5 февраль 2020 яңалыклары
-
Электр куллану арта
2019 елда районда электр энергиясе куллану 1339 мең кВт. сәгатькә арткан, бүлгеч челтәрләрдә энергия югалтулар 144 мең кВт. сәгатькә кимегән. Бу хакта район электр челтәре коллективының 2019 елдагы эшчәнлегенә хисап җыелышында предприятие директоры Рөстәм Якупов бәян итте.
-
ҖИРЛЕК БАШЛЫКЛАРЫ ХИСАП ТОТТЫ
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Узган атнада Югары Симет, Мичән, Олы Шыңар, Килдебәк, Олы Нырты, Мишә авыл җирлекләре башлыклары 2019 елгы эшчәнлекләре турында хисап тоттылар.
-
БУЛЫШКАНЫ ӨЧЕН КАТЫ КЫЙНАЛГАН
Саба районы прокуратурасы Туктар авылыннан 20 яшьлек Җ.га карата гаепләү карарын раслады һәм судта дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Ул исерек хәлдә кеше кыйнауда, аның сәламәтлегенә тормыш өчен куркыныч зыян китерүдә гаепләнә.
-
Томографлы да булдык
Узган атнада Саба үзәк хастаханәсе базасында МРТ (магнитлы-резонанслы томография) үткәрү бүлеге ачылды.
-
Аномаль җылы һава торышының уҗымнарга йогынтысы нинди?
Быелгы кыш хикмәтләре дәвам итә. Кичә яңгыр яуган иде, бүген синоптиклар янәдән республика халкын һава шартларының бозылуы турында кисәтә. Алар җиткергән хәбәр буенча, бүген юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Тулаем алганда, республикада атлантик циклоннар алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак, ди белгечләр. Мондый көйсез һава торышының уҗымнарга йогынтысы ничек? Кинәт суытып җибәреп, алар зыян күрмәсме? Белгечләр белән әнә шул турыда сөйләштек.
-
Фронтка Муса Җәлил белән киткән
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә көннән-көн азрак вакыт калып бара. Шушы тарихи дата уңаеннан сугыш каһарманнары турында кулга төшерелгән һәр документ алтын фондка кертерлек. Моңарчы кемнәрнеңдер архивында яткан уникаль язмалар, фотосурәтләр табылуы берни белән бәяләп булмаслык зур әһәмияткә ия.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Казанда Конституциягә төзәтмәләр кертү турында фикер алышачаклар
Мәскәүдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
-
Рифат Зарипов: "17 яшем дә тулмаган иде..."
Рифат Зарипов шушы көннәрдә Төмәндәге концертында булган вакыйганы искә алды. Үзе янына кергән тамашачы ханымның тетрәндергеч язмышын шул апа исеменнән сөйләде ул. Җырчының "17 яшем дә тулмаган иде..." дип башланган бәянен зал елап тыңлый. Бу язмышны ишетеп Айдар Тимербаев һәм Илсөяр Ихсанова хәтта җыр язган. Ул "Калдырма дисәм дә, китәсең" дип атала.
-
ЭШЛИСЕЛӘР ҺӘРЧАК КҮБРӘК
Хезмәтне оештыруга анализ яхшы куелган оешмада эшнең дә уңышлы барганлыгы район хуҗалыкларының хисап җыелышларында ачык күренә.
-
Всемирный день Нутеллы
Ежегодно, с 2007 года, 5 февраля отмечается Всемирный день Нутеллы (World Nutella Day), и сегодня этот праздник получил международное признание.