5 март 2015 яңалыклары
-
Гүзәл затларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде [фоторепортаж]
5 мартта районыбызның төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, ихтирам-хөрмәт яулаган дүрт хатын-кызы 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган чарада катнаштылар.
-
Казанда "ПАЗ" автобусы 4 машина бәрдерә [+видео]
3 март көнне сәгать 15:54 минутта "ПАЗ" автобусы каршы як юл буена чыга һәм "БМВ", "Мазда", "Хендай", "Дэу" машиналарын бәрдерә.
-
Актанышта полиция хезмәткәрләре сак астына алынган
Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары, майор Р. Г., аның ике туганы, полиция капитаны Ра. Г. һәм өлкән лейтенант Р.С. вазифаи вәкаләтләрен арттырып башкаруда гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, алар тоткарланган 24 яшьлек ир-атка карата көч кулланган. Шул рәвешле гаебен танытырга теләгәннәр. 3 мартта туганнар ике айга сак...
-
“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа туган бозаулары өйле булган [фоторепортаж]
Соңгы вакытта кулланышта булмаган, буш торган элекке бәрәңге подвалын чистартып, төзекләндереп, түбәсен ябып, бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен профилакторий булдырганнар.
-
Түбән Кама балалар бакчасы тәрбиячесе балаларны салкында тотып җәзалаган [+видео]
Түбән Каманың 23 номерлы балалар бакчасындагы тәрбияче хатын-кыз 20нче февраль көнне, балаларның йокы сәгате вакытында, бүлмәдәге тәрәзәне ачып калдыра һәм үз эшләре буенча чыгып китә. Бу хәл турында балалар әти-әниләренә кайтып сөйләгәч билгеле була.
-
Казанда "21 нче гасыр" торак-комплексында көчле янгын [+фото]
Казанның "21 нче гасыр" торак-комплексындагы янгын аркасында күтәрелгән төтен шәһәрнең ерак урамнарына да күренә. Төтен полиэтилен торбалар яну аркасында шундый куркыныч төсмер алган, дип бәяләнелә. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиткергән мәгълүматлары буенча, Камалиев урамындагы төзелеш мәйданында янгын чыккан. Полиэтилен торбалар яна. Урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян...
-
Биатлон буенча дөнья чемпионаты башлана
Бүген биатлон буенча дөнья чемпионаты башлана. Чемпионат 5-15 март көннәрендә Финляндиядә (Контиолахти) уза. Россия данын ир-атлардан - Антон Шипулин, Евгений Гараничев, Тимофей Лапшин, Дмитрий Малышко, Максим Цветков, Алексей Волков, Алексей Слепов, Антон Бабиков (запаста), ә хатын-кызлардан - Екатерина Глазырина, Дарья Виролайнен, Ольга Подчуфарова, Екатерина Шумилова, Яна Романова һәм Екатерина Юрлова...
-
Данис – халыкара бәйге җиңүчесе
Сәләтле балалар мәктәбендә укучыларның фәнни - тикшеренү, эзләнү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Укучылар халыкара Глобал лаборатория челтәрендә үзләренең эшчәнлекләрен алып баралар, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары белән дә дәрестән тыш эшчәнлек әлеге юнәлештә оештырыла. Укучыларның эзләнү өлкәләре дә төрлечә: туган төбәк тарихы, табигать могҗизалары, әдәби әсәрләрне анализлау, макетлар проектлау. Барлык...
-
«Сәләт” клубында – Сәләтлеләр җыйналды
27 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Буа районының 6 нчы номерлы сәләтле балалар өчен лицей-интернатында «Сәләт» клубы эшчәнлеген тәкъдим итү семинары үтте. Семинар Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 район һәм шәһәрләренең Сәләтле балалар...
-
Татарстанда “Безнең Җиңү” видеороликлар конкурсы старт алды
4 март көнне"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика яшьләре арасында уздырыла торган чаралар турында сүз булды.
-
Илназ Гарипов фокуслардан жыелган акчага памперслар алган
Күптән түгел генә Казанда җырчы Илназ Гариповның концерты узды. Анда ул җырлап кына калмыйча, тамашачыларга төрле фокуслар да тәкъдим итте. Фокуслардан җыелган акчага Илназ памперслар алган. "Хөрмәтле дуслар, без сүзебездә тордык: Илназ Гариповның сольный концертында фокуслар вакытында җыелган 4600 сум акча тулаем памперслар алуга тотылып, Зорге 2а адресы буенча урнашкан...
-
Төбәк-Икшермә юлында юл-транспорт һәлакәте
4 март көнне сәгать 15:29 минутта Төбәк-Икшермә юлының 3нче километрында юл-транспорт һәлакәте була - машина юл читенә төшеп китә. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
Язгы кыр эшләренә Мәскәү ярдәм итәчәк
Татарстанда чәчү эшләренә федераль үзәк 584 млн 900 сум бүлеп бирә. Әлеге финанслар республикага килеп ирешкән инде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларынча, кыр мәйданнары зурлыгына карамастан, барлык агросәнәгать комплексларына да финанс ярдәм күрсәтеләчәк. Быел бөртекле һәм техник культуралар чәчелә торган авыл хуҗалыгы кырлары мәйданнарын тәгаенләү эше алып барылды. Чәчүлек...