2 май 2015 яңалыклары
-
Минем тәти дускаем бар...
Минем тәти дускаем бар, Акыллы һәм бик матур, Аны бик күпләр ярата, Тик ул кемне яратыр?
-
Айдар ОБЖ фәненнән Бөтенроссия олимпиадасаның йомгаклау этабында җиңүче
20 апрельдән-25 апрельга кадәр Белгород шәһәрендэ ОБЖ фэне буенча Ботенроссия олимпиадасының йомгаклау туры узды.
-
Айваз Садыровның өйләнергә вакыты юк
Апрельдән «Татар радио»сының мөхәррире итеп билгеләнгән Айваз Садыров башы белән эшкә чумган, шәхси тормышына вакыты җитми икә"" "Кастингта алып баручылар эзләп йөрсәм дә, тормыш иптәше эзләргә вакыт җитеп бетми. Үземнән өлкәнрәк дус егетләрне өйләндерим әле башта. Аннан миңа да чират җитәр", дигән ул "Шәһри Казан" газетасына.
-
Җиңү көнендә Казан күгенә 2,5 мең залптан торган салют җибәрелә
Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын Казанның төп өч мәйданчыгында - Ирек мәйданында, Җиңү паркында һәм "Казан-Арена" стадионында бәйрәм итәчәкләр. 9 май - Җиңү көнендә сәгать кичке 10да Казансу елгасы өстендә 2 меңнән артык залптан торган бәйрәм салюты җибәреләчәк. Шәһәр күген аллы-гөлле төсләргә күмәчәк салютны карау өчен Казансу елгасының уң...
-
Ветераннарга пенсия иртәрәк биреләчәк
Республиканың Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларга пенсия 9-нчы майга кадәр биреләчәк. Башка категориядәге пенсионерларга пенсия гадәти режимда бирелә. Шуның өстенә, 1-4 май көннәрендә, шулай ук 9 нчы майдан алып 11 нче майга кадәр Пенсия фондының Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендәге клиент хезмәтләре белгечләренә элемтә телефоннары аша шалтыратып булмаячак. Сүз...
-
Балалар бакчаларын үстерүгә Татарстан 686 миллион сум ярдәм алачак
Россия Федерациясе бюджетыннан Татарстанга балалар бакчаларын яңарту максатында 686 миллион сум бүлеп бирергә җыеналар.
-
Татарстан ветераннарына сугыш турындагы истәлекләр фотокитаплары бүләк ителә
"Җиңүнең таныш йөзләре" проекты кысаларында Татарстанның 70тән артык Бөек Ватан сугышы ветеранына сугыш турындагы истәлекләре басылган фотокитаплар бүләк ителәчәк. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә проект турында аның инициаторы, "Беренче канал" ның Казандагы үз хәбәрчесе Светлана Костина сөйләде. С.Костина белдергәнчә, бу проект идеясе аңа бабасы белән аралашканнан соң туган. Бөек Ватан сугышы ветераны...
-
Кибеттән акча белән касса аппаратын урлаган
Каракны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Казандагы кибетнең сәүдә залына кергән ир-ат кассирга пычак белән янап, касса аппаратын урлаган. Зыян 14 мең сумнан артыграк. 30 яшьлек казанлыны хәзер башка җинаятьләргә дә катнашы юкмы икән дип тикшерәләр. Әлмәт таңнары
-
Татарстанда бүген 25 градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 2 майда, алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Яшен булу ихтималы да бар.
-
Ике бертуган кыз әти-әниләрен талаган
Алар 120 мең сумнан артыклык зыян салган. Полиция хезмәткәрләре Казанда Вахитов районындагы йортларның берсеннән талаулары турында хәбәр ала. Аларны 64 яшьлек ир-ат каршылый. Ул үзләрен кунакка килгән кызлары талауларын хәбәр итә. Пенсионер сөйләве буенча 43 яшьлек хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр белән мавыга һәм беркайда да эшләми. Кызларның берсе әнисен кулыннан тотып...