Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

Мөгаллимлек чылбыры нык булсын!

2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан газетабызда «Буыннан-буынга күчкән мөгаллимлек» дигән яңа сәхифә урын алачак.

Исеменнән күренгәнчә, ул укытучы хезмәтенең тамырлары тирәнгә китеп, әлеге һөнәргә гомер буе тугры калган мөгаллимнәр  династияләренә багышлана. Чөнки районыбызда буыннар чылбыры буенча әлеге һөнәр эстафета итеп тапшырып барылган күркәм гаиләләр күп. Бүгенге сәхифәбезнең беренче кунаклары – гомерләрен укытучылыкка багышлаган, үзләре үрнәгендә балаларында, оныкларында мөгаллимлек хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләгән Олы Кибәче авылында яшәүче Рузалия һәм Рафил Сафиннар.

    “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”. Хал­кы­бызның күренекле шәхесе Ризаэтдин Фәхретдин әйткән сүзләрдә әлеге хезмәтнең асылы бар тулысы белән чагыла кебек.

   Язмам геройлары Рафил Әхмәт улы һәм Рузалия Зыятдин кызы да 40 ел әлеге бөек тә, изге дә булган хезмәт эчендә кайнап, бүгенге көндә Олы Кибәче авылының мөхтәрәм кешеләре булып гомер кичерәләр. Бер тормыш сукмагыннан атлый башлаганнарына да 52 ел тулган.

«Без кечкенәдән укытучыларга зур хөрмәт, ихти­рам белән тәрбияләндек. Балаларга да шуны сеңдерергә ты­рыш­тык. Үзебезгә исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык укытучылар белем бирде, бүген дә рухларын хөрмәтләп искә алабыз, догабыздан калдырмыйбыз», – дип башлады сүзне Рафил абый. – Олы Кибәчедәге башлангыч сыйныфта да, Төбәк сигезьеллык мәктәбендә дә, Икшермәдә дә искиткеч белемле, зыялы укытучылардан белем алу насыйп булды. Элек яхшы укучыларны ачык машина арбасы өстендә Казанга экскурсиягә алып бару бар иде. Төбәк мәктәбе директоры Хөҗҗәт Нуриевич җанын-тәнен биреп эшләүче кеше булды. Казанга бар­гач, самолет эчләренә кадәр алып кереп күрсәтүе истә калган. Укыттылар да, хезмәт тәрбиясе дә бирделәр», – дип сөйли Рафил абый.

Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенә укырга керергә теләге булса да, ишле гаиләдә үскән төпчек малайга әтисеннән рөхсәт булмый. Ике ел солдат хезмәтен үти. Армия хезмәтендә чыныгып кайткан, әле өстеннән солдат киеме, күн итек тә төшмәгән егетне 1970 елда Олы Саурыш сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә алалар. Озакламый аңа татар теле, әдәбият дә­ресләре дә өстәлә. Коллективта тиз арада үз кешегә, укучыларның хөр­мәтле мөгаллименә әйләнә.

«Кем авырый, кем декретка китә – барысының да фәнен ышанып тапшыра башладылар. Физика белән математикадан тыш, бөтен фәнне дә укыттым», –дип сөйли Рафил абый.

Минзәлә совхоз техникумында агроном белгечлеге алганнан соң ботаника аның ныклы фәненә әйләнә. 1971 елда балачак хисләре олы мәхәббәткә әверелгән, армия хезмәтеннән көтеп алган Рузалия Зыятдин кызы белән гаилә коралар. Олы Кибәче башлангыч мәктәбендә белем бирүче Рузалия апа да ире янына Олы Саурыш мәктәбенә күчә.

«Олы Кибәчедә башлангыч сыйныфлар укытучысы авырый башлагач, мине аның урынына чакырдылар. Иң элек кыенсынып кына урын өстендә ятучы бу укытучы янына бардым. Ул минем ризалык сорап килүемә бик сөенеп, хәер-фатихасын бирде. Шушы хәер-фатиха мине гомерем буе озата барып, бик хөрмәтле хезмәт юлы үтәргә насыйп булды», – дип искә ала Рузалия ханым.

Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Рузалия Зыятдин кызы 40 ел укучыларда ана телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

«Халык мәгарифе отличнигы» значогы иясе була. Олы Саурышта да яшь гаилә тиз арада үз кешеләргә әйләнә. «Авыл халкы да безне бик якын итте. Кибеткә керсәк, эштән кайтасыз дип, безне чиратта тотмыйлар иде. Мал суйсалар, укытучылар дип хөрмәтләп, ит ашау мәҗлесенә чакыралар иде. Бу чорларны бик сагынып искә алабыз. Ул чорда укытучыларга хөрмәт бик зур булды», –диләр Сафиннар.

Гаилә бәхетен түгәрәкләп 1973 елда кызлары Ләйсән, 1977 елда уллары Ильвир дөньяга килә. Укы­тучыларга белем бирү белән бергә, ул чорда агит-масса, пропаганда эшләре дә өелеп тора. Иске мәктәпне кыш буе җылыту өчен 360 кубометр агач кисеп, урманнан утын ташу да укытучылар җилкәсендә була. Шунсыз чираттагы ялга китүне уйлыйсы да юк. Кыскасы, карусыз эшләргә туры килә.

«1985 елда Олы Мишәдә урта мәктәп ачылгач, утын әзерләү мә­шә­катьләре бетте, әмма яңа мәктәпне торгызу өчен дә аз хезмәт түгелмәде. Ул вакытта Олы Кибәчедә йорт салып, Олы Мишәгә 9 чакрым йөреп эшли идем. Хезмәтеңне яраткач, авыр­лыгы сизелмәгән инде», – ди Рафил абый.

1992 елда Олы Кибә­чедә урта мәктәп ачылгач, Рафил абыйны туган авылына укытырга чакыралар. Ияләнелгән коллективтан аерыласы килмәсә дә, туган төбәк барыбер үзенекен итә. Рузалия апа 2005, Рафил абый 2009 елга кадәр Олы Кибәче мәктәбендә укытып, лаеклы ялга китәләр. Балалары да әти-әни юлыннан атлап, Ләйсән белән Ильвир икесе дә укытучы һөнәрен сайлыйлар. Ләйсәннәре – югары квалификацион категорияле укытучы, бүгенге көндә Олы Кибәче урта мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Мәк­тәптә 26 ел дәвамында «Туган якны өйрәнү» музеен җитәкли. 2020 елда аның «иң яхшы музей» статусы алуы һәм «Районның иң яхшы тарих укытучысы» исеменә лаек булуы Ләйсән Кәримованың тарих фәненә никадәр бирелгәнлеге турында сөйли. Республика кү­лә­мендә уздырылган конкурс-бәйгеләрдә укучылары алдынгы урыннар яулап куандыралар.

«Укы­тучының иң зур куанычы – кәгазь. Укучыларымның ирешкән уңышлары тагын да рухландыра. Мин укытучы буласымны кеч­кенәдән белеп үстем. Сыйныф җитәкчемнең дәфтәр-китап белән тулы зур сумкасына кызыгу, иҗадилык, әти-әнием үрнәге – барысы да ми­ңа укытучы сукмагыннан ки­тәргә этәргеч биргәндер. Бе­ренче сыйныфка кергәч, укытучыбыз Суфия апаны агитатор эше буенча чакырып алдылар. Ул мине үзе урынына укытучы итеп калдырды. Әти-әни укытучы булгач, җаваплылык тагын да зуррак», – дип сөйли Ләйсән Рафил кызы.

    Ләйсән белән тормыш иптәше Рафил өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гөлинәләре Түбән Камада эпидемиология табибы булып эшли, игезәк кызлар – Ру­зинә шәфкать туташы, Руфинә укытучылык династиясен дәвам итә: КФУның математика һәм информатика институтында укый. Шул ук вакытта Казан шәһәренең 70нче гимназиясендә математикадан белем бирә. Уллары Ильвир берничә ел укытучы булып эшләп, бүген үз эшчәнлеген булдырган. Тормыш иптәше Миләүшә белән өч кыз үстерәләр. Аларның кызлары Адилә дә КФУда математика һәм информатика укытучысы белгечлеге ала.

Иң кыйммәтлесе – Рафил абый белән Рузалия апа балаларында максатка ирешүдә гаҗәеп ныклык, эшчәнлек, намуслылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли алганнар һәм бу сыйфатлар бүген аларга хезмәттә югары уңышларга ирешергә, авылдашлары, хезмәт­тәш­ләренең хөрмәтенә лаек булырга ярдәм итә. Лаеклы ялга чыкканнан соң, икесе дә дөньяви белемнәренә өстәп, дини гыйлем дә үзләштергәннәр. Рафил абый бүгенге көндә мәчеттән биш тапкыр азан әйтеп, авыл халкын намазга өнди.

«Икебез дә 74нче яшь белән барабыз. Олыгайган көндә балалар, оныклар куанычыннан да олы бәхет юк. Алты кыз оныгыбыз бар. «Дәү әти», «дәү әни» дип хәлебезне белеп, безнең өчен өзелеп торалар. Шә­кертләребезнең хөрмәтендә яши­без. Яшьлектә куйган тырыш­лыкларның әҗередер бу», –диләр Рузалия һәм Рафил Сафиннар. Фи­­дакарь хезмәтләренең әжер-са­вабын әле озак еллар татырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев