Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

Математиклар йолдызлыгы

Сатыш авылында яшәүче Рәхимовлар гомерләрен мәгарифкә багышлаган мөхтәрәм гаиләләрнең берсе.

Районыбызда педагогик эшчәнлекне буыннан-буынга тапшырып, стажлары йөзләрчә елларны тәшкил иткән гаиләләр күп. Сатыш авылында яшәүче Рәхимовлар да гомерләрен мәгарифкә багышлаган мөхтәрәм гаиләләрнең берсе.

Әтнәдән Тамара Гарифулла кызы һәм Сабабаш егете Мөхәммәт Вәли улы 1966 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында читтән торып уку курсларында танышалар. Икесе дә зыялы гаиләләрдән һәм төгәл фәннәргә сәләтләре зур булган яшьләр бер-берсен тиз табалар. Арча педагогия училищесын тәмамлап өлгергән Мөхәммәт абый белеме белән аерылып торган кызны күздән ычкындырмый.

Тамара ханым да укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән, әтисе Гарифулла Гафиуллин да сугышка кадәр Әтнә районының Куәм авылында мәктәп директоры булып эшли, тарих, география фәннәреннән белем бирә. Соңрак аны райкомга эшкә алалар. 1969 елда яшьләр гаилә корып, Мөхәммәт абыйны Лаеш районы Хәерби урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Мәгарифкә багышланачак озын да, җаваплы да гомернең беренче сәхифәләре нәкъ менә биредә башлана.

Мөхәммәт абыйдан бер ел соңрак укырга кергән Тамара ханым алты еллык курсларны биш елда тәмамлап,  1971 елда икесе бергә кулларына Диплом алалар.

"Хәербидә мәктәп ишегалдындагы иске, суык фатирда тордык. Кыш көне аякка итекләр киеп йоклый идек. Салкын үзәккә үтте. Икебез дә җиң сызганып балаларга белем бирү эшенә керештек. Улыбыз Рәдиф туды. Монда өч ел яшәгәч, Мөхәммәт үзенең туган ягына Керәнне сигезьеллык мәктәбенә алып кайтты. Әмма Лаештан безне җибәрәселәре килмәде, хезмәт кенәгәләребезне бирмәделәр. Чөнки балалар математикага тартыла башлап, күзгә күренеп фәнгә кызыксынулары барлыкка килгән иде", –дип сөйли ул елларны Тамара Гарифулла кызы.

Гаилә башлыгы Мөхәммәт абый Керәннедә алты ел директор булып эшли. Биредә кызлары Миләүшә дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәп ябылу сәбәпле, Рәхимовлар Сатыш авылы мәктәбенә күченәләр. Аларның мәгарифтәге эшчәнлекләре 1978 елдан Сатыш урта мәктәбе белән бәйләнгән. Тамара Гарифулла кызы 2002 елга кадәр биредә "фәннәр патшасы" дип аталган математикадан белем бирә. Мөхәммәт Вәли улы физика серләренә төшендерә, берничә ел мәктәп директоры була. Тирән белемле, бөтен көчләрен, энергияләрен биреп эшләүләре белән укучыларның яраткан мөгаллимнәренә әй­ләнәләр. Бүген дә шәкертләре остазлары турында "Бик көчле укытучылар иделәр",–дип искә алалар.

Кызганыч, Мөхәммәт абый 2009 елда 68 яшендә дөнья куя.

"Мөхәммәтнең укыту методикасы бик көчле иде. Фәнен бик яхшы белде.  Якты күңелле кеше иде. Тавышы катырак булса да, күңеле бик йомшак булды аның. Без мәктәптән кайтып, ашарга утыруга, китап-дәфтәр күтәреп балалар дәрес хәзерләшергә өйгә килеп тә җитәләр иде. гомер буе бездән кеше өзелмәде. Берәр приказ язасы булса да киләләр иде. Үзебезнеке икәү генә булса да, өй тутырык бала булды", –дип сөйли Тамара ханым.

Мөхәммәт абый газетабызның да тугры дусты иде, безнең белән тыгыз элемтәдә булып, тирән эчтәлекле язмалары, шигырьләре белән куандырды. Тамара Гарифулла кызы 37 ел гомерен мәгарифкә багышлап, иң беренчеләрдән югары категорияләргә ия булган хөрмәтле мөгаллимә. Укучылары һәр елны район, республика олимпиадаларын­да призлы урыннар алып, укытучыларының тырыш хезмә­тенә зур бәя бирәләр. Лаеклы ялга чыккач та, ике ел медаль алучыларның эшен тикшерү комиссиясендә калуын сорыйлар.

“Мин тиешле җирдә, тиешле урында эшләгәнмен. Бу хезмәт минеке булган. Югары уку йортына кергәндә һәр укучым телдән дә, язмача да имтиханны гел бишкә бирәләр иде. Без гаиләдә сигез бала үстек, бишебез югары белем алды. Барыбыз да төгәл фәннәрдән көчле идек, туганнарым физик, математик, химиклар. Бик тәртипле гаиләдә туып-үстек. Мөхәммәт ягыннан да бик белемлеләр”, – ди Тамара ханым.

Күптән лаеклы ялда булса да, яраткан эшеннән аерылмый әле ул. БДИ, төп дәүләт имтиханнарына әзерләүгә ярдәм сорап бүген башка районнардан да киләләр.

"Белгән әйбер хәтердән җуелмый ул. Кеше исемнәре истән чыга. Әмма математика формулалары берсе дә онытылмый. Әле дә берәр мәсьәлә күрсәм, шуңа ябышам. Элек тә өйдә кичләр дүртебез дүрт җирдә мәсьәлә чишеп уза иде, "–ди 77 яшен тутырган Тамара ханым.

Уллары Рәдиф, кызлары Ми­ләүшә дә әти-әни юлыннан тайпылмыйча, алар эшен дәвам итәләр. Рәдиф Мөхәммәт улының Сатыш урта мәктәбендә физика фәнен укыта башлаганына 30 ел вакыт узган. Миләүшә Хәсәнова озак еллар Юлбат урта мәктәбендә математика, информатикадан белем бирә. Рәдиф Мөхәммәт улы – югары квалификацион категориягә ия укытучы.

“Әнием безнең сыйныф җитәкчесе иде. Икесе дә бик таләпчән булдылар. Яшьтәшләрем кич клубка чыкканда мин өйдә кала идем. Укытучылар баласы булгач, таләпләр югары, безне һәр яктан үрнәк булырга тиеш дигән кагыйдә белән үстерделәр”, –дип сөйли Рәдиф Мөхәммәт улы.

Ул мәктәптә уку белән беррәттән, 8, 9, 10 сыйныфларда Мәскәү шәһәренең физика-математика мәктәбендә белем ала. Россиянең иң көчле вузларыннан саналган уку йортын тәмамлау физика фәнен тагын да тирәнтен үзләштерү мөмкинлеген арттыра. Егетне мәктәпне тәмамлагач, үзләренә укырга чакыралар, әмма Рәдиф Казанны сайлый. Мәктәп чорында ук республика, Бөтенрәсәй олимпиадаларында җиңеп, үз­ләрен тирән белемле укучылар итеп таныткан Рәдиф белән Миләүшәгә уку авырдан бирелми. Миләүшә Мөхәммәт кызы да КХТИның җиңел промышленность факультетын югары стипендиягә тәмамлаганнан соң, кабат физика-математика укы­тучысы белгечлеге ала.

“Минем өчен тормышта да, хезмәттә дә әти-әни үрнәк булдылар. Дәресләргә әзерлек процессын, план төзү үрнәкләрен әнидән үзләштерсәм, методик яктан әти үрнәгенә таяндым”, – ди Рәдиф Мөхәммәт улы.

Рәдиф Рәхимов 20 ел дә­вамында  районның физика укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Миләүшә Хәсәнова информатика берләшмәсен җи­тәкли. Гаилә тормышла­ры да хезмәтләре кебек күр­кәм аларның. Бүген үзләре тәҗ­рибәле остазлар булсалар да, го­мерен мәгарифкә багышлаган әниләре киңәше һаман да кадерле әле. “Тормышта да, хез­мәттә дә беркемгә дә түгел, бары үз көчегезгә таяныгыз. Ка­милләшүне, үз өстегездә  эш­­ләүне бер вакытта да туктат­магыз”. Мәгариф ветераны Та­­мара Рәхимованың әлеге ал­­тын сүзләре үз балаларына гына түгел, һәрберебезгә дә бик кыйммәтле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев