына төбәүче итеп билгеләнә. Гвардия өлкән сержанты Яхъя абый Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарына эләгә.  Ворошиловград өлкәсендә барган бәрелештә батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз" ордены, Сталинград сугышында “Отечественная Война" ордены һәм “За освобождение Сталинграда" медале белән бүләкләнә. Днепр, Одер елгаларын беренчеләрдән  кичә. “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Сталин боерыгы нигезендә  җиде мактау кәгазе ала.

Бик сирәкләргә эләккән зур хөрмәт – Кызыл Мәйдандагы Җиңү парадында да катнашкан кеше ул. Туган авылына 1946 елда гына кайта. Яхъя абыйны Армия сафларына киткәндә 16 яшьлек Миңзифа исемле матур кыз озатып кала. Җиде елдан соң алар кавышып гаилә коралар.

Ул көннәрдә миңа биш яшь кенә иде әле. Аларның туенда без, балаларга, учлап конфет чәчтеләр. Башка  малайлар мәш килеп шуларны җыйганда, мин  килен нинди була икән дип, шул матур киенгән ападан күземне алмый карап тордым. Конфет эләкмәде миңа. Ярый, дус малайлар сыйлады тагын. Әлеге матур килен күршеләр өчен бик җайлы,мәрхәмәтле һәм ярдәмчел апа булып чыкты. Яхъя абый тыныч тормышны, авылдашларын сагынып кайткан иде. Очрашканда күрше-күлән һәм башкалар белән сөйләшеп туймады. Тузган өен яңарту артыннан шактый озак йөрде ул. Сабадагы туганнары да, йогынтылы кешеләр дә булышкандыр – буралык агач юнәтте. Ор­ден-медальләре һәм Сталинның Рәх­мәт хатлары да ярдәм итми кал­­магандыр.  Өен эш­ләп бетергәч, “ДТ-54” тракторына утырды. Көн­дез җир сөрә. Кай­вакытта өенә дә кайта алмыйча, тө­нен тракторын ремонтлап уз­дыра. Аның бу намуслы хезмәтен җитәкчеләре күреп югары бәяләделәр: бригадир итеп куйдылар. Авыл халкы белән бик җайлы итеп, дөрес мөгамәлә корып, аларны үз тирәсенә җыеп, намуслы эшләде Яхъя абый. Яшьләрнең мәгънәсез шөгыльләрен дә эшне зурга җибәрмичә көйләп куя белде. Менә хәзер уйлыйм: сугыштан исән кайтсам, песигә дә авыр сүз әйтмәс идем, дип нәзер әйткән булмадымы икән ул. Әмма бик йогынтылы, үз сүзен итә торган кеше иде ул. Алты бала  үстерделәр.

Алтынчы сыйныфны тәмамлауга, миңа көндезге ат көтүен ышанып тапшырды. Шулай мине дә, матур гына итеп, ат койрыгына бәйләп куйды.

Хәнәфиевлар – фронтовиклар гаи­ләсе дә әле ул. Уйлап карагыз: бер йорттан 5 ир-егет фронтка  киткән! Әйтүе генә җиңел. Абыйсы Исхак белән икесе генә сугыштан исән кайталар. Өчесе яу  кырында ятып кала. Исхак абый сугыштан бик таушалып,  инвалид булып кайтты. Савыккач, җитәкче урыннарда да эшли алды.

Безнең авылда 4 улы Бөек Ва­тан сугышында ятып калган  Шәм­себәдәр әби дә бар иде. Коточкыл хәл бит бу. Аны яхшы хәтерлим. Чөнки күршедә генә кызы Шаһидә апа яшәде.  Шунда Нәкыйп белән мине күрсә, үзе белән ияртеп алып китеп, тәмнүшкәләр белән сыйлый иде. Самаварын кайнатырга куя, капкачы астына тавык йомыркалары тезә.  Бик изге, мәрхәмәтле әби иде, урыны, шәт, җәннәттәдер. Аның Казан шәһәрендә яшәүче кызы  Мәймүнә  бар иде. Тәмле әйберләрне ул алып кайтты. Шунысы да мәгълүм булсын: легендар очучы Михаил Девятаев әнә шул Мәймүнә апаның кияве иде.

Урамыбызда фронтовик Тимерхан абый да яшәде. Ике ел яуда, ел ярым әсирлектә булган кеше. Сугыштан кайткач, тоткынлыкта булганы өчен аны һәм Нәбиулла абыйны 25 елга каторга эшенә алып киттеләр. Сталин үлгәч кенә  котылып кайттылар. Бервакыт Тимерхан абый белән сөйләшеп утырабыз. “И-и, энем,без күргәнне беркемгә дә күрергә туры килмәсен инде. Унбер елдан артык гел газап эчендә яшәргә туры килде. Исән-сау кайта алсам, Маһикамал апаңа бер генә авыр сүз дә әйтмәскә ант иттем", – дигәне хәтердә уелып калган. Си­рәк булса да, фронтовик агайлар шулай телләрен “чишеп" алалар иде.

Алар Фирдәвес җәннәтендәдер иншаллаһ. Рухлары шат булсын, якын­нарыгыз сезне догаларыннан кал­дырмасын, авыр заманнарны ла­еклы кичкән авылдашларым.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев