6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Укытучылар көненә багышланган тантаналы кичәдән [фоторепортаж]
-
Район башлыгы Рәис Миңнеханов ветеран-җитәкчеләр белән очрашты [фоторепортаж]
-
Туры сызыкны кисеп чыгу яхшыга түгел [+фото]
Казан - Шәмәрдән юлының 117нче чакрымында 21 сентябрьдә булган авариядә йөртүчеләрнең исән калуына аптырый торган. Бу юлы Уржумнан 1978 елгы С. Семенов идарә иткән "КамАЗ" туры сызыкны кисеп чыгып, "ГАЗ" йөк машинасы белән бәрелешә. Машиналарның икесе дә яраксыз хәлгә килә.
-
34 яшьлек ир бакчасында 33 төп киндер үстергән
Урта Азия илләреннән кайтып районда яшәүче 34 яшьлек А. бакчасында 33 төп киндер үстергән. Район эчке эшләр бүлеге оператив хезмәткәрләре "бакчачы"ның үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртеп, "плантация"ның сугарылып торуына тап булалар. Шаһитлар катнашында киндер юк ителә. "Мичурин" суд алдына баса, дип белдерә "Йолдыз" басмасы. Татар-информ
-
"Мәдәни җомга"дан Чулпан Фәрхетдинова үлгән
Күңелсез хәбәр килеп иреште. "Мәдәни җомга" газетасында эшләүче Чулпан Фәрхетдинова арабыздан китеп барган. Чулпанга нибары 38 яшь иде. Аяусыз авыру аңа башка мөмкинлек калдырмаган. Чулпанның 14 яшьлек малае ятим калды. Хезмәттәшебез тыштан бик тыйнак булса да, тормышта бик актив иде. "Мәдәни җомга" газетасын укып барган кеше аның язмаларын яхшы белә....
-
Татарстан районнарының берсендә участок полицейские җинаять эшен яшереп калган
Татарстанның Сарман районында полициянең участок вәкаләтлесе, прокурор тикшерүеннән соң, җинаять эше фигуранты булган. ТР прокуратурасы хәбәр итүенчә, күзәтчелек органы "Агентство безопасности" ҖЧҖ хезмәткәренең Россия ЭЭМның Сарман районы буенча бүлеге полиция хезмәткәре бодай урлау очрагы буенча бармакка-бармак какмавы турындагы хәбәре буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында 4 сентябрьдән 5енә каршы төндә билгеле...
-
Җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алыштырыр чак
7 октябрь көнне Татарстанда һава температурасының кинәт түбән төшүе, яңгыр һәм кар явуы көтелә.
-
Татарстанда эшсезләр саны арта
1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, башкалада 4261 кеше эшсез буларак теркәлгән.
-
Бүген, 6 октябрь, Инстаграмга 5 яшь
-
Шәмәрдән- Казан юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 5 октябрь көнне, сәгать 20:57 минутта Шәмәрдән- Казан юлының Татар Тау Иле авылы янында һәлакәт була - ике машина бәрелешә. Һәлакәт сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана. Дуслар, озакламый юлларда бозлавык башлана.Трассаларда аварияләр шактый. Сак кына йөрегез, тизлекне арттырмагыз!
-
Татарстан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды
9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова "Little Miss World-2015" балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм "Европа кечкенә гүзәле-2015" титулына ия булды. Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән...
-
Татарча клип беренче тапкыр федераль музыкаль каналга эләкте
Җырчы Сылуның "Бәхетле буласым килә" дип аталган җырына төшерелгән яңа клибын Ello музыкаль каналында да карап була. Моңар кадәр татар телендәге клипларның бу каналда күренгәне булмады. Карыйбыз: Туйлар.ру