6 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Ялны – үзләре теләгән вакытта
Хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә ел саен бирелә һәм түләнә торган отпуск аларның теләге буенча уңайлы вакытта бирелергә мөмкин. Әмма инвалид бала тәрбияләүчеләр моңарчы бу категориягә керми иде. 2015 елның 13 июлендә кабул ителгән 242нче номерлы федераль закон белән Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр балигъ булмаган инвалид баланы тәрбияләүче...
-
“Урманчылар ишек ача“ акциясе
Шундый исем астында Урманчылар көненә багышланган акция сентябрь аенда Россиянең барлык урман хуҗалыкларында да узачак. Бу көннәрдә Саба урманчылары мәктәптә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән тематик очрашулар оештырачак һәм аларны урманчылыклардагы, урман хуҗалыкларындагы, янгын-химия станцияләрендәге, урман-орлыкчылык үзәкләрендәге хезмәткәрләрнең эше белән таныштырачаклар.
-
Кавын өчен бер ирне талаганнар
Өенә кайтышлый алган кавынын ирдән ике малай тартып ала. Моңа өстәп аның кесә телефонын да урлыйлар. 30 һәм 35 яшьлек ике бурны шунда ук тоткарлыйлар. Бу вакыйга Чаллыда була. Әлмәт таңнары
-
Казан - фатир бәяләре буенча өченче урында
Россиядә яңа салынган торак бәяләре буенча Казан өченче урында. 2015 елның сентябрь бәяләре буенча башкалада яңа фатирларда торакның квадрат метры 61,98 мең сум. Екатеринбургта бу сумма - 70,55 мең, Түбән Новгородта - 66,52 мең сумны тәшкил итә. Иң арзанлы фатирлар Омскида икән. Анда торакны квадрат метрын 41,90 мең сумнан алырга...
-
Күңелдә - якты тәэсирләр
Ел буе эшләп арган һәркем ял итәргә җәйне зарыгып көтә. Ялны һәркем үзенчә сайлый. Кемдер өендә, телевизор каршында ятып торуны кулай күрә, кемгәдер чит илләрдә кояш астында кызыну ошыйрак төшә.
-
Эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды
Район прокуратурасы карантин кертелгән үсемлекләр ташу, саклау, файдалану кагыйдәләрен бозу очракларын фаш итте. "Үсемлекләр карантины турында"гы Федераль закон нигезендә гражданнар, юридик затлар карантин кертелгән продукция белән эш итүләре турында кичекмәстән әлеге өлкәдә күзәтчелек итүче органнарга хәбәр итәргә, фитосанитар контрольне тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлылар. Карантин кертелгән продукция ташыган...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Республиканың газ сәнәгатен үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Сабагаз" эксплуатация-производство идарәсе начальнигы Исмәгыйль Ибрай улы Мөхетдиновка "Татарстан Республикасының атказанган газ тармагы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният эшендәге казанышлары өчен Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Кыям кызы Шәйдуллинага "Татарстан Республикасының атказанган...
-
Авыл җирлекләренә – машина
Республика көнендә, муниципаль берәмлекләр арасындагы смотр-конкурска йомгак ясалып, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 93 авыл җирлегенә "Шевроле Нива" машинасы ачкычларын тапшырды. Безнең районнан автомобильләргә Явлаштау, Иштуган һәм Мичән авыл җирлекләре Советлары лаек булды.
-
Газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
Хөрмәтле газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез хезмәтегезнең мөһимлеге аеруча арткан чорда - көзге көннәр башлангач билгеләп үтелә.