“Тормыштан зарланасы түгел”, ди Сабада яшәүче тыл ветераны Хәлимә апа Миңнебаева
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Дәһшәтле елларда сугыш машинасын кабызган фашистларның вәхшиләрчә кылган җинаятьләрен истә тоту, шушы фәсәдне туктатып кына түгел, җиңеп салган сугышчы бабайларыбызны, Җиңүне якынайту өчен бөтен тырышлыгын куйган тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын истә тоту – безнең изге бурычыбыз. Язмам герое Хәлимә апа Миңнебаева да шул сугыш чоры ачысын үз җилкәсендә татыган хөрмәтле ветераннарыбызның берсе.
Ул Саба авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Шул чорның бөтен балалары кебек үк кечкенәдән авыр хезмәтне күреп үсә. Ике сыйныф белем алган кыз сугыш башлану белән мәчет бинасына урнашкан сыра заводы складына эшкә килә. Биредә фронтка азык-төлек әзерлиләр. Әз булса да ашарына бәрәңге булыр, ачлыктан интекмәс, ди шушында хезмәт куючы бабай. Беренче эш көнендә үк бәрәңге әрчүдән баш бармаклары теткәләнеп, киселеп бетә кызчыкның.
"Без ике гаилә бер йортта яшәдек, әниләргә шулай җиңел булгандыр инде. Бер сыер асрый идек, аның малга ашатырга азыгы да такы-токы бит инде, шунлыктан бозавының ите дә, сыерының сөте дә әллә ни күп булмый иде. Өстәвенә әле хөкүмәткә салым түлисе. Шул елларда әниләр эштән кайтышына салам ягып, вак бәрәңге, кычыткан салып аш куябыз, шулпага әз-әзләп умач уып сала идек. Ул бәрәңгеләр шулкадәр вак! Аны соңрак малларга ашаттык. Хәзер вак бәрәңгене рестораннарда деликатес итеп бирәләр, без патшалар ризыгы ашаганбыз икән инде", – дип искә ала Хәлимә әби. Сугыштан соң да тамак туйганчы ашау, ризыкка туену байтак еллар булмаган әле.
Әтисе сугыштан исән-сау кайта Хәлимә апаның, аннары колхозда эшли. "Әти сугыш бетүгә кайтмады, хәбәре дә, хаты да булмады. Әти кайтасы көнне бер абзый яныма килеп: "Син Ибраһим кызымы? Әтиеңнең хәбәре бармы?" – дип сорады, мин: "Юк", дидем. Ул миңа:"Бүген кайта әтиең", –диде. Әнигә әйтәм дисәм, ул абый инде юкка чыккан иде, әнине бу сүзләргә ышандыра алмадым. Дөрестән дә, ул көнне кич белән әти кайтып керде, без хушсыз калдык. Әти кайтасын әйтүче теге абзый Хозыр гәләйһис сәлам булгандыр инде", – дип дәвам итә сүзен Хәлимә апа.
Әтиләре сугыштан кайтучыларның тормышы җиңеләя. Хәлимә әби тормышка чыкканчы сыра заводында хезмәт куя. 1955 елда ул Сатыш авылының асыл егетләренең берсе Юныс Миңнебаевка тормышка чыга. Илле елдан артык бергә иңне иңгә куеп гомер итәләр, 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Улларының өчесе дә, бу тормышта үз урыннарын табып, тырыш хезмәт белән көн күрәләр, үз гаиләләре белән яшиләр. Хәлимә әбинең тормыш иптәше инде моннан байтак еллар элек бакыйлыкка күчте. Ул Сатышта, уртанчы улы Васыйлның гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.
"Бүгенге тормыштан зарланырлык түгел, бөтенесе дә бар, дөньялар гына тыныч булсын ", – ди 95 яшен тутырган ветеран.
Алмаз Галимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев