Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Туган җиргә “кайтты” кайтмаганнар

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган районкүләм халык иҗаты фестивале дәвам итә

 Матур апрель кичендә район финанс-бюджет палатасы һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе  хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән  концерт программасы иштуганлыларны авыл мәдәният йортына җыйды. Концертның беренче өлешендә сугыш башлану һәм Бөек Җиңү көне арасындагы канлы күз яшьләренә төренгән 4 ел музыкаль композиция аша тәкъдим ителде. Сәхнәдәге оешмабызның егет-кызлары – чыгарылыш ки­чә­сеннән кайтып килүчеләрнең өмет-хыялларын җимереп, сугыш килеп  керә. Канатланып бии башланган вальс та ярты юлда өзелә, егетләр сугышка китә. Контракт бүлеге кызлары тарафыннан  баш­­карылган “Солдатлар” җыры ул көнне сәхнәдә  аларны озату җыры булып яңгырады.

Хат ташучы – өметләрнең бө­тен­ләй өзелеп бетмәвен саклап торучы бердәнбер кеше. Бер кызга хат бар, икенчесенә дә... Әмма ул тансык хатларны һәркем дә ала алмый шул. Хат ташучы  Нияз Госманов, үз ролен эченә кереп җиткерә алды кебек. Кызлар да тырыштылар. Бала арбасы да, капчык-төенчекләр дә – барысы да шул чорныкы, авыр еллар кайтавазы сыман иде. Тылдагы  тормыш  аерым сурәтләнде. Оешмабыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тәкъдим иткән концертта фашистларның гади халыкны мыскыл итү күренешен сәхнәләштергән иде, ул тылдагылар тормышын сурәтләгән өзек барышында тамашачыга яңадан тәкъдим ителде. Территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Вәлимөхәмәтованың әбисе Сәр­вәр истәлекләрен, аның тылдагы аянычлы язмышын халык тын да алмыйча тыңлады. Резеда Вәлиеваның “Толымнарың” шигыре аша Ләйсән Гаттарова да яу кырындагы хатын-кыз образын тамашачыга җиткерә алды. Камил Кәримовның сугышчан образдагы җыры гитара кылларын гына түгел, күңел кылларын да тибрәндерде, Алсу Мингәрәеваның баян моң­нары уйландырды да, йөрәкләрне дә айкады.

Чыгарылыш кичәсендә ярты юлда өзелеп калган вальс кабат яңгырады: “..Легкий школьный вальс, у него судьба была такая...” Әмма егет-кызларыбызның өсләрендә инде солдат формасы, 1941 елда башлаган парлы биюләрен алар шулай җиңү алып кайткан язгы кәеф белән 1945 елның маенда тәмамлыйлар.

Җырлы-биюле тамашаның икен­че өлеше дә төрле төрдәге но­мерларны үз эченә алды. Сценарий авторы - Венера Хә­бибрахманова, биюләрне сәх­нәгә куючы Сөмбел Нәзирова булды. Сәхнә белән тамашачы арасындагы җылы элемтәне алып баручылар Инзил Мостафин һәм Ләйсән Әхмәтшина булдырды. 

Җырчы кызларыбыз Гөл­нара Заһидуллина, Фәридә Вә­ли­мө­хәмәтова, Диләрә Миникаева, Ләйсән Нигъмәтҗанова, Лилия Якупова, Рузилә Рәхимуллина, Динә Гыйльманова тарафыннан халык күңеленә якын булган моңлы җырлар яңгырады. Хәрби хезмәттә булып кайткан өч егетебезнең дәртле җырлары да  үзгә ямь өстәде. Венера Хә­бибрахманованың чыгышын нә­фис сүз яратучылар рәхәтләнеп тыңладылар, Клара Булатованың “Сиңа кайтам” шигыре күпләрне яшь чакларына алып кайткандыр. Егет-кызларыбызның дәртле биюләре дә һич кенә дә битараф калдыра торган түгел иде, тамашачы һәр чыгышны ихлас алкышлады. Бәйрәм концертын тагын бер төр артистларыбыз –  балаларыбыз ямьләндерде. Рәйхан Гыйльманов баян телләренә оста басуы белән шаккатырса, Диләрә Гаттарова матур җыры белән тамашачы күңелен яулады. Сәләтле, сәнгатькә гашыйк кызларыбыз Назлыгөл Нуруллина фортепианода уйнап, Зәмирә Заһидуллина белән Иделия Нәҗипова курай моңнары аша, Камил Кәримов гитара кылларын чиертеп, Сәидә Мөбарәкова скрипка сызып күңел кылларын уяттылар. Иштуганлылар һәм килгән кунаклар иҗади, җырлы-биюле  Илнар Галиев гаиләсе  чыгышын бик җылы кабул иттеләр.

Бердәм, күмәк булып оештырылган әлеге тамаша, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәм­сун Әкбәр улы Сөнгатовның тамашачыларга юлланган ихлас рәхмәт сүзләре, эчкерсез матур теләкләрен җиткереп тәмамланды.

Иштуган мәдәният йортының тамаша залы тулы булуы белән сөендереп, тамашачы концертны бик җылы кабул итте һәм аягүрә басып алкышлады.

Гөлназ Тимершәехова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев