5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сигез шешә аракы эчеп үлгән
55 яшьлек ирнең башына ялган аракы эчкәннән килеп чыккан токсинлы шок сәбәпче була. Бу хәл Мәскәүдә була. Яңа ел төнендә ир 8 шешә аракы эчә! Аны икенче көнне авыр хәлдә реанимациягә алып китәләр. Ирне табиблар коткарып кала алмый. Полиция хезмәткәрләре аның фатирыннан ялган аракы шешәләре табып ала. http://www.almet-rt.ru
-
Берьюлы биш бомж һәлак булган
Төнлә шәһәрнең полиция бүлегенә теплотрасса коллекторында ике ир-ат һәм өч хатын-кыз мәете табылу хакында хәбәр килә.
-
2017 ел Россиядә Экология елы булачак
2016 ел Россиядә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды. РФ Президенты Экология елын үткәрү өчен оештыру комитетын төзергә һәм аның рәисе итеп РФ Президенты администрациясе башлыгы Сергей Ивановны билгеләргә...
-
Ак карлар
Яңа ел килә безгә, Бураннарын уйнатып. Кар-бураннарын туздырып, Ап-ак карлар яудырып. Ап-ак карлар очалар, Бәхетле карлар алар. Кешеләргә ак бәхетләр, Сафлыклар тели алар. Яңа елның ак карларын Таптамагыз, саклагыз. Үзегездә ак карлардай Һәрвакыт саф калыгыз. Тимур Хәнәфиев. Олы Кибәче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
-
Торак-коммуналь түләүләрдә яңа хезмәт барлыкка килә
2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару.
-
Гирлянда утыннан чыккан янгында ике бала үлгән
В ночь на 1 января в городе Канске Красноярской области произошла трагедия. Родители оставили включенной на ночь елочную гирлянду. Вероятно, случилось короткое замыкание и начался пожар. 34-летний глава семьи и его 28-летняя жена - мама девочек выбежали из квартиры, а их дочери 7 лет и 11 месяцев погибли. При этом...
-
Төбәк авылында узган Яңа ел кичәсе (фоторепортаж)
"Декабрь башында авылда һәм читтә яшәүче авылдашлар өчен конкурс игълан иткән идек. Бәйгенең төп максаты - яңа елга багышланган шигырь иҗат итү, йортны бизәү һәм башкалар. Яңа ел якынлашканда нәтиҗәләр дә ясадык. Иң матур бизәлгән өйгә Ленин урамында яшәүче Фәнис Мәрдәновлар һәм Роза Исмәгыйлеваларның өе лаек булды. Рәшидә Гобәева, Әдилә...
-
Сабада узган мәгариф хезмәткәрләренең баскетбол ярышында
4 нче гыйнвар көнне Саба гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләренен баскетбол ярышы булып үтте. Биредә үз зоналарында 1-2 урын алган 7 команда (Саба гимназиясе, Сәләтле укучылар мәктәбе, Икшермә кадет интернат мәктәбе, Сатыш, Тимершык, Шыңар, Явлашту урта мәктәпләре) үзара көч сынаштылар. Ярышның ачылу тантанасында Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров, Кыш...
-
Җырчы Индива Яңа елны лифтта каршы алган
Җырчы Индива әле биюче генә булып йөргән чакларында Яңа ел төнендә банкетка чыгыш ясарга барган. Ул вакытта Индива бер төндә берьюлы 10лап җирдә булырга өлгергән. Бауман урамындагы бер ресторанда биегәннән соң, өстенә дә кимичә яланаяк каршы яктагы икенче бер ресторанга чыгып чапкан. - Яңа елга санаулы минутлар калып бара, ә...