Яңа елны нинди уй-кичерешләр, нинди хыяллар һәм теләкләр белән каршы алдык? Әлеге сорау белән без, үз чиратыбызда, райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Васил Гыйззәтуллин,
"Саба урман хуҗалыгы"
дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы:
- Узып баручы ел безнең Саба урманчылары өчен аеруча истәлекле булды. Беренчедән, ул Урман елы буларак коллективны зур һәм колачлы эшләргә әйдәде. Лесхозда төзелгән орлыкчылык-селекция үзәге 2011 ел өчен генә, гомумән, 80 еллыгы билгеләп үтелгән урман хуҗалыгы тарихы өчен дә иң...