1 апрель 2018 яңалыклары
-
Каһвәле туган көн
Казанда тәүге тапкыр кәһвәле йөгерү буенча ярыш узды. Хезмәттәшләребез, “Казанские ведомости” редакциясе коллективы 27 яшьлек туган көнен әнә шулай күңелле дә, кызыклы да итеп үткәрде.
-
Балтач — беренче, Теләче — бишенче
Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш ярышлары тәмамланды. Бәйге вакытында иң шаккаттырганы Чистай командасы булды. «Чистайлылар» команда беренчелегендә дә югары күтәрелде, шәхси беренчелектә дә призлы урыннар яулады.
-
Россиядә пенсияләр артты
Моның өчен федераль бюджеттан 9,7 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.
-
Рифат Зарипов май аенда Америка, Англия, Бразилиядә чыгыш ясамакчы
Җырчы Рифат Зарипов иҗади сәфәрләрен Россия чикләреннән узып дәвам итмәкче. Бүген Инстаграм битенә гастрольләр графигын элеп куйган ул. Берлин, Лондон, Сидней кебек җирләргә аяк басмакчы Рифат.
-
Татарстанда ике кеше автозаправка станциясенә һөҗүм иткән
Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар.
-
Сарымсаклы “рафаэлло”лар
Рецепт.
-
Татарстанда җитештерелгән кер порошогы тапларны иң яхшы чистарта торган дип табылган
Порошокларның күбесе тапларны чистарту өчен түгел, ә кергә “хуш ис бирү” өчен генә билгеләнгән, дип саный экспертлар.
-
Үгез астында калып ир-ат үлгән
Кукмара районына караган авылда яшәгән 43 яшьлек ир-ат үгез астында калган. Аны Саба үзәк хастаханәсенә китерәләр
-
«Татар Дозор – 2018» квест-уенын оештыручылар кызыклы биремнәр әзерли
«Татар Дозор – 2018» квест-уенын әзерләү кысаларында оештыручылар Иске татар бистәсе бетү һәм Яңа татар бистәсе башлану чигендә урнашкан Тинчурин паркына кечкенә генә сәяхәт уздырдылар.
-
“Старый амбар” трактирындагы янгынның якынча сәбәпләре билгеле булды
Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре һәм башка экспертлар эшли.
-
Себер татарлары “Себер сандугачы” бәйгесе уздырды
Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты.
-
Мәңгелек йорт үзгәрешләр көтә
Татарстанда зиратларны тәртипкә китермәкчеләр. Моның өчен муниципаль берәмлекләр советы карамагында махсус төркем оешты. Түрәләр мәңгелек йортка нинди үзгәрешләр кертергә җыена? “ВТ” хәбәрчесе, утырышта булып, әнә шул сорауга җавап эзләде. Республикада урнашкан зиратларның бер өлеше генә тиешле документларга ия икән.
-
Казан үзәгендә төзелеш мәйданында кран ауган
Һәлакәт нәтиҗәсендә кешеләргә һәм бинага зыян килмәгән.
-
Казанда “Мега”дан кешеләрне эвакуацияләргә мәҗбүр иткән затны тоткарлаганнар
Бу кеше “Мега” сәүдә үзәге янында берничә шикле машина туктавын, алар янында шикле затлар йөрүен хәбәр иткән.
-
"Иң тәмле белен рецепты"
Рецепт.