1 июль 2015 яңалыклары
-
18 июль Чәбки-Саба авылында "Авыл көне"
18 июль көнне 17:00 сәгатьтә Саба районы Чәбки-Саба авылында "Авыл көне" үткәрелә.
-
Квази Модо дөньяның иң ямьсез эте булып танылды [+фото]
Калифорниядә урнашкан Петалума шәһәрендә ел саен үткәрелә торган иң ямьсез этләр фестивалендә Квази Модо кушаматлы голандия овчаркасы һәм питбуль метисы эте беренче урынны алды. Фестивальдә барлыгы 20 дән артык эт катнашты. фотолар: Лента.ру
-
Замана афәте: Алабуга районында һәлакәт [+фото]
Бүген, 1 июльдә, Алабугадан 5 чакрым ераклыктагы юлда өч автомобиль бәрелешкән. Берсенең пассажиры урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 6да булган. Вафат булган хатын-кызның куркынычсызлык каешын эләктермәве ачыкланган. Һәлакәт вакытында зыян күргән 5 кеше хастаханәгә озатылган. Берсенең хәле авыр, дип бәяләнелә. Җәрәхәт алучылар арасында 5 яшьлек бала да...
-
Больничный түләүдә үзгәрешләр карала
Тиздән больничныйга чыккач эш хакының 100 процентын алу өчен хәзерге кебек 8 ел түгел, ә бәлки 15 ел эш стажы кирәк булачак. 8-15 ел стажлылар 80, аннан кимрәк эшләүчеләр 60 проценттан артык булмаган акчага өмет итә алачак. Хезмәт министрлыгының мондый проекты җәмәгать тыңлаулары уза. Хезмәт министрлыгында моны хезмәт базарын савыктыру...
-
Июль аенда магнитлы көннәр һәм сәгатьләр
Июль аенда безне 7 магнитлы көннәр көтә. 2 июль (11-13 сәг.), 6 июль (13-15), 9 июль (6-8), 14 июль (10-12), 17 июль (11-13), 22 июль (21-23), 29 июль (9-11). Бу көннәрдә атмосфера басымы үзгәрү, геомагнит дулкынланулар, гравитацион факторлар көтелә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булыгыз. Әлмәт таңнары
-
Бүгеннән Россиядә яңа закон гамәлгә керә
1 июльдән исерек килеш машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда былтыр исерек хәлдә руль артына утыручылар аркасында 455 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 73 кеше үлгән, ә 686 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Быел исә, беренче ике айда гына да республикада исерек машина йөртүчеләр 27 юл-транспорт һәлакәте...
-
“Автоледи-2015” бәйгесеннән [фоторепортаж]
"Автоледи-2015"не ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин беренче урынга лаек булган Зөбәйдә Шакированы планшет белән бүләкләде.
-
“Алтын” кабат ишекләрен ачты
Ике ай эшләми торганнан соң, бүген "Алтын" сәүдә үзәге кабат ишекләрен ачты. Куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгән дип базарны суд приставлары ябарга кирәк дигән карар чыгарганнар иде. Җитешсезлекләр төзәтелеп, сәүдә үзәгенә эшләргә рөхсәт иттеләр. Барлык хезмәткәрләр дә урыннарына кайтты, базар элеккеге режимда эшли башлады. Шәһри Казан
-
Баткан кыяфәт чыгарсаң штраф салалар
Полиция хезмәткәрләре «коену тыела» дигән таблица урнаштырылган сулыкларда коенучыларны штрафка тарта башлады. Штрафларның күләме 1000-1500 сум. Пляжда үзеңне тиешенчә тоту буенча да штрафлар бар. Әйтик, пляжда спиртлы эчемлекләр эчү, ярамаган урыннардан суга сикерү, көймәләрдә йөзеп бару, яр буенда чүп-чар калдыру, суга баткан кыяфәт чыгару, үзең белән эт яки төрле хайваннар...
-
Корылык: басуларда иген көя
Татарстанның ашлык үскән районнарында быел да корылык. РБК хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тагын 10 көн коры торса, зыянның 30 млрд сумнан ким булмаячагын белдергән. Безнең гәҗит
-
Татарстандагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5%ында санитар нормалар үтәлми
Республикадагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5%ында (!) санитар нормалар үтәлми, дип нәтиҗә ясаганнар. Белгечләр 386 оешманы тикшергән: 1096937,5 сумлык штраф билгеләү турында 313 карар чыгарылган. Тагын 72 административ эш кузгатылырга тора. Белгечләр тарафыннан, күпчелек очракта, уртак файдалану урыннарындагы тиешле режимның үтәлмәве, азык-төлек саклау шартларының бозылуы, аш бүлмәсе кирәк-ярагын эшкәртү кагыйдәләре үтәлмәве...
-
23 яшьлек ир-ат кансызлыгы аркасында баласын югалта
20нче май көнне Казандагы бер больницага башы нык имгәнгән 2015нче елда туган кыз бала китерелә. Ике көн узуга, сабый вафат була. Оператив тикшерү барышында 23 яшьлек ир-ат - кыз баланың әтисе тоткарлана. Тикшерү фаразлары буенча, шактый исерек хәлдәге ир хатыны белән низагка керә. Бу вакытта алар күршеләрендә булалар. Бәхәсләшә торгач,...
-
Мәктәпләрдә акча җыярга ярый
Дәүләт Советы депутатлары мәктәптәге чаралар өчен акча җыюны тыю турындагы мәсьәлә буенча бәхәсләште. Мәгариф министрлыгы ата-аналардан акча һ.б. кыйммәтле әйберләр алуны тыйган иде.