Хәбәрсез югалган билгесез язмышлар...
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Ирләр юлга, сугыш яланына
“Без кайтырбыз” диеп китәләр...
Ә хатыннар түземсезлек белән,
Түземлелек белән көтәләр...
Могҗизага өмет итәләрме? –
Үлгәннәрне хәтта көтәләр...
Кайгыларны сагышларга төреп,
Ел артыннан еллар үтәләр...
Тол хатыннар һаман көтәләр...
Әнгам Атнабаев
Байтак еллар буе нәсел агачыбызны барлаучы буларак, сүзне шәҗәрәдән башлыйм. Безнең фамилия әти ягыннан дәү бабам Мөхәммәтгалимнән ясалган. Ул Олы Шыңарда яшәгән, аты белән җир эшкәртеп, иген игеп көн күрүче урта хәлле крестьян булган. Хатыны Бибиситдыйка белән 9 балага гомер биргәннәр. Ләкин... тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Кызларының берсе кияүгә чыгып бала тапканда, җиде ир баланың өчесе сабый чакта ук вафат була. Исән калган дүрт малайга исә горбәтлектә йөреп михнәтләр чигәргә, туган җирләрен, ата-анасын, якыннарын бер күрергә гаҗиз булып, чит җирләрдә башларын салырга язган булган. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле.
Әхсән – Мөхәммәтгалим бабайның 1899 елда туган икенче улы. 1918 елда Казанны ак чехлар басып алгач, Кызыл Армиягә алына. Әтием һәм әбием сөйләве буенча, Теләче районы Казаклар кешесе отряд белән килеп, аны өйдән алып чыгып китәләр. Әхсән абый шул китүдән юкка чыга. Кайларда сугышкан, һәлак булганмы, әсир төшкәнме – билгесез. Соңыннан, аның истәлеге итеп, Әхсән исемен әтиемә кушканнар...
Дәү бабамның калган өч улы – Бөек Ватан сугышы корбаннары. Дүртенче малай Хөсәен 1908 елда туган. Ул минем бабам була. 1941 елның августында мобилизацияләнә. Башта аны Суслонгерга озаталар. Бу “үлем лагере”ның кеше түзә алмаслык газапларыннан котылып, фронтка китешли авылга: “Фәлән көнне, фәлән сәгатьтә эшелон белән Курса разъездыннан узабыз”, – дигән хәбәр ирештерә. Курса станциясе безгә 16-18 чакрым. Монда урман кисәләр, паровозга ягу өчен утын хәзерлиләр, паровозлар су ала – кыскасы, поезд күпмедер туктап тора. “Күрешеп калыйк”, – дигәндер инде бабай. Әбием Гаделбану, кешедән әҗәткә бер ипи алып, җәяүләп Курсага чыгып китә. Разъездга җиткәнче урман аша үткәндә, аңа бүреләр очрый, бабайга дип алган ипине әби бүреләргә ыргыта. Шундый газаплар чигеп, станциягә килеп җитсә – поезд киткән... Әби сөйләве буенча, Хөсәен бабай сугышта ике тапкыр яраланган була. Соңгы хаты 1945 елның мартында килгән, шуннан соң хәбәрсез югала. Кем булып һәм кайларда сугышкан, бүләкләре булганмы-юкмы – билгесез...
Мөхәммәтгалимнең алтынчы улы Галимулла 1912 елда туган. 1941 елның июлендә сугышка алына, 1942 елның гыйнварында хәбәрсез югала. Фотосы да, хатлары да юк... Арча военкоматы биргән белешмәдә абыйсы Хөсәен белән хәбәрсез югалганнар исемлегендә күрсәтелгән.
Төпчек малай Хәсән 1917 елда туган. Яше тулгач, армиягә алына. Тын океан флотында хезмәт итә, Владивостоктан җибәргән фотосы бар. Армиядән соң Казанга кайтып урнаша. Хәрби заводта эшли, гаилә кора. Сугыш башлангач, фронтка китә. Артиллерия полкында “орудие номеры” булып хезмәт итә. Аның турында башка мәгълүмат юк иде. Интернет киңлекләреннән эзли торгач, Хәсән абыйның язмышын ачыклый алдык: 1943 елның 16 декабрендә Украинада һәлак булган. Кировоград өлкәсе Петрово бистәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән, мәрмәр плитәгә исем-фамилиясе, үлгән елы язылган...
Менә шулар. Язмыш бу гаиләне менә шулай сыный. Бер гаиләдән дүртәү. Тыныч кына гомер иткән, илгә-көнгә намус белән хезмәт итеп, җир эшкәртеп, икмәк үстереп көн күргән булдыклы крестьян гаиләсе өчен азмы бу, күпме? Җавапларга караганда сораулар күбрәк. Дәү бабам белән дәү әбием бу хәсрәтләргә ничек чыдадылар икән? Сынмаска-сыгылмаска аларга нинди көчләр ярдәм итте икән?
Боларга өстәп, хатыным Гөлнурның бабасы Госман Гайнетдиновны да әйтеп китим. Ул 1907 елда Олы Шыңарда туган. 1925-1926 елларда Урта Азиядә Төркестан укчылар полкында армия хезмәте уза. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә. Декабрь аенда алар төялгән эшелон бомбёжкага эләгә...
Хәбәрсез югалган һәр солдат – җан иясе. Һәрберсенең кабатланмас язмышының башы-азагы бар. Бу сугышта башларын салган солдатларның язмышы бер калыпка салынган: дөбердәтеп ызаннар арасыннан алып киткәннәр дә, җитәр-җитмәс корал тоттырып, сугыш кырына илтеп ыргытканнар. Кемдер заданиегә киткән җиреннән кайтмаган. Кемнәрнедер сугыш кырындагы йөзләгән, меңләгән мәетләр арасыннан эзләп тапмаганнар. Кайберәүләр, табылса да, танырлык булмаган. Күпме җан кырылган да, күпмесе балчык белән аралашып, кан белән юылып, илебезнең төрле почмакларында күмелеп калган. Сөякләре әллә кайларда таралып ята әле безнең бабайларның. Дога тәтемәгән, бәхилләшү сүзе ишетмәгән җаннары әлегәчә җир белән күк арасында адашып, ыңгырашып йөри...
Сугыш беткәнгә 80 ел. Бу – бер кеше гомере. Әбием Гаделбану да, Галимулла хатыны Афзалниса, Госман хатыны Шәмсенур апа да һәм алар шикелле гомерендә бер тапкыр да тамаклары туймаган, көне-төне колхоз эшендә чиләнеп җеннәре өзелгән йөзләгән-меңләгән хатыннар, хөкүмәт тарафыннан бернинди ярдәм, ташлама-фәлән күрмичә якты дөньядан китеп бардылар. Алай гына да түгел, инде аларның сугышка кадәр туып, исән калган балаларының да күбесе, әтиләренең кайда, ничек һәлак булуын, кайда җирләнүен белә алмыйча, гүр иясе булдылар.
Мин кечкенәдән Бөек Ватан сугышы турында кинолар карарга ярата идем. Хәзер дә яратам. Сәбәбен шактый олыгайгач аңладым: бабайлар каны, рухы тарта, аларны эзләү, табарга тырышу теләге бар икән! Сүземне шәҗәрәдән башлаган идем, шуның белән тәмамлыйм. Хәбәрсез югалган бабайлар язмышын ахыргача белә алмасам да, әти, әни ягыннан әби-бабайлар, хатынымның әтисе һәм әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәләребезне ачыклауга ирештем. Бу эшләрем һәм бу мәкалә бабаларым рухына дога булып ирешсә иде! Рухлары шат, җаннары тыныч булсын! Амин!
Фәннур Галимов.
Олы Шыңар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев