5 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Мичәндә 3 тананы урлап алып киткәннәр
Әлегә кемлеге ачыкланмаган зат Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан җәйге кардадан 3 тананы урлап алып китә. Шуның белән хуҗалыкка 100 мең сумлык зыян салына. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Саба-Тимершык юлында юл-транспорт һәлакәте: эксклюзив видео
-
Сабада “Экстремизмга – Юк” айлыгы башланды
Республикада 3-30 сентябрьдә планы Татарстан Президенты карары белән расланган "Экстремизмга - Юк" айлыгы башланды. Әлеге айлык Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла. Аның барышында республика шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, "Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары,...
-
"Хәзер Сабада машина йөртүчеләрнең 80-90 процентында балалар өчен утыргычлар бар" [+фото, видео]
Укулар башлану күп гаиләләрнең режимын үзгәртте. Хәзер иртәнге 7 белән 8 арасында Саба гимназиясе каршындагы юлда һәрвакыт пик сәгате.
-
Юлбат кызы Гүзәл Кәримова шашка ярышларында чираттагы уңышына иреште [+фото]
Юлбат урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова шашка ярышларында чираттагы уңышына иреште. Бу юлы ул Казан командасы составында Самарада үткәрелгән "Волжские зори-2013" ачык өлкә беренчелегендә Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстаннан килгән көндәшләре арасында 2нче призлы нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук шашкада тизлеккә уйнауда да 3нче урынны алды.
-
Шекше һәм Сатыш авыл җирлекләре башлыкларына Рөстәм Миңнеханов “Нива”га ачкыч тапшырды
Шекше һәм Сатыш авыл җирлекләре Башлыклары Радик Хайртдинов белән Алмаз Галиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Лада-21214 "Нива" автомашиналарына ачкыч алдылар. Алар республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурсның җиңүчеләре. Муниципаль берәмлекләр арасында барган смотр-конкурс республика муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү ниятендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан 2011елдан бирле үткәрелә. Быелгы...