2 октябрь 2015 яңалыклары
-
Теләче гаиләсенә ярдәм кирәк
Теләче районының өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта "Теләчеинформ" мәгълүмат агентлыгы яза. Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа баш мие яман шеше диагнозы куйган. 4 сентябрьдә сабыйга 8 сәгатькә сузылган беренче опреция ясалган. Якын арада тагын операция...
-
Татарстан территориясендә көчле җил көтелә
Россия территориясенең Европа өлешендә актив төньяк атлантик циклон хакимлек итә. 3 һәм 4 нче октябрьдә Татарстанда һәм Казанда көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Шәһри Казан
-
Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар
Кадер кичендә Төннең өченче өлешендә Азан белән камәт арасында Яңгыр яуганда Зәмзәм суы эчкәндә Сәҗдә вакытында Фарыз намазларыннан соң Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга) Рамазан аенда Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы Ата-ананың баласына карата догасы Мөсафир кешенең догасы Ураза тотучының догасы Авыз ачканда Шәһри Казан
-
Минималь хезмәт хакын арттырдылар
ТР профсоюзлар федерациясе минималь хезмәт хакы турында проект эшләде.
-
Эшсезлек пособиесе артырмы
2016 елга эшсезлек буенча исәптә торучыларга түләнә торган пособие үзгәрешсез калыр дип көтелә. Минималь түләү 850 сум, максималь пособие исә 4900 сум булачак. Әйтергә кирәк, әлеге саннар инде ничә ел үзгәрми. Әмма аның артуын да көтәргә кирәкми. Илдәге икътисадый кризис пособиеләрне арттыруга каршы төшәчәк, ди белгечләр. Әлмәт таңнары
-
Юл аша чыкканда телефоннан сөйләшүчеләргә штраф салалар
Депутатлар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре тагын да кырысрак булырга тиеш, дигән фикердә. Калининград өлкә думасы депутатлары, махсус кичү урыннарыннан чыкканда телефоннан сөйләшүче җәяүлеләрне штрафка тартырга чакыра. Канун проекты эшләнелгән инде. Документтан аңлашылганча, кагыйдә бозучы җәяүлеләрне 500 сум штрафка тартмакчылар. Кагыйдә бозу көйләнелми торган юл чатында бозылса,...
-
Гөлдания Хәйруллинаның машинасын урлаганнар
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның гастрольләргә йөри торган «ГАЗель» машинасын урлаганнар. Әлеге күңелсез хәл Чаллы шәһәрендә булган. Машинаны кем урлаган, җинаятьче тотылганмы - бу хакта Гөлдания ханымның үзенә шалтыратып сорадык. - Казандагы фатирыма кайтып йокларга яткан идем генә, Чаллының полиция бүлегеннән шалтыратып, "машинагызны урлаганнар, тиз арада килеп гариза язырга кирәк"...