Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

«Якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт»

Районыбызның укытучылар династияләре турындагы сәхифәбезне дәвам итәбез. Аның чираттагысы Килдебәк авылыннан Гобәйдуллиннар гаиләсенә багышлана. Алар хакында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучылар династияләре турында чыгарылган китапта да киң урын бирелгән.

 

Бер акыл иясе: “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомер буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт”, –дигән.  Гобәйдуллиннарның да династия чылбырының иң башында торган әниләре Нурия Тимершәех кызы  Гобәйдуллина да нәкъ менә үзеннән соң якты эз калдырган хөрмәтле мөгаллимәләрнең берсе. Мәртен авылының Гатифә һәм Тимершәех Галәвиевлар гаиләсендә төпчек бала булып туган кыз бөтен гомерен укучыларга белем бирүгә багышлый. Аңа 1960 елда Килдебәк урта мәктәбенә юллама бирелә һәм  ул лаеклы ялга чыкканчы биредә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Бертуган абыйсы Рафаэль  Тимершәех улы да  1963 елдан башлап Мәртен сигезьеллык мәктәбендә физкультура һәм хезмәттән укыта. Кызганыч, авырып яшьтән вафат була. 

 

Нурия Тимершәех кызы гомер буе белемен камилләштерә, КДУның филология факультетын тәмамлый.  Тормыш иптәше Миннәхмәт белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Лилия, Рифат, Алсу – өчесе дә әниләренең эшен дәвам итеп, укытучы һөнәрен үзләштерәләр. Укучылары күңелендә  Нурия Тимершәех кызы  искиткеч тирән белемле, таләпчән укытучы булып саклана.

   «Әнием беренче карашка  усал тоелса да холык-фигыле белән  изге күңелле кеше иде. Эчкерсезлегенә,  сабый баладай бөтен нәрсәгә ышанганына кайчак шелтәләп тә ала идем. Беркайчан гайбәт сөйләмәде, кеше килсә дә сөйләшүдән куркып телевизор карап утыра иде. Шундый тирән белемле укытучының шундый беркатлы булуына да гаҗәпләнә идем. Ул безгә һөнәрдән бигрәк, тормыш өчен кирәкле киңәшләр бирүне өстен күрде. «Гөнаһсызга кешене рәнҗетмәгез, һәркем кемнеңдер газиз баласы», – дип әйтә иде. Аның бу сүзләрен гомер буе тормыш маягы итеп алдык. Бик тә мактаулы һәм үрнәк гомер юлы үтеп,  әнием 2015 елда 74 яшендә вафат булды», –дип  сөйли кызы Лилия  Исмәгыйлова.

Буыннар чылбыры дәвам итә

Килдебәк урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Лилия Миннәхмәт кызы да  укытучыдан башка һөнәр сайлауны күз алдына да китерми.

«Әниемне укучылары ничек хөрмәтләгәнен, яратканын күреп үстем,  бу миңа һөнәр сайлавымда зур этәргеч булды. Мин бәләкәй вакытта армиягә китүче егетләр әни белән саубуллашырга киләләр, кайткач яңадан күрешергә җыйналалар  иде. Бу минем күңелемә бик тирән уелды. Әнине шулай яратканнарына соклана идем. Мин дә укытучы булырмын да, укучыларымны шулай  армиягә озатып, каршы алырмын, дип хыялландым. Аллага шөкер, теләкләрем кабул булып, андый күңелле вакытларны да кичердем», –дип искә ала Лилия Миннәхмәт кызы.

  Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап кайткан көннән, ягъни 1989 елдан үзе белем алган Килдебәк урта мәктәбендә француз теле укыта ул.  Оста оештыру сәләтенә ия, инициативалы   кызны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Үзең укыган мәктәпкә укытырга кайту икеләтә җаваплылык өстәгәне көн кебек ачык. Әмма әнисеннән таләпчәнлек дигән бик тә мөһим сыйфатны үзенә күчерүе Лилия Миннәхмәт кызына бөтен мәсьәләләрне чишәргә, хезмәттә уңышларга ирешергә ярдәм итә.  Әлбәттә, башкалардан нидер таләп иткәнче иң беренче үзеңә карата таләпчән булу кирәклеге яхшы аңлашыла.

   “Килдебәк мәктәбендә электән  бик тә белемле укытучылар, компетентлы директорлар эшләде. Укытучы булыр өчен иң беренче чиратта кешеләрне   яратырга кирәк. Мин гомер буе директор урынбасары булып эшләдем. Иң беренче үзең үрнәк күрсәтмичә, башкалардан эш таләп итеп булмый. Бүгенге эшне иртәгә калдырмас өчен  мин иртәнге 6 тулып 10 минутта эшкә киләм, кайтып гаиләмә ашарга гына әзерлим дә, төнге 12.00ләргә кадәр мәктәптә була  идем. Әгәр кемнедер эш өчен ачуланган очраклар булса, аннары үкенә,  шул кешегә икеләтә-өчләтә яхшылык эшләргә тырыштым”, – дип сөйли Лилия Исмәгыйлова. Озакламый энесе Рифат белән бер коллективта эшләргә насыйп була. Гаиләсен дә хезмәтендәге кебек матур, үрнәк итеп кора ул. Тормыш иптәше Равил белән ике ул үстереп, Искәндәр дә, Юлдаш та чит телләр буенча педагогик белем алалар. Лилия Миннәхмәт кызы сәламәтлеге  какшавы сәбәпле, 2020 елдан  укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасыннан китәргә мәҗбүр булып, француз теле укытучысы булып кына кала. Республика буенча француз теленнән  15 тән артык призер һәм җиңүче әзерләгән укытучы ТР мәгариф һәм фән  министрлыгың күп Мактау кәгазьләренә,  «РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре»  дигән күкрәк билгесенә лаек була.

“Өебездә  педсоветлар дәвам итә иде”

Династия чылбырын бертуган энесе  дәвам итә,  Рифат Миннәхмәт улының  КДПИның физик культура факультетын тәмамлап, Килдебәк урта мәктәбенә  эшкә кайтканына 31ел вакыт узган. Шуның 13 елы мәктәп директоры вазифасында уза.  Әнисе белән дә  өч ел бер коллективта эшләргә туры килә аңа. Ә апасы Лилия белән күп еллар йөкне бергәләп тарталар. Берсе мәктәп директоры, икенчесе урынбасар булганда җаваплылык икесенә дә тигез төшә. 2007 елда “Мәгариф” өстенлекле милли проектында катнашып, мәктәп республика этабы җиңүчесе итеп таныла. Берничә ел рәттән республика һәм район олимпиадалары җиңүчеләре  саны буенча алдынгылыкны бирми. Ул еллар нәкъ менә Килдебәктә яңа мәктәп төзелгән үтә җаваплы чор булуы белән дә истәлекле.

«Өйгә иртән чыгып китеп, кич кенә кайтыла иде.  Мәктәп төзелеше вакытында хезмәт бик күп керде. Элек кичләрен  өй педсоветны хәтерләтә иде.  Әни лаеклы ялга чыккач та,  сүз гел мәктәп турында гына барды”, –дип искә ала Рифат әфәнде.

Кайчандыр үзенә белем биргән укытучылар колективына кыенсынып кына баскан Рифат Миннәхмәт улы  бүген үзе күпләргә остаз.

Озакламый әлеге коллективка төпчекләре Алсу Миннәхмәт кызы да килеп кушыла.

Өч бертуганга бер мәктәптә укыту бәхете һәркем өлешенә дә эләкми. Алсу Мифтахова ТГГПУда химия, биология фәннәре укытучысы дипломы белән берлектә, махсус курсларда укып  француз теле укытучысы дигән документ та ала. 

 

Лесхоз мәктәбендә бер ел завуч була. Бүгенге көндә  район мәгариф бүлегендә методист булып эшли.  Кызлары Айдинә дә Казан педагогия көллиятенең III курсында укый. Бүгеннән үк балалар белән бик яратып  шөгыльләнә, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннар яулый.

 «Галош кию,  көтүгә чыгу укытучы һөнәрен кимсетү була. Ярамый түгел, әмма аның дәрәҗәсен төшерә”, –дип әйтә иде әни. Үзе гел дәрәҗәсен югары йөртте. Безнең гаиләдә укытучыларга карата зур хөрмәт яшәде.  Әмма бүген ихтирам кимү бераз борчуга сала”, –ди Рифат Гобәйдуллин. Алар тормыш иптәше – “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә ханым белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Олы уллары  – династия чылбырынын өченче буынын тәшкил итүче Ранил  Казан шәһәренең инженерлар әзерләү   лицеенда белем бирә.

Шулай ук укытучы булып эшләүче  тормыш иптәше Алия белән әти-әнигә  онык та бүләк иткәннәр. Дүрт кенә ел эшләвенә карамастан Ранил үз һөнәренең остасы дип бәяләнеп, министрлыкның Мактау кәгазьләренә лаек булырга өлгергән.  Кызлары  Рания дә укытучы һөнәрен сайлап,  Казан шәһәренең 149 нчы лицеенда ике ел рус теленнән белем бирә.

Әлегә белеменең икенче тармагы–журналистика юнәлешендә китеп, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең коммерция департаментында координатор булып эшли. Ранис 11нче, Ралинә 4нче сыйныфта укый.  

    Үзләре үрнәгендә  балаларында да укытучылык эшенә мәхәббәт тәрбияләгән Гобәйдуллиннарның әле мөгаллимлек  чылбыры озын булсын иде, дип кенә теләргә кала.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев