4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак
Р.Миңнеханов шул хакта Указ имзалады
-
Авариядә 2 яшьлек сабый әти-әнисез калган
Ата-аналары машина тәрәзәсеннән очып чыгып, җан бирә. Коточкыч юл һәлакәте Әгерже районында була. 38 яшьлек хатын-кыз «Лада Гранта» белән зур тизлектә юл чатына төшә. Янында утырган ире һәм шофер куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булган. Шуңа да алар җан бирә. Ә салон артындагы 2 яшьлек кызлары исән кала. Әлмәт таңнары
-
Казанда Вьетнам базары ябылды
Татарстанның Югары суды Вьетнам базарында янгын чыкканнан соң сатучылар сату иткән Журналистлар урамындагы склад комплексын эксплуатацияләүне туктатырга кушты. Суд карарында сәүдә фәкать шул эшчәнлек өчен яраклы булган бинада гына барырга тиеш дип белдерелә. Товарлар саклана торган складта сату закон буенча тыела. Шәһри Казан
-
Саба районында көчле томан көтелә
Җаҗарстан синоптиклары 4 ноябрьдә төнлә һәм көндез аерым урыннарда көчле томан көтелүен, 500 метрдан азрак арага гына күренүчәнлек булачагын хәбәр итә. Юлларда сак булыгыз!
-
Египет судмедэксперты самолетның җиргә килеп төшкәнче үк шартлавын фаразлый
Airbus A321 самолетында һәлак булган пассажирларның гәүдәләренә килгән зыян һавада ук шартлау булганына ишарәли. Моны Египет судмедэксперты белдергән. Гәүдә өлешләренең төрле җирләргә чәчелүе самолетның җиргә килеп төшкәнче үк шартлавын фаразлый. Аның сүзләренчә, үлүчеләрнең шәхесен ачыклау өчен ДНК анализы да кирәк булуы ихтимал. Белгечләр аларның травмасын ике төргә бүлә: килеп төшү...
-
Салаватка җылы оекбашларны Габделбәр Ризванов Әтнәгә кадәр илткән
Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул. Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан - 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәхнәдә тапшыра...
-
Татарстанда котырган төлке тешләгән үгез үзенең хуҗасын сөзеп үтергән
2 ноябрь көнне Алабуга районында котырган төлке тешләгән үгез үзенең 69 яшьлек хуҗасын сөзеп үтергән. Бүгенге көндә әлеге фаҗиганы тикшерү эшләре дәвам итә. Беренче фаразлар буенча, фаҗига буласы көнне тынычсызланып торган үгез, мал карарга дип абзарга кергән хуҗа кызының аякларына типкән. Шуннан кызына ярдәм итешергә дип хуҗа кеше үзе дә...
-
Уртача җинаять кылучыларны төрмәгә түгел, армиягә җибәрәләр
Дәүләт Думасы депутаты Алексей Диденко вак һәм уртача җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, "акылга утыртырга" тәкъдим итә. Бу закон (кабул ителгән очракта, әлбәттә) 18дән 45 яшькә кадәр булган ирләргә кагылачак. Алексей Диденко фикеренчә, мондый ысул җинаять кылучыларны гуманлы юл белән тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм шыплап тулган төрмәләрне бераз бушатачак....
-
Югары уку йортларында бюджет урыннары кими
Киләсе елларда югары уку йортларында бюджет урыннары кыскартылырга мөмкин. Русия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, 2016нчы елда бюджет урыннары 2015нче ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин алар башкачарак бүленәчәк. «Безгә бит икътисадчылар, юристлар гына түгел, ә инженерлар, төгәл фәннәр белгечләре дә кирәк. Нәкъ менә бу юнәлештә үзгәрешләр булырга тиеш», - дип белдерде...
-
Түләүләр тагын арта
Русия хөкүмәте киләсе елга торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның индексацияләү күләмен раслады. Түләүләр елның икенче яртысында - 1нче июльдән артачак.