1 февраль 2016 яңалыклары
-
Рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләр яки табигатьне башкача пычрату фактлары турында хәбәр итүчегә 1,5 мең сум акча
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 2015 елда рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләр яки табигатьне башкача пычрату фактлары турында хәбәр итүчегә 1 мең сум түли башлаган иде. 2016 ел башыннан әлеге сумма артты һәм 1,5 мең сум итеп билгеләнде. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде: хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су...
-
Сабалыларны февральдә өстәмә ял көтә
Сабалылар февральдә бер көнгә артыграк ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февраль ял булып санала.
-
Грипп белән авыручы пассажирларны төшереп калдырачаклар
Грипп белән авыручыларны аларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен якындагы станцияләрдә калдырачаклар. Бу поездда баручыларга кагыла. Барлык станциядәге медпунктлар да кирәкле дарулар, препаратлар белән тәэмин ителгән. Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, пассажир поездан төшкәч, вокзал кассасында билетына мөһер суктырырга тиеш. Терелгәч, ул мөһерле билеты нигезендә әлеге маршрут буенча...
-
1931 ел 1 февраль - Борис Ельцинның туган көне
-
2 февраль - АКШта милли азатлык көне
-
1942 ел 1 февраль - Совет һәм Россия эстрада җырчысы Лев Лещенконың туган көне
-
Бүгеннән районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды
Районның ау биләмәләрендә 1 гыйнвардан җәнлекләрне исәпкә алу башланды. "Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" 29 февральгә кадәр дәвам итә. Әлеге мөһим чараны хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең район бүлеге начальнигы Марсил Галимуллин җитәкчелегендә 8 егерь үткәрә. Районның ау биләмәләре 54 маршрутка бүленгән һәм гомуми озынлыгы 456 километрга җитә. Шуның 92 километры...
-
Айгөл канатланып кайткан
Россия студентлары көне уңаеннан «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр оешмалары активы белән очрашуында Саба районы балалар думасы спикеры, Явлаштау урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Айгөл Габделхакова катнашты.
-
"Шәмәрдән- Теләче" юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Бүген, 1 февраль көнне, 11:08 сәгаттә "Шәмәрдән- Теләче" юлында юл-транспорт һәләкате була. Нәтиҗәдә машинага ут каба. Зыян күрүчеләр юк.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы олы юлга чыкмаска киңәш итә
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә 1 февральдә олы юлга чыкмаска киңәш итә.
-
Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына зур бурыч йөкләнә
Хәзерге заманда, гаиләдәге мохит чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим роль уйный. Нинди мохиттә тәрбияләнүенә карап, бала тирә-юньгә яраклаша, аның үз-үзенә ышанычы арта, үзен кирәкле кеше итеп хис итә. Ә Бердәм дәүләт имтиханнары бала өчен бигрәк тә стрессларга китерә торган чор. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына зур бурыч йөкләнә....
-
Саба муниципаль районы сайты районның социаль яклау эше буенча сораштырулар үткәрә
Сораштыру : http://saby.tatarstan.ru/rus/opros-2.htm
-
Мәчеткә сукмак өзелми
Безнең динебез - Аллаһы Тәгаләдән килгән хак дин - Ислам дине - Раббыбызның барлыгына, берлегенә ышану, аңа буйсыну дигән сүз.
-
2018нче елда Дөнья футбол беренчелегенә тотылачак акчаны киметәләр
Татарстан хөкүмәте 2018нче елда Дөнья футбол беренчелегенә тотылачак акчаны киметү турында карар кабул итте. Элек планлаштырылган 5,98 млрд сум урынына Казан 4,8 млрд сум тотачак. Чемпионатның кайбер уеннарын Казанда уздыру өчен тотылачак акчаларның бер өлеше федераль бюджеттан, калганы Татарстан бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан каралган иде. Татарстан бюджетыннан биреләсе акча...
-
Шигъри иде җаны Илфатның [+фото]
Шушы көннәрдә Тимершык мәдәният йортында вакытсыз арабыздан киткән авылдашыбыз, "Нәүрүз" ансамбле җырчысы, шагыйрь Илфат Газизҗановны искә алу кичәсе үтте.