Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

Мөгаллимәләр чылбыры: әнисе, кызы, оныгы

Гомерләрен педагоглык эшенә багышлаган укытучылар династияләрен барлауны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз өч буынны берләштергән мөгаллимәләр — озак еллар Курсабаш мәктәбендә укытып, үзеннән соң якты эз калдырган Дания Закирова, аның кызы Венера Әкбәрова һәм аларның эшен дәвам итүче Гөлия Габдрахманова турында ...

Олы йөрәкле укытучы

 Династияне 1938 елда Кызыл Мишә авылында туып, сугыш чорының бар михнәтен  үзенең  җилкәсендә күтәргән, мөхтәрәм укытучы Дания Якуп кызы башлап җибәрә. Алар сугыш башланганда Свердловск шәһәрендә яшәгәннәр. 1941 елда Питомник дип йөртелгән торак пунктка кайтып төпләнәләр. Әнисе  сыер савучы булып эшли.

«Без – 4-6 яшьлек балалар, тимер юл буенда уйнап йөргәндә кыр чәчәкләреннән букетлар бәйләп, аны таяк башына элеп, эшелон узганда солдатларга суза идек.  Алар безгә бүләк ыргытып китәләр иде. Әни 12 сыер, 12 тана, 2 үгезне карады. Алар поезд линиясенә кереп тапталмасын өчен мин дә таяк тотып тимер  юл кырыена менеп баса идем. Әтиемнең 1942 елда хәбәрсез югалды дигән хәбәре килде», –дип язып калдыра Дания Якуп кызы үзенең истәлекләрендә.

Аның педагоглык эшчәнлеге 1960 елда Миңгәр башлангыч мәктәбендә укытудан башлана. Шушы авыл егете белән гаилә корып, кызлары Венера туа, әмма кызга әти җылысында  назланып үсәргә насыйп булмый. Көчле рухлы, батыр йөрәкле Дания ханым тормышның бөтен авырлыгын үзенең ялгыз җилкәсе белән күтәрә. 1962 елда читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Белемгә омтылышы көчле  кызны группада гел егетләр генә булуы да куркытмый. Югары Утар башлангыч мәктәбендә укытканда юрист дипломы алган яшь  белгечне  юллама белән 

Апас районына судья итеп җибәрәләр. 1972 елдан  Курсабаш сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Биредә ул мәктәп өчен җанын-тәнен биреп эшли, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге белән  тиз арада колективның хөрмәтен казана. Әмма 1978 елдан авыруы сәбәпле, тарих укытучысы булып күчәргә мәҗбүр була. Үз фәненең остасына әйләнеп, дәресләрен һәр баланы җәлеп итәрлек итеп үткәрүе күп укучыларының әлеге һөнәрне сайлавына этәргеч булгандыр. Үтә  зирәк, искиткеч гыйлемле, олы йөрәкле укытучыны шәкертләре, авыл халкы бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. Тарихчы буларак, мәктәптә музей оештыруга күп көч куя, зур эзләнү эшләре алып бара.

Укыту, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына лаек була. Идеология өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге дә югары  бәяләнә. 1996 елда  лаеклы ялга чыккач та, гомер буе белемгә, камиллеккә омтылган Дания Якуп кызы  кыйбласыннан тайпылмый: башкаларга изгелек  кылу юлын дәвам итә.  Арчада дини  гыйлем  алып, авылда мөхтәрәм кеше – абыстай вазифасын үти. Авыл халкына дини дәресләр бирә, гомеренең ахырына кадәр иман нуры таратып яши.  Авыл халкы әле дә  гыйлемле, киң күңелле мөгаллимәне хөрмәтләп искә ала. Үзеннән якты истәлекләр генә калдырган Ак әби  2021елда бакыйлыкка күчә.

«Әнием ир-атларның да көче җитмәстәй эшләрне башкарды, тормышны берүзе җигелеп тартты. Хатын-кыз булса да, йорт салып чыкты. Авылда аңа гел киңәш-табышка киләләр иде. Мәктәптә профсоюз комитеты җитәкчесе буларак та күп көч куйды. Һәр кеше хәсрәтен, ил кайгысын үзенеке итеп кабул итте. Ил башлыкларына да догада торды. Бик нечкә күңелле кеше иде», – дип искә ала әнисе турында  кызы Венера Әкбәрова.  

 «Әнием бар яктан маяк булды»     

Укытучылар мохитендә  үскән кыз 1983 елда Арча педучилищесын тәмамлап, үзе белем алган Курсабаш мәктәбендә  озынайтылган көн группасы укытучысы булып эшли башлый. Шул ук вакытта  Казан педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын  тәмамлый. Инде Курсабаш мәктәбендә белем һәм тәрбия бирә башлаганына 40 ел тулган. Шуның 32 елын рус теле һәм әдәбиятыннан  укыта.

  «Нинди яңалык бар – барысын  да балаларга бирергә тырыштым. Интернет барлыкка килгәч тә,  бу серле дөньяга башым белән кереп чумам да, төнге 2ләргә кадәр утыра идем. БДИ системасы керәчәк дигән хәбәр чыгуга, балаларга рус мәктәпләре өчен чыккан тест-диктантларны яздырып, күнекмәләр бирә башладым», – дип сөйли ул. 

 Укучылары да мөгаллимнәренең тырыш хезмәтен югары баллар белән, яхшы нәтиҗәләр белән дәлиллиләр. 

2019 елда  белем йорты Курсабаш  сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты итеп үзгәртелгәч, укытучы-дефекто­лог буларак  кабат квалификация үтәргә туры килә. Үзенчәлекле балалар белән теләсә кем эшли алмый. Анда укучыларын нәкъ менә Венера Фәиз кызы кебек ихлас яраткан укытучылар кирәк. Беренче вакыттагы кыенлыкларны Венера ханым үзе дә яшерми.

«Баштарак без–укытучылар,  бик тырышып, көткән нәтиҗәгә ирешмәүне авыр кабул итә идек. Әмма акрынлап ияләнергә туры килде. Балаларның  тырыш булуы, үз көчләре белән нәрсәгә дә булса ирешергә омтылулары сөендерә. Кайберләре бик матур җырлыйлар, шигырьләр сөйләргә яратучылары бар. Конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.  Һәрберсе белән аерым шөгыльләнәбез», – дип сөйли Венера Фәиз кызы.

 

Ул гомер буе үз  принципларына тугры кала. Балаларны һәм эшне ярату, вакыт узсынга түгел, эшенең нәтиҗәсе булсын дип тырышу – менә аның тормыш девизлары. Венера ханымга хезмәтендә иҗадилыгы да зур ярдәм итә: ул илһамланып шигырьләр яза, күңеле кушканда баянын алып моң дәрьясына чума.

«Гомер буе әниемнең алтын   киңәшләренә таянып  яшәдем. «Баланы бервакытта да сыйныф каршында, ата-ана алдында яманлама! Кирәкле сүзне  дәрестән соң алып калып  әйт! Каты бәрелмә!» Болар барысы да минем күңелгә уеп язылган», – ди 40ел гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган тәҗрибәле мөгаллимә.    

     

Династия дәвам итә

 Булачак тормыш иптәше-авылдашы  Фиргать абый белән  мәктәптә бер парта артында утыралар алар.  Балачак мәхәббәте зур сөюгә әйләнә, кавышып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә әти-әни үрнәгендә матур гаиләләр төзеп, алты онык белән сөендерәләр. Игезәкләр Динар белән Динара, икесе дә туган авылларында төпләнгәннәр.

Динара модельер-дизайнер, дефектолог белгечлеге алса да, әлегә башка юнәлештә хезмәт куя.

Бүгенге көндә әби-әнисенең эшен төпчек кызлары Гөлия дәвам итә: ул Сабаның  «Шоколад» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли.

Арча педучилищесын Кызыл дипломга тәмамлап, укуын  Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында дәвам итә. Инде 2012 елдан нәниләр белән кулга-кул тотышып эшләп, яраткан апаларына әйләнгән. Тормыш иптәше Салават белән  Сатыш авылында  бер кыз, бер малай үстерәләр. Династия дәвамчысы Гөлия Фиргать кызының  да  яңа үрләр яулыйсы көннәре алда әле.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев