6 апрель 2020 яңалыклары
-
Роспотребнадзор: Өйдә коронавирусны ачыклау өчен тест 1250 сум тора
Анализлар гражданнар теләге буенча һәм табиб юлламасыннан башка үткәрелә.
-
Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе билгеле
25 июньдә укучылар чит телләр буенча имтиханнар тапшыра башлый.
-
Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀
-
Эксперт: Татарстан кешеләрне яклау һәм икътисадны саклау арасында баланс тапты
Республика вазгыятькә ачык караш үрнәге булып тора, дип саный Марат Бәширов.
-
Биектау хастаханәсендә Covid-19 табылу сәбәпле табибларның бер өлеше карантинга китте
Татарстанда коронавируска анализы уңай нәтиҗә биргән пациентларның барысы да Казан территориясендә генә тора.
-
Татарстан бакчачылык хуҗалыкларында инфраструктураны ремонтлауга 2020 елда 500 млн сум акча биреләчәк
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
-
Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын талап алган кешене тоткарлаганнар
Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, билгесез кеше карчыкны асфальтка бәреп ега, аннан азык-төлек салынган сумка-арбасын алып кача.
-
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгын өч чабымда алуны планлаштыралар
4 апрельдә видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына, терлек азыгын гадәттәгечә ике чабымда түгел, ә өч чабымда алу бурычы куелды, дип, хәбәр итте.
-
Татар театры артистларының укытучысы Фирдания Садриева вафат
Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде.
-
Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган
Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган.
-
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы ягулык кайтарыла
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә.
-
Марат Җәббаров: Республикада бөтен җирдә кыр эшләре башланды
Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
Янгын чаңы кагылмасын!
Көтеп алынган язгы чор җитте. Бу вакытка һәркем үзләренең йорт яны участокларын, өй тирәләрен тәртипкә китерүне планлаштырып куя. Кызганычка каршы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм ташу киткәннән соң янгын куркынычының кискен артуын оныта.
-
Татарстанда коронавирусның 16 яңа очрагы расланган, барысы да читтән кертелгән
Барлык пациентлар медицина күзәтүендә, шул исәптән 6 кеше өйдә.
-
Covid-19 коронавирусының өч өстәмә симптомы ачыкланган
Галимнәр фикеренчә, әлеге симптомнарга баш авырту, баш әйләнү һәм хәлсезлек керә.