3 июнь 2019 яңалыклары
-
Балаларны яклау көне уңаеннан бүләкләр тараттылар
Янәшәбездә язмыш тарафыннан кыерсытылган, авыр сынауларга дучар булган кешеләр бар. Ни кызганыч, көндәлек тормыш ыгы-зыгысына бирелеп, кайгыртуыбыз, наз- игътибарыбыз да җитеп бетмидер күбесенә. Күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тамчысы булганнар өчен, әлбәттә, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ятим баланың башыннан сыйпап кую гына да аларга ярдәм итүгә тиң, ди бит динебез. Ә инде ризыгыңны, зәкятеңне, сәдакаңны бирү аерым зур гамәл булып санала.
-
Питрәчтә көчле җил үзәк район хастаханәсе түбәсен куптарган
Бу вакытта хастаханәдә 88 пациент һәм 50 хезмәткәр булган, беркем дә зыян күрмәгән.
-
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы
2019 елның 31 нче май көнне Югары Утар балалар йортында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм интернатның шарлар белән бизәлгән урам сәхнәсендә булып узды. Бәйрәм күңелле уеннар һәм балаларга таныш җырлар белән башланып китте.
-
Гөлназ Асаева: “Диплом алам да, башлыйм”
Tatar Today баш мөхәррире Рөстәм Исхакый Гөлназ Асаева белән аның яңа лейблы турында әңгәмә корды.
-
Рөстәм Мерзакреевны Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләделәр
2013 елдан Мерзакреев Тататрстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифасын башкарды.
-
"Кояшкай" лагеры үз эшен башлады
"Кояшкай" лагеры үз эшен башлап җибәрде. Беренче смена техник юнәлештэ оештырылды, анда 85 бала ял итә.
-
Иркутск өлкәсе җәйнең беренче көннәрендә тездән карда
Иркутск өлкәсендә җәйнең беренче көннәрен тездән кар белән каршы алалар.
-
Бозлавыкка каршы реагент кулланганнан соң, Казан юлларын шампунь белән юганнар
«Экояз» экологик ике айлыгы кысаларында Казаннан 12,5 мең «КАМАЗ» машинасы чүп-чар чыгарып түккәннәр.
-
Казанга юл хәрәкәте яшь инспекторлары бәйгесенә Россиядән 500 катнашучы киләчәк
“Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесе “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
-
“Сабан туе”
“Сабан туе” - татар халык бәйрәме һәм халык хуҗалыгы алдынгылары слеты Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә - 16 июньдә уздырылачак.
-
«Голос. Дети» конкурсында 1 миллион җиңгән Микелла Абрамова акчаларыннан баш тарткан?
«Голос. Дети» конкурсында 1 миллион сум җиңгән Микелла Абрамова, бу акчалардан баш тартып, аларны Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Фондына биргән. Бу хакта балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концертында фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр иткән.
-
Бүген Сабаның "Мотыйгулла" мәчетенә манара һәм ай куелды
Хәерле сәгатьтә булсын!
-
Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады
"Иңгә-иң тезелеп тәравих намазларын укыган изге ай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр", - ди Камил Сәмигуллин.
-
Сабада районкүләм ифтар үткәрелде
Узган якшәмбедә районыбызда зур вакыйга - икенче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелде.
-
3 - 9 июнь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале бара.