4 август 2021 яңалыклары
-
"Яшьлек" профиль сменасының тәмамланды
18 нче июльдән 4 нче августка кадәр «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда «Яшьлек» профильле сменасы узды, анда барлыгы Саба муниципаль районының 85 баласы ял итте.
-
5 августка һава торышы
5 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә. Кайбер районнарда яшен булачак, боз явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +24..+29˚ градус.
-
«Сәламәтлек дуслары» спорт бәйрәме
31 нче июль көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты мөдире балалар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган «Сәламәтлек дуслары» дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде. Спорт мәйданчыгы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Балаларга ике командага бүлешергә һәм исем уйлап табарга тәкъдим ителде. Бу биремне алар «бик яхшы»га үтәделәр һәм җәйге исемнәрдән торган «Солнышко» һәм «Ветерок» командалары барлыкка килде.
-
Татарстан илкүләм проектлар буенча төзелеш һәм ремонт эшләренә 11,5 млрд сум акча алды
Республика объектларын төзү, ремонтлау һәм төзекләндерүгә ведомствога 11,5 млрд. сум бүлеп бирелгән.
-
Редакциядә Кәрим КАРАның "Җиләкле алан" дигән китабы сатыла
Марат Кәбировның 1 данә "Киллер" китабы да калды. Алырга теләүчеләр Г. Тукай урамы, 95нче йорт адресы буенча эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә кадәр, 12.00дән 17.00гә кадәрге вакытларда килеп ала аласыз. Бәясе - 100 сум
-
Балалар һәм яшүсмерләр катнашында "Җылы кич" дип аталган концерт
30 нчы июль көнне "Ямьле Саба" яр буенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр катнашында "Җылы кич" дип аталган концерт үтте. Кичәдә Саба сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар үз сәләтләрен күрсәттеләр. Соңыннан күңелле уеннар оештырылды.
-
Пляж волейболы буенча Саба районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды
2 нче августта Байлар Сабасында 2021 нче ел сезонында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 25 команда катнашты, шуларның 12се – хатын-кызлар һәм 13е - ир-атлар командалары. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
-
Бер өйдә дүрт буын яши
Бүген авылларыбызда берничә буын яшәгән гаиләләрне сирәк очратабыз. Елыш авылында Якуповлар бер йортта дүрт буын гомер кичерә. Гаиләдәге иң өлкән кеше Саймә апага 82, ә нәни Зәбиргә 7 ай гына әле.
-
Алексей Песошин Татарстанның район хастаханәләренә 70 яңа автомобиль тапшырды
4 август көнне Ирек мәйданында, ТР Министрлар кабинеты янында, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тапшыру "2021-2025 елларга Татарстан республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы" кысаларында узды.
-
Оет авылында "Җырлыйм туган якта" исемле урам концерты булып үтте
31 нче июль көнне Оет авылында Ильназ һәм Альбина Хәнәфиевларның "Җырлыйм туган якта" исемле урам концерты булып үтте. Программада Алинә Сафиуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Наиль Табанаков, Эвелина Абдуллина, гармунчы егет Айнур Латыйпов, биюче кыз Инзилә Миннихановалар чыгыш ясадылар. Концерт тамашачыларга бик ошады. Ахырдан дискотека оештырылды.
-
“Саба таңнары”н кибеттә дә сатып алып була
Хөрмәтле сабалылар! Басма матбугат киң катлам укучыларга барып җитәргә тиешлеген күздә тотып, район тормышын яктыртучы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган “Саба таңнары” газетасын ваклап сатуны оештырдык.
-
Синоптиклар Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә торнадо булу ихтималы турында кисәтә
Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан белән янәшә районнары, Башкортстанның төньягы, Удмуртия җирләрендә өермә яки торнадо килеп чыгуы мөмкин.
-
Быел да абунәчеләребез арасында призлар уйнаттык
Ел саен җәй айларында үткәрелүче әлеге чараны без - редакция хезмәткәрләре генә түгел, газета укучыларыбыз да тансыклап көтеп ала. Абунә башланганчы ук “Быел призлар уйнатасызмы? Квитанцияләрне тапшырыйкмы?”-дип, акцияне үткәрү кирәклеген хат ташучылар аша һәм үзебезгә шалтыратып та һәрдаим искә төшереп торалар. Ничек үткәрмик соң инде? Ул яраткан укучыларыбыз белән күрешү, аралашу чарасы да бит, өстәвенә кайбер бәхетлеләрен бүләкле итеп тә сөендерәбез. Дөрес, соңгы бер-ике елда, карантин булу сәбәпле, без аны онлайн режимда, тамашачыларсыз гына үткәрәбез. Быел да шулай булды.
-
Саба районында “Автобус” операциясе бара
Быел республикада автобус йөртүчеләр гаебе аркасында килеп чыккан аварияләр саны 14 процентка арткан. Аларда 12 кеше имгәнгән. Күрелгән чараларга карамастан, пассажирлар йөртүнең иминлеген тәэмин итүдә куелган максатка ирешелми. Вәзгыятьне исәпкә алып, республикада 2 августтан 10 августка кадәр "Автобус" профилактик операциясе игълан ителде. Аның кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә пассажирлар, шул исәптән балалар йөртүче автобусларны тикшерәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә җәлеп ителә.