2 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Әлмәндәр оныклары – Сабада
Балаларда театрга мәхәббәт тәрбияләү, милли театр сәнгатен үстерү, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның иҗатын, татар драматургиясен, язучы, артистларын пропагандалау максатыннан оештыручы балалар сәнгать фестивале быел тугызынчы тапкыр узды.
-
3 ноябрьгә һава торышы
3 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, төньяк һәм көнчыгыш районнарда -7˚, көндез +1..+6˚ градус.
-
Төбәк авылында яшәүче Минҗиһан Тимергали кызы Зәйнуллинага - 95 яшь
Бүген, 2 ноябрьдә, Төбәк авылында яшәүче Минҗиһан Тимергали кызы Зәйнуллина 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
24 нче октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында бильярд буенча турнир үткәрелде
Турнирда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар үз дусларына көч биреп торды. Яшьләр рәхәтләнеп бильярд уйный белүләре белән ярышып кына калмадылар, аралаштылар, вакытны күңелле үткәрделәр.
-
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәптә татар булып язылырга өндәде
«Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтергә телим: кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, безнең тамырларда татар каны ага, геннарда хәтер саклана», — ди Фәрит Мөхәммәтшин.
-
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә 155 баш малга исәпләнгән торак кулланышка тапшырылды
Фоторепортаж.
-
«Сабантуй» стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогы финалы узды
Ярышларда Саба, Казан, Йошкар-Ола һәм Әлмәт шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан, Киров өлкәсеннән килгән спортчылар катнашты.
-
Эзмә авылында чишмә территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды
Әлеге эшләрнең башкаручысы һәм спонсоры – ООО «Гафель» оешмасы.
-
Татарстан лагерьларында көзге каникулларда 14 меңнән артык бала ял итәчәк
Көзге каникулларда Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәчәк.
-
#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең иң яхшы проектлары өчен тавыш бирү башланды
Бу премиянең финал этабы, анда җиңүчеләрне билгеләячәкләр.
-
"Халык участковые-2021" Бөтенроссия күләмендәге бәйгесендә тавыш бирегез
"Халык участковые-2021" Бөтенроссия күләмендәге бәйгенең финал этабы старт алды. Бәйгедә Татарстан данын Арча районы участок вәкаләтлесе Айдар Наил улы Мөхәммәтшин яклый. Югары юридик белемле, эчке эшләр органнарында 2015 елдан эшли. Шушы дәверендәге хезмәтендә 70тән артык җинаять ачкан. Республика данын яклауда сез дә үзегезнең тавышыгызны бирә аласыз.