1 март 2015 яңалыклары
-
Дөрес туклану мәсьәләләре буенча Казанда “кайнар линия" хезмәте эшләп алачак
Ул Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан оештырыла Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 16 мартта "кайнар линия" хезмәтен тәкъдим итә. Аерым алганда, ул көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә (12.00-12.45 төшке аш вакыты) 273-34-85 телефоны аша...
-
Рөстәм Миңнеханов гомер бәйрәмен каршылый
Татарстан Республикасы президентына 58 яшь тулды.
-
Җылы һава шартлары язгы чәчүне тизләтергә мөмкин
Татарстанда урнашкан гайре табигый җылы һава шартлары язгы чәчү эшен тизләтергә мөмкин. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
-
Түбән Кама шәһәрендә коточкыч юл һәлакәте
28 февраль көнне, кичке сәгать биштә, "Ваз-2113" автомобиле тукталышка килеп керә һәм 5 кешене бәрдерә. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Шаһитләрнең сүзләренә караганда өч кешенең хәле авыр, ике кеше урта хәлле тән җәрәхәтләре ала. Шулай ук алар машина йөртүченең аек хәлдә булуы турында раслыйлар.
-
Шәмәрдән - Казан трассасында юл-транспорт һәлакәте
28 февраль көнне сәгать 05:12 минутта Шәмәрдән - Казан трассасының 95нче километрында юл-транспорт һәлакәте була - машина юл читенә төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
Саба районы Чәбия Чүрчи авылындагы йортта янгын чыккан
Кичә, 28 февраль көнне, сәгать 22:30 минутта Чәбия Чүрчи авылының Әбрар Кәримуллин урамындагы йортта янгын чыга. Янгын 72 квадрат метрга тарала. Ут чыгуның төп сәбәбе: тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Хөрмәтле Сабалылар! Ут һәм электр приборлары белән эш иткэндә сак булыгыз, узегезне һәм йортыгызны уттан саклагыз.