1 июнь 2022 яңалыклары
-
Быел Татарстанда күп балалы гаиләләргә 42 фатир биреләчәк
Быел дәүләт Татарстандагы күп балалы 25 гаиләне фатир белән тәэмин итәчәк. Алар барлыгы 42 фатир алачак, дип хәбәр итә республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте.
-
Сабабызның үзәк мәйданында балалар Сабан туе узды
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.
-
11 июнь көнне "Сабантуй-2022" бәйрәмендә сәүдә
Хөрмәтле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар! «Сабантуй – 2022» район бәйрәмендә күчмә сәүдә, җәмәгать туклануы һәм аттракционнар урнаштыруга рөхсәт бирү тәртибе турында хәбәр итәбез:
-
Новый налоговый режим АУСН - стоит попробовать!
С 1 июля 2022 года в Республике Татарстан стартует эксперимент по введению нового специализированного налогового режима - Автоматизированная упрощенная система налогообложения (АУСН), при котором отчетность почти полностью отменяется, а налоги рассчитываются автоматически.
-
Байлар Сабасында яшәүче Оркыя Муталипова 100 яшен каршы ала
Бүген, 1 июнь көнне райондашыбыз Оркыя Муталипова 100 яшен каршы ала.
-
Онколог: тәмәке тарту яман шешнең 18 төрен китереп чыгарырга мөмкин
Тәмәке тарту төрле яман шеш авыруларының көчәюенә китерә. «Яман шеш авыруларының 18 төре тәмәке тарту белән бәйле», - дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика онкология диспансерының икенче торакаль бүлеге мөдире Том Шәрәпов.
-
Апрель-май айлары вакыйгалары
Шәмәрдәндә яшәүче үзенә файда алу ниятеннән чыгып, авылдашының фатирыннан кер юу машинасы урлый. Килдебәк авылы кешесе исерек хәлдә Байлар Сабасындагы йортларның берсе каршына куелган автомашинаны кабызып алып китә. Соңрак полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
-
ТАШЛАМАЛЫ ЯЗЫЛУ
Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
-
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кави Байкиев исемендәге кадет интернат- мәктәбе укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр, "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм үткәрелде
28 майда Кави Байкиев исемендәге кадет интернат- мәктәбе укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр, "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр өчен чын мәгънәсендә балачак бәйрәме узды.
-
Арташ урманы аланында укучыларның хәрби кыр җыены булды
Кичә Язлы Арташ авылы янындагы урман аланында укучыларның традицион хәрби-кыр җыены төгәлләнде. Өч көн дәвам иткән чарада мәктәпләрдә X сыйныфны һәм аграр көллиятнең I курсын тәмамлаган 108 егет катнашты.
-
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды
Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче исеменә лаек дип табылган.
-
Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар
31 май көнне Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар. Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы һәм андагы эш тәртибе белән таныштылар, кулъязма китапларны саклау бүлегендә, "Борынгы Коръән китаплары" күргәзмәсендә булдылар.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Хөрмәтле кечкенә сабалылар, үсеп килүче яшь буын! Сезне җәйнең беренче бәйрәме белән котлыйбыз. Балаларны яклау көненең максаты – бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген әти-әниләрегезнең, өлкәннәрнең исенә төшерү.