6 февраль 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Казанда АйТи-белгечләре өчен мәктәп ачты
Бушлай белем бирү проекты татарстанлыларга киберкуркынычсызлыгын, робот техникасын һәм башка IT-белгечлекләрне программалаштырырга, өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгенә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы булды
2020 елның 6 февралендә Саба муниципаль районының социаль учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы булып китте. Кунакны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗин Марсель Мәгъфур улы озатып йөрде.
-
Марат Җәббаров: Аграр комплекста инновацион күнекмәләре булган яшьләргә ихтыяҗ бар
Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды.
-
Алмаз Мирзаянов Илсөя Бәдретдиновага: "Тегеләр кебек булма!"
Күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинова туган көнен билгеләп үтте. Инстаграм социаль челтәре аны котлаулар белән белән тулды. Бигрәк тә җырчы Алмаз Мирзаяновның язган тексты эстрадада барган вакыйгаларга ишарәли кебек.
-
«Чын рус кышы»: КФУ профессоры ял көннәренә һава торышын әйтте
Быелгы кышның иң салкын көне Татарстан башкаласында шимбәдән якшәмбегә каршы төндә көтелә.
-
Суның һәр тамчысы исәптә булачак
Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенең 2019 ел йомгакларына багышланган җыелышына авыл җирлекләре башлыклары да чакырылды. Хисап чорында башкарылган эшләрне һәм 2020 елга билгеләнгән бурычларны предприятие директоры Илнур Хәбибуллин үзенең чыгышында яктырттты.
-
Миңнеханов һәм Греф Татарстанның инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты
Күргәзмә белән танышыр алдыннан Герман Грефка Татарстанның 2019 елдагы икътисади үсеш нәтиҗәләре, илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләделәр.
-
Авыл яшьләре конгрессында катнашучыларны демография турында сөйләшергә өндәделәр
«Без бары тик яшьләр күрә, аңлый торган өстенлекле сораулар бар дип уйлыйбыз», — ди Татьяна Ларионова.
-
Татьяна Ларионова яшьләр парламентындагы буш урыннарга яшьләрне чакырды
Яшьләр парламентында сигез буш урын булуын әйтте.
-
Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укучылары иҗаты
Татарстаным
-
Коммерцияле булмаган оешмалар Мәскәүдәге съездда уңай тәҗрибәләре белән уртаклашачак
Чарада меңнән артык делегат – коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашачак.
-
Әнвәр Нургалиевны хастаханәгә салалар
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев бәлагә юлыккан. Ул концертын күчерергә мәҗбүр.
-
Истәлекле даталарга багышланган чаралар
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Район китапханәләрендә һәм мәдәният йортларында төрле чаралар үткәрелә. Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә “Батыр булып тумыйлар” – патриотик тәрбия сәгате, Пүкәл һәм Ике Басу Арташ авыл китапханәләрендә, мәдәният йортлары белән берлектә «Якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресләре уздырылды, китап күргәзмәләренә күзәтү оештырылды.
-
Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде
Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әлеге вазифада Зилә Вәлиеваны алыштырды.
-
Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасында поэзия сәгате
2020 елда без зурлап Саба районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан Иләбәр авыл китапханәчесе Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасына йөрүче балалар,тәрбиячеләр белән берлектә «Талантларга бай син авылым» дигән исем астында поэзия сәгате уздырдылар. Балаларга үзебезнең җирлектән чыккан шагыйрьләрнең балалар өчен язылган шигырьләре кычкырып укылды,табышмаклардан тапкырлык сәгате үтте,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.