Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Генерал йорты ник истәлек тактасыз?

Танылган шәхеснең данлы исемен мәңгеләштерү максатында нәрсәдер эшләнергә тиештер.

 

Мин тумышым белән Югары Утар  авылыннан.  Сугыштан  соңгы  авыр  еллар.  Ул заманда  хәрби  кешенең  абруе зур, кызларның солдат хезмәтендә булмаган егетләр белән  бик сөйләшәсе дә  килми  иде.  Без  малай  чакта авылыбызның хәрбиләре Зәки Хәбибуллин,  Миң­закир Әпсәләмов һәм башкалар белән  бик горурлана  идек. Кечкенә генә  авылдан күренекле  шәхесләр, генераллар  чыккан бит. Бер  урамыбыз Советлар  Союзы Герое  Зәки Хәбибуллин исемен йөртә, аңа  һәйкәл дә, туган  йортына истәлек тактасы да куелган. Ул шулай булырга тиеш тә, батырларны онытырга хакыбыз юк  чөнки. Тик менә бер үкенечле хәл: генерал Миңзакир Әпсәләмовка боларның берсе дә юк. Без  аның турында бернәрсә дә белмәдек. Ниһаять, күп  еллар  үткәч, сер пәрдәсе  ачылды дияргә була. Рәис Зариповның “Мәйдан”  журналының 2016  елдагы  декабрь   санында басылган  зур хезмәтендә без белергә теләгәннең барысы  да   язылган  иде. Хәйран  калып, бу  язманы  кат-кат  укыдым. Үземнән берни дә  өстәмичә, шуннан  өзекләр китерим әле.

“Татар халкының каһарман улы, хәрби разведка генерал-майоры, хәрби фәннәр докторы Минзакир Әпсәләмовның тормыш юлы  данлы, ә язмышы шактый катлаулы. Аңлашылуынча, Кызыл Армия Генераль штабының Разведка идарәсе (ГРУ) совет чорында «җиде йозак» астында булганлыктан, Әпсәләмовның фамилиясе дә сер итеп саклана. Шул сәбәпле, 1995 елда, Казанда нәшер ителүче «Идел» журналындагы татар генералларына һәм адмиралларына багышланган мәкаләдә күренекле милләттәшебезнең фамилиясе күр­сәтелми”.

“Минзакир Абдрахман улы Әп­сәләмов 1896 елның 10 де­кабрендә Казан губернасының Мамадыш өязенә керүче Югары Утар авылында (хәзерге Татарстанның Саба районы) туа. 1919 елның сентябрендә РККАның хәрби академиясенә укырга керә. Вакыт-вакыт, укуын өзеп, хәрби разведка буенча махсус бурычлар үти. Хәрби разведчик буларак, беренче чыныгуны Төркиядә үтә...”

“Минзакир Әпсәләмов – 1927 елның ноябреннән 1931 елның ноябренә чаклы Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка бүлеге башлыгы...”

“Минзакир Әпсәләмов – СССРның Персиядәге (1935 елдан – Иран) Вәкаләтле вәкиллеге каршында хәрби атташе һәм хәрби разведка резиденты. Бөек Ватан сугышы башлангач, Минзакир Әпсәләмов Көньяк-Көнбатыш юнәлештә мах­сус бурыч үти. Әлбәттә, аның нидән гыйбарәт булганлыгын без беркайчан да белә алмабыздыр, мөгаен. Кайбер фаразлар буенча, Әпсәләмовка аеруча мөһим стратегик объектларны шартлатуны оештыру яисә зур дәрәҗәдәге совет хәрбиләренең дошман кулына эләгүләренә юл куймау бурычы куелган булуы да ихтимал...”

“Минзакир Әпсәләмов сугыш вакытында – Карелия фронты, ә дошманны җиңгәннән соң, Беломорск хәрби округы гаскәрләре составына керүче һәм 83нче, 114нче, 367нче укчы дивизияләрне берләштерүче 31нче укчы корпус белән 1946 елның апреленә кадәр командалык итә. Генерал-майор Әпсәләмов 1959 елның августыннан  – Генштаб Хәрби академиясенең фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы, 1962 елның сентябреннән 1967 елның июленә кадәр – оператив сәнгать кафедрасында өлкән укытучы. Тарткан атка йөкнең олысын салалар дигәндәй, хәрби фәннәр докторы Әпсәләмов 1963–1967 елларда Генштаб Хәрби академиясе Советында гыйльми секретарь булып та тора. 1967 елның май аенда авыруы сәбәпле отставкага чыга. Шул елның июленнән 1971 елның ноябренә чаклы Хәрби академиянең консультанты вазифаларын башкара. 1971 елдан – пенсиядә. Әлбәттә, 70 яшьтән өлкән генералның хәрби хезмәттә калуы – сирәк күренеш. Димәк, ул үз урынында кирәк булган. Данлыклы якташыбыз 1981 елның 10 июнендә Мәскәүдә вафат була...”

  Менә шундый танылган шәхеснең данлы исемен  мәңгеләштерү максатында нәрсәдер эшләнергә тиештер. Быел, Бөек  Җиңүнең 80  еллыгында Минзакир Әпсәләмовның Югары Утардагы туган  йортына истәлек тактасы кую кирәктер. Бу  авыл  халкына зур  бүләк,  тарихи гаделлеккә  һәйкәл булып та торыр  иде.

Фидаил Вәлиев.

Курсабаш  авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев