1 апрель 2020 яңалыклары
-
Үзе дә йөргән!
Кибеттә олы яшьтәге апаларның үзара гәпләшүенә колак салам. Сүзләре гаилә тормышын җимереп, ирләрне аздырган хатыннар хакында иде. Кыскасы, берсенең башлы-күзле булган улы чит хатын белән чуала башлый. Ана кеше гаиләне саклап калу өчен күп тырыша. Тырышлыгы бушка китми.
-
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды
Гражданнар теркәлү турында кызыксындырган сорауларын бирә һәм СМС-сервис хакында өстәмә мәгълүмат белән таныша ала.
-
Илсөя Бәдретдиновадан "Медовый" торт рецепты
Карантин дигәннәре беребезне дә эшсез калдырмады: кемдер яңа шөгыльләр тапты, туры эфирга чыгып кызыклы темаларга сөйләште, ә күпләребез шактый вакытны аш бүлмәсендә уздырабыз. Илсөя Бәдретдинова да инстаграм битенә "Медовый"торт рецепты белән бүлеште. Үзе "Нык тәмле һәм йомшак", - ди.
-
Изге чара берләштерде
Шушы көннәрдә Олыяз мәчетендә Килдебәк авылында яшәүче мөгаллимә, хаҗия Зәлия абыстай Галиәхмәтова белән очрашу булды. Ул моннан 10 ел элек, минем клубта эшләгән вакытта, дин сабаклары укыта башлады. Абыстайны атна саен тормыш иптәше Миннәхмәт машинасы белән йөртте.
-
Шагыйрь, прозаик, публицист Равил Вәлиев вафат булды
Равил Вәли — СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.
-
Сак бул: “Тоннель” барысын да күрә
Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаны урап узучы юлда 17.30-19.00 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операцисе барышында, 120гә якын автомобиль туктатылып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 16 йөртүчегә беркетмә төзелде.
-
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропуск көненә ике тапкыр гына бирелә
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин онлайн рөхсәтне рәсмиләштерү юлын аңлатты.
-
Россия гаскәрләренә Татарстаннан өч меңнән артык кеше җибәреләчәк
Республикада хәрби хезмәткә 16 мең кеше чакырылачак.
-
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан эшләр башкару, хәрәкәтләнү һәм йөк ташу тәртибенә карата Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатмалары
Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә:
-
Конституция турында Большаков: Хокукый суверенитет санкцияләр аркасында кирәк
Илнең Төп документында милли Россия хокукының халыкара өстенлеген ныгытачаклар.
-
Барысына да “плюс” билгесе куелды
Техник карауны ел саен уздыру – мәҗбүри чара.
-
Дәүләт Думасы автомобильләргә техник карау узу кагыйдәләрен гадиләштерде
Дүрт елдан азрак булган автомобильләр техник караудан тулысынча азат ителгән.
-
Камал театрыннан видеоөндәмә: Театрны сагынсак та, иң яхшысы - өйдә калу
Артистлар ютуб-каналыннан спектакльләр карарга, инстаграм тормышында кайнарга чакыра. “Интернетны ачыгыз да, шундук сезнең каршыгызга килербез без”, диләр.
-
Россиядә тәүлек эчендә коронавируслы җиде пациент үлгән
Бүгенге көнгә Россиядә коронавирус авыруыннан барлыгы 24 үлем очрагы теркәлгән.
-
Татарстанда сөт җитештерү арта
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.