2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сораштыруда катнашып, фикереңне әйт
Татарстанда төрле катлам халыкның финанс ягыннан грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү өчен социологик сораштыру үткәрергә җыеналар. Сорау алу Татарстанның Куркынычсызлык Советы каршындагы Ведомствоара эш төркеме ярдәме белән оештырыла. Тикшерү нәтиҗәләре финанс базарында халыкның күбесен кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Оештыручылар исә татарстанлыларны сораштыруда катнашырга һәм анкетадагы сорауларга җаваплар язарга чакыра....
-
Бер ир-ат 102 килограмм акча тапкан [+фото]
Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат гадәти булмаган хәзинәгә табып алган. Аның табылдыгы хакында мәгълүмат социаль челтәрдә пәйда булган. Табылдыгы да шаккатарлык шул: совет чоры акчалары белән шыплап тулган пластик контейнерны ул күмеп куелган урыннан табып алган. Авырлыгы - 102 килограмм, ди! Табылдык хуҗасы акчаларны үзендә калдырырга булган. Интертат.ру
-
Владимир Путин түрәләрнең хезмәт хакын "кисте"
Хезмәт хакы Россиядәге эре түрәләрнеке генә түгел, ил җитәкчесенең үзенеке дә кими. Россия Президенты Владимир Путин бүген, 2 декабрьдә, ил Президенты, Премьер-министр һәм дәүләт вазифасындагы тагын берничә рәсми затның хезмәт хакын 10 %ка кыскарту турындагы указны имзалады. Әлеге түрәләр рәтенә федераль дәүләт хезмәтендәгеләр, Президент аппаратындагылар, Хисап палатасындагылар, Хөкүмәт аппаратында эшләүчеләр...
-
Төркиядә белем алучы Россия студентлары кире кайтарыла
Төркиядә укучы Россия студентларына да чират җитте, алар укуларын туктатып, кире үз илебезгә әйләнеп кайтачак. Россия Президентының Төркиягә карата махсус икътисади чаралар куллану турындагы Указына кул куелганнан соң, ике арадагы мөнәсәбәтлөрдә зур үзгәрешләр башланды. Хәзер академик алмашулар программасы буенча Төркиягә укырга китүчеләр тиз арада Россиягә кайтырга тиеш була. Россиянең иллегә...
-
3 айлык оныгын идәнгә бәреп, чүп чиләгенә ташлаган әбине хөкем итәләр
Казанда 51 яшьлек Р.Г.-га карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Әби кеше үзенең 3 айлык оныгын үтерергә җыенуда гаепләнә. Тикшерү комитеты белдергәнчә, Р.Г. 2015 елның апрелендә Р.Г. исерек хәлдә 3 айлык оныгын кафель идәнгә бәрә. Аннан соң сабыйны балконга алып чыгып, чүп чиләгенә ташлап чыгып китә....
-
Оныгы әбисен урындык белән кыйнаган
Бергә яшәүче 77 яшьлек әби белән аның 33 яшьлек оныгы арасында низаг килеп туа. Онык урындык күтәрә дә әбисенә берничә тапкыр суга. Әби кешене баш сөяге-ми травмасы белән хастаханәгә алып китәләр. Ә оныкны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Хәзерге вакытта сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара. Бу...
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Шәхси мәсьәләләрне хәл итүдә саклык кирәк. Белеп торыгыз: хата җибәрү, буш хыяллар әсирлегендә калу куркынычы зур. Җитәкчегез, өлкәнрәк яшьтәге хезмәттәшегезнең киңәше үзегезгә алга китәргә ярдәм итәчәк. Үгезбозау Бу атнада гадәттәгедән җиңелрәк акыл белән эш итәрсез. Бу хәл, әлбәттә, тормышыгызга берникадәр дәрәҗәдә төрлелек өстәр. Тик менә соңыннан кайбер проблемалар да...
-
Татарстан автобусында атыш булган
Бу хәл Татарстанда узган якшәмбе көнне булган. Билгесез кешеләр үзәк район хастаханәсе янындарак бер оешмага караган вахта автобусына ут ачканнар. Фаразларга караганда, билгесез кешеләр пневматик коралдан аткан. Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең полиция хезмәткәрләре атучыларны эзәрлекли, дип вакыйганы сурәтли"Әлмәт таңнары" газетасы. Татар-информ
-
Саба җәмигъ мәчетендә имамнарының чираттагы киңәшмәсе [+фоторепортаж]
Өченчекөн Саба җәмигъ мәчетендә районыбыз имамнарының чираттагы киңәшмәсе булып үтте.
-
Ашарга дип биргән кәҗәне юлбарыс дус иткән
Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр. Тик ерткыч дигәнең кәҗәне ашамаган, ә дуслашып аның белән бер читлектә яши башлаган. Паркта эшләүчеләр әйтүенчә, Амур кәҗәгә корбанына караган төсле карамый икән. Ә кәҗә дигәнең дә аптырамаган: кунак булгач тыйнак булып тормаган, юлбарысны йокы бүлмәсеннән чыгарып анда йоклый...
-
Груша кәефне күтәрә, нерв киеренкелегеннән котылырга булыша
Бер караганда, груша гап-гади сусыл бер баллы җиләк-җимеш кебек. Ә чынлыкта аңарда В, С, Р, РР төркеменә караган витаминнар, цинк, бакыр, фтор һәм йод та бар. Җәйге сортларында марганец күп булса, кышкы сортлары тимергә бай. Груша кәефне яхшырта, нерв киеренкелегеннән котылырга, ризыкны эшкәртергә булыша. Груша согы сидек кудыру чарасы булып...
-
Мәктәпләрдә туклану бәяләре артачак
"Роспотребнадзор" таләпләре буенча, укучыларның көндәлек менюларында сыйфатлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Әмма, азык-төлеккә бәяләр арту, җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе мәктәптә ашау бәясенә тәэсир итәргә мөмкин. Бүген мәктәпләрдә иртәнге аш - 19 сум, төшке аш - 49 сум тора. Башлангыч сыйныфта укучы кызымның ашау өчен түли торган картасына атна саен...
-
Казан аэропортына бомба куелу турында хәбәр кергән [+фото]
Аэропорттан халыкны эвакуациялиләр. Шартлаткыч турында хәбәр 22:04 сәгатьтә кергән, дип яза LifeNews. Очу полосасы вакытлыча ябылган. Ике рейсның очып китү, тагын ике самолетның килүе тоткарлана. Аэропорт якынча 23:30 сәгатькә кадәр ябык, диелә. Аэропортта ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли, диелә. Интертат.ру
-
Банк хезмәткәрләре көне белән!
Декабрь аеның икенче көнендә Россиядә банк хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бүгенге тормышны банк оешмаларыннан башка күз алдына китерүе мөмкин дә түгел.