3 декабрь 2019 яңалыклары
- 
    
                      Атна ахырында Татарстанда җылы һава торышы һәм юеш кар көтеләТатарстан синоптиклары декабрьнең беренче атнасында булачак һава торышы хакында сөйләде. 
- 
    
                      Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр пиротехника әйберләрен рөхсәт ителгән урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак. 
- 
    
                      Владимир Путин гаджетларга Россия кушымталарын урнаштыру турында законны имзаладыҖайланмага алдан урнаштырылачак Россия кушымталарының исемлеген Россия Хөкүмәте көйли. 
- 
    
                      1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра. 
- 
    
                      Байлар Сабасы бистәсендә Яңа елны каршылауга әзерлек эшләре башландыЯңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. Моның шулай икәненә кичке Саба урамнарына саф һава суларга чыксан, чыннан да, үз күзләрең белән күреп инанасың. Бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрендә чыршы бизәү эшенә тотынды. Үзәк мәйданда исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре боз шәһәрчеге ясый башлады. Кыскасы, иске елның һәр көненнән бер мизгелне булса да яңа елга алып чыгарлык хатирәләргә бай итеп үткәрик, күңелләрдә бәйрәм рухы булсын. 
- 
    
                      Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергәнҖинаятьченең 11 яшьлек үги малае качып өлгергән һәм полиция чакырткан. 
- 
    
                      Концерт "Әниләребезне хөрмәтләп"30 ноябрь көнне Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, " Зөбәрҗәт "фольклор коллективы һәм ике кыр Арташ мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы булып узды. Зал кунаклар белән тулы иде. Яшь һәм авылдашларының шигарьләре башкаруында Әниләр турында җырлар яңгырады. 
- 
    
                      Татарстан чаңгычылары Хакасиядә җиде медаль оттыХакасиядәге Вершина Тея бистәсендә чаңгы узышлары буенча «Хакасия кубогы» ярышлары тәмамланды. Әлеге ярыш Халыкара чаңгы спорты федерациясенең (ФИС) Континенталь Кубогының икенче этабы да булып тора. 
- 
    
                    "Saba balahoner" программасы кысаларында "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәрФоторепортаж 
- 
    
                      Камал театры селфи бәйгесе игълан иттеКамал театры төсләре белән бизәлгән поезд янында фотога төшеп, спектакльләргә чакыру билетлары отып була. 
- 
    
                      Татарстан сыерларына «фитнес-браслетлар» кигезделәрТатарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр. 
- 
    
                      Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концертыКичә, 2 декабрьдә, 18:30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты булды. 
- 
    
                      Татарстанда татар һәм рус телендә “Без” телеканалы эшли башладыХәзерге вакытта каналда концертлар, клиплар күрсәтелә, Яңа елдан соң тапшырулар тәкъдим ителәчәк. 
- 
    
                      Күңелегез киң, рухыгыз көчле!Ел саен 3 декабрьдә язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.