4 декабрь 2019 яңалыклары
-
Атналык линейкада
Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык линейка үткәрелде. Линейка, гадәттәгечә, гимн белән башланып китте. Дежур сыйныф отчеты тыңланылганнан соң, иң күңелле мизгелләр якынлашты. Укучыларны 21 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Татарстан кроссы- 2019” бәйгесендә җиңүләре белән котларга Сатыш Җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Фаил Фәһим улы килде. Ярышта призлы урын алган укучылар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
-
Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр
Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.
-
Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Конференция барышында Ризаэтдин Фәхретдиннең дини, фәнни, педагогик, тарихи-дини мирасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.
-
Татарстанның танылган батырлары Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак
Россия шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән кырыклап команда көрәшчеләре 7-8 декабрьдә Казанга җыела.
-
Россиядә яшәүчеләргә бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр
Торак пунктта эпидемиологик вазгыять бозылу күзәтелсә искәрмә булачак.
-
Тылсымлы кәгазь
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Мастер классның темасы : "Төрле төстәге кәгазьләрдән күбәләкләр ясау». Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул моторикасын яхшырту, кәефне яхшырту.
-
"Квадрат Тямаева" инстаграмда 5000 лайк һәм 525 комментарий җыйган
Фирдүс Тямаевны бүген инстаграмда 361 мең кеше укый. "Куйдым әле! Бусыннан да сәбәп табып начар коментарийлар язарлар бәлки. Шаярсаң дурак диләр, еласаң елак диләр. Шаккатам", дип яза ул.
-
ТЕШНЕ ЕШ ЧИСТАРТСАҢ, НӘРСӘ БУЛА?
“Тешең агара, тешләрең сәламәт була” диярсез. Юк, шул. Тешне еш чистартуның йөрәк-кан тамыры системасына да йогынтысы бар икән. Яхшымы, начармы?
-
Татар Икшермәсе авылы территорияләрен төзекләндерү
Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында 2019 елда үзара салым акчасы хисабына уен мәйданчыгы төзелде.
-
Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат
Ул туган ягының үсеше һәм чәчәк атуы, яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләү, рухилыкны, мәдәниятне, традицион дини кыйммәтләрне үстерүдә зур өлеш керткән кеше.
-
Азат Абитов яңа җыр премьерасын тәкъдим итте
Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов тамашачыларга "Таң булып атыр идем!" дип аталган яңа җыр премьерасын тәкъдим итте.
-
“БАЛКЫШ” ХЕЗМӘТЛӘНДЕРӘ
“Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Инвалидлар ункөнлегендә физик мөмкинлеге чикле 45 кешене яшәү урынына барып хөрмәтләүне, “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына лекцияләр һәм Сатыш музеена экскурцияләр оештыруны планлаштыра. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Сәламәтлек мәктәбе” һәм “Урын өстендәгеләрне караучы мәктәбе” технологияләре буенча савыктыру физкультурасы чаралары программасы гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанда резервуарны чистартканда «Транснефть» насос станциясендә янгын чыккан
Янгын «Кәләй» насос-кудыру станциясе территориясендә булды.
-
Казанда транспорт дамбасында кар чистарту машинасы таксины бәрдергән
Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.
-
Шәһәрнекеннән ким түгел
30 ноябрь Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләр, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен истәлекле көн булып хәтердә калачак. Биредә 20 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Элекке елларда учреждение агач бинада урнашкан була, аннары мәктәпкә күчерелә. Заман таләпләренә туры килмәве һәм мәктәптә реконструкция үткәрелү сәбәпле, яңасы – тиз арада “Кояшкай” балалар бакчасы төзелә.