5 февраль 2015 яңалыклары
-
Хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланып китте [+фото]
30 гыйнварда хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланып китте. Ел нәтиҗәле узганмы, нинди уңышларга ирешелгән? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин һәм идарә белгечләре авыл хезмәтчәннәре белән берлектә шул хакта фикер алышалар, җитешсезлекләрне ачыклыйлар. Отчет җыелышлар "Шытсу" җәмгыятендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм аның Килдебәк бүлекчәсендә, "Симет" хуҗалыгында һәм...
-
Татарстанда җиңел машина белән “КАМАЗ” бәрелешкән: кеше гомере өзелгән
Кичә Чаллы-Зәй автомобиль юлының 27нче чакрымында транпорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге. Якынча мәгълүматларга караганда, иртәнге сәгать 6да, «ВАЗ-2115» автомобиле белән идарә итүче 1957 елгы ир-ат төп юлдан хәрәкәт итүче "КАМАЗ" автомобиленә юл бирмәү сәбәпле, һәлакәт булган. Җиңел машина йөртүчесе тән...
-
Татарстанда 8300 дән артык кеше тулы булмаган эш көненә яки эш атнасына күчерелде
Татарстанда 8300 дән артык кеше тулы булмаган эш көненә яки эш атнасына күчерелде, дип хәбәр итә Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының матбугат хезмәте. Моннан тыш, эш бирүче теләге белән 420 хезмәткәр тик торган, тагын 120 кеше хезмәт хакы сакланмый торган ялга җибәрелгән. Гыйнвар-май айларында штат кыскартылу белән бәйле рәвештә 2844 кешене...
-
Шигърият уты сүнде [+Зөфәр Шәйхетдинов шигырьләре]
Районыбызның әдәбияты тирән кайгы кичерә. Узган җомгада 75нче яшендә комсомол һәм партия эше ветераны, шигърияткә Саба солтаны булган Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдиновны соңгы юлга озаттык.
-
“Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзе белән ел ир-аты” республика конкурсында районыбыздан 3 хатын-кыз һәм 1 ир-ат катнаша
"Татарстан хатын-кызлары" төбәк җәмәгать оешмасы һәм республиканың профсоюзлар федерациясе узган елның 20 ноябрендә "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзе белән ел ир-аты" республика конкурсына старт биргән иде. Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән хатын-кызларны барлау һәм җәмгыятькә таныту максатыннан оештырыла. Конкурсның зона туры 21...
-
Сабада бүген күп итеп кар явачак, ә иртәгә - кабат буран
Бүген, 5 февральдә, Сабада болытлы һава, кар күп явачак. Төнлә 4-6 градус салкын, көндез - 1-3 градус. 6 февраль төнендә Сабада алмашынучан болытлы һава, кар явачак, урыны белән буран. Температура 10-14 градуска кадәр салкын. Юлларда - бозлавык һәм кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Саба районында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 4 февраль көнне, 10 сәгать 7 минутта Саба районында (Иштуган-Лесхоз юлының 1нче чакрымында) юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә 10 кеше, 4 техника катнаша. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре әлегә ачыклана. http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2519212/
-
“Сабантуй” спорт мәктәбенең стендлы ату һәм атта йөрергә өйрәнү түгәрәкләрендә 80гә якын укучы шөгыльләнә [+фото]
Яшь үзенчәлегенә карамастан, бүген районда күпчелек кеше спортка тартыла. Әти-әниләр дә ул-кызларын шул юнәлештәге түгәрәкләргә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша.