1 декабрь 2021 яңалыклары
-
"САЛАВАТIК"лар "Күңелле әлифба" проектының икенче сезонын башлап җибәрде
Яңа сезонда төп геройлар хәрефләрдән иҗек һәм сүзләр төзиячәк.
-
2 декабрьгә һава торышы
2 декабрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көндез урыны белән кар, җепшек кар, шулай ук буран булырга мөмкин. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез 0..-4˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Мәрхәмәт ункөнлеге
Бүген, 1 декабрьдән районда Инвалидлар ункөнлеге башлана. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан көтеп алынган, рәхим-шәфкать тулы ун көн ул. Аның төп максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәлеп итү. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан социаль бүлеге учреждениеләрендә үткәреләчәк чаралар планы расланды.
-
Фотоларында – күңел яктылыгы
Районыбызда өй шартларында үз эшләрен ачып, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында фотограф Әдилә Хәлилова да бар. Әдилә төп һөнәре буенча педагог-психолог, балалар бакчасында эшли. Төп хезмәтеннән бушаган арада фотография сәнгате белән мавыга. Чакырулар буенча төрле чараларда катнаша һәм бу яраткан шөгыле гаиләсенә өстәмә керем кертергә дә мөмкинлек бирә. Әдилә белән үзмәшгульлек, фотография сәнгате һәм яхшы кадрларның ничек барлыкка килүе турында сөйләштек.
-
Бәхет сере
Юлдан берәү бара. Кыш булса ап-ак карны шыгырдатып, яз булса яңгыр тамчыларына чыланып, җәй булса тирә-якның матурлыгын күзәтеп, көз булса моңсуланып. 30 ел инде таныш сукмаклардан ул үзенең яраткан эшенә ашыга.
-
Эшсезлек зыяны каплана
2019 елдан бирле дәвам итүче коронавирус зәхмәте кешеләрнең сәламәтлегенә генә түгел, аларның гаилә бюджетына да зур зыян салды. Халыкның табышы тормышның туктаусыз кыйммәтләнүе шартларында кимүе аеруча борчулы да һәм куркыныч та. Мондый вәзгыять җәмгыяви киеренкелекне тагын да катлауландырырга мөмкин.
-
Ләйсән – “Көмеш нечкәбил”
Республикабызда яз айларында ук башланган нечкәбилле сәяхәт соңгы тукталышына да килеп җитте.
-
Татарстанның Арча муниципаль районында Кыш Бабай йортына QR-код белән генә кереп була
Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.
-
Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар
Юл һәлакәте бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасында була.
-
Авыл туризмының 70 гиды агротуризмны үстерү һәм алга этәрү механизмнарын өйрәнде
«Волга» яшьләр үзәгендә авыл туризмының беренче мәктәбе тәмамланды.
-
«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Динамо»га җиңелде
«Ак Барс» киләсе уенын Дубайда үткәрәчәк/