5 август 2014 яңалыклары
-
Билгесез затлар Камал театры каршындагы фонтаннарны күбек белән тутырганнар [фото]
3 август көнне Галиәсгар Камал театры каршындагы фонтаннар күбек белән тулган. Билгесез затлар, кызык ясап, фонтаннарга күбекләнүче сыекча салганнар. Халык исә фонтаннар янында шундук фотога төшә башлаган. Әмма мондый ваннага керергә беркем дә батырчылык итмәгән. Хәзерге вакытта полиция хулиганнарны эзләү белән мәшгуль.
-
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 3 ир-егетнең гомере өзелгән
Нурлат-Кузай юлында, Кара Чишмә янында, булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде. Өчесе дә Кара Чишмә авылы ир-егетләре. 1978нче елда туган Рәсим Яруллин "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итә алмыйча, трассада, каршы яктан килүче "ГАЗ -Валдай" автомобиленә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә Р. Яруллин һәм аның пассажирлары, ике бертуган: 48 яшьлек Самат...
-
90 яшен тутырган Зөлхиҗә Исакаева "Ак барс"тан Данис Зариповның китүенә борчыла [фото]
"Озын гомерле булуымның бер сере дә юк, Ходай биргән гомеремне яшәдем", - ди 90 яшен тутырган Зөлхиҗә Исакаева. Аккүл-Бигәнәй авылының иң өлкән кешеләренең берсе булган тыл ветеранының хәтер сандыгына, акыл-зиһененә күзләр генә тимәсен. "Сугыш чоры кешесе ни күрде - мин дә шуларның барысын да кичердем, барыбызның да тормышы бер төсле...
-
Популяр җырчы Алинә Даутова кияүгә чыккан [эксклюзив фото]
Бу көннәрдә җырчы Алинә Даутова һәм аның сөйгәне Линар гөрләтеп яшьлек туйларын үткәрделәр. Алинәгә тәкъдимне Линар "Арена" клубында "Изге Вәли" дип аталган дискотекада ясый. Алинә чыгыш ясаганнан соң, сәхнәгә бер дистәдән артык егет менеп, һәрберсе җырчыга ак розалар бүләк итә. Инде Алинә сәхнә артына кереп китәм дигәндә генә, зур кочак...
-
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев Явлаштау балаларына уку әсбаплары тапшырды [+фото]
Республикабызда 7 июльдән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе старт алды. Әлеге хәйрия чарасы 2007 елдан яшәп килә һәм халыкта хуплау таба.