6 июнь 2012 яңалыклары
-
БӘЛӘКӘЧЛӘР БӘЙГЕСЕ
Балаларны яклау көне районыбызда күптөрле чаралар белән истә калды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны кечкенәдән мәдәни-спорт тормышына тарту максатында инде бишенче тапкыр үткәрелүче бәләкәчләр бәйгесе дә үзенә 60ка якын гаиләне җыйды.
-
ЧҮП-ЧАРГА НИК АЗ МОҢ-ЗАР?
Районда санитария-экология икеайлыгы тәмамланды. 1 апрельдән алып 1 июньгә кадәр торак пунктлар, мәктәпләр, җитештерү объектлары, терлекчелек фермалары биләмәләрен санитар чистарту, агачлар һәм куаклар утырту, юлларны һәм тротуарларны, чүп савытлары урнаштырылган мәйданнарны төзекләндерү, паркларны, чишмәләрне, зиратларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны тәртипкә китерү максатында шактый эш башкарылды.
-
КЫР ЭШЛӘРЕ КӨНДӘЛЕГЕ
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 31 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район хуҗалыкларында сабан культуралары 7437 гектарда тамырдан тукландырылды, 7460 гектар - мәйдан чүп үләннәренә каршы гербицидлар, 800 гектар бөҗәкләргә каршы инсектицидлар белән эшкәртелде. 3-4 июнь көннәрендә район хуҗалыкларында махсус комиссия чәчүлекләрне кабул итәчәк.
-
ИКЕАЙЛЫК ТӘМАМ: ЭШ ДӘВАМ ИТӘ
Әйләнә-тирә мохитнең, яшәгән җиренең чисталыгы турында һәркем кайгыртырга бурычлы. Бу эштә контрольлек итүче, хокук саклау органнарына да җаваплылык йөкләнә. ТР Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү, аларны халыкның экология һәм санитария-эпидемиология иминлеге таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында 1 апрельдән чистарту буенча...
-
КАЛӘМ АЛЫП КУЛГА...
Май - каләм ияләре өчен истәлекле ай. Беренчедән, табигатьнең иң ямьле- яз белән җәй тоташкан бу мәлендә һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтәбез, икенчедән, журналистлар арасында оста каләм ияләрен барлаучы "Бәллүр каләм", укучыларның республика "Алтын каләм" конкурслары да шушы айда үткәрелә. Соңгы елларда май аенда районыбызның яшь иҗатчыларын берләштергән "Серле каләм" бәйгесе...