2 июнь 2015 яңалыклары
-
Ирекле янгын сүндерү дружиналары арасында булып узган смотр [фоторепортаж]
-
Вьетнам базары кабат янган [+фото]
Казандагы Вьетнам базарында төзелеш ангары янган. Янгын турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Бу мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте дә раслады. Соңрак билгеле булганча, 11 43 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Матбугат.ру
-
Югары Утар балалар йортында "Сабантуй" [фоторепортаж]
-
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Байлар Сабасында бәйрәм [фоторепортаж]
-
Эшмәкәрләр Сабан туе - 2 бүлек [фоторепортаж]
-
Бер кыз "Миллениум" күпереннән сикергән
Бу аянычлы хәл бүген иртән Казанда була. Иртәнге бишләр тирәсендә күпернең кырыенда басып торган кызны күреп алып, коткаручыларны чакырталар. Фаразлар буенча, кыз култыкса аша атлаган һәм шунда эленеп калган була.Ашыгыч ярдәм службалары килеп җитеп аста батутны таратырга өлгерә. Тик кызны тотып кала алмыйлар. Бермәл кулы ычкынып киткән кыз батутка килеп...
-
Казанда "Алтын" сәүдә үзәге эшен башларга рөхсәт алды
Казанның Вахитов районы суды "Алтын" сәүдә үзәгенә эшчәнлеген дәвам итәргә рөхсәт бирде. Сәүдә бинасы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу аркасында ябылган иде. Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын шаукымыннан соң кузгатылган тикшерүләр "Алтын"ны да читләп үтмәде. Ул вакытта прокуратура тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве ачыкланды. Хәзер хуҗалар тарафыннан кимчелекләр бетерелгән. Суд карары...
-
Тимур Бәдретдинов Казан кызын сайлады
ТНТ каналында бара торган "Холостяк" тапшыруын күпләр кызыксынып карагандыр. Барыбызга да таныш Тимур Бәдретдинов төп герой булганга гына да түгел, ул сайлый торган кызлар арасында Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән катнашучылар бар иде. Үткән тапшыруларның берсендә Чаллы кызы проекттан үзе китеп барды, һәм ниһаять, калган Мәскәү кызы белән Казан кызы арасыннан...
-
Теләче районы Үзәк авылында яшәүче 18 яшьлек егетне суд көтә
Татарстан Тикшерү идарәсенең Арча районара тикшерү бүлеге тарафыннан Теләче районы Үзәк авылында яшәүче 18 яшьлек егеткә карата кузгатылган җинаять эше тикшерелеп бетте. Ул Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча (16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү) гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2014 елның җәендә гаепләнүче Теләче...
-
Кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 2 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар. Бүген көндезге һава температурасы Татарстан районнарында уртача 27-32 градус булачак. Аеруча көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында кызу булачак. Сабада көндез 24-26...
-
Казанда бәйрәм салютыннан соң килеп чыккан юл һәлакәтендә зыян күргән хатын-кыз хастаханәдә җан биргән
9 май көнне Казанда бәйрәм салютыннан соң булган юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән белдерделәр. Һәлакәттән соң хатын-кыз авыр хәлдә 12нче шәһәр хастаханәсендә яткан. "Табиблар зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен озак көрәште, әмма аны коткарып калып...
-
Татарстанда һәр бишенче бала тулы гаиләдә тумый
Ниһаять, май ае узды... Һәм гомер юлын бергә үтәргә, матур тормыш корып, газиз балалар үстерергә хыялланган парлар көтеп алган җәй - туйлар сезоны җитте. Иң күп туйлар, традиция буенча, августта уйнала. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, үткән ел республикада 32 547 пар язылышкан, бу 2013 ел белән чагыштырганда...
-
Полиция дәүләт хезмәтләре күрсәтәме, әллә тәртип кенә саклыймы
Редакция журналистлары эшчәнлеге практикасы күрсәткәнчә, бу сорауга җавап белән кызыксынучы укучыларыбыз байтак. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге халыкка күрсәткән хезмәтләр белән таныштырабыз.