7 апрель 2014 яңалыклары
-
“Җырлыйк әле” тапшыруында районыбыз үзешчәннәре катнашты
4 апрель көнне "ТНВ" каналының "Җырлыйк әле" тапшыруында районыбыз үзешчәннәре Арча районы һәвәскәрләре белән бергә сәнгати осталыкта көч сынашты.
-
Почта, электр элемтәсе бүлекләре, "Энергосбыт", район электр челтәре хезмәткәрләре шәп концерт күрсәтте [фоторепортаж]
-
Сабаның иң көчле футбол командалары арасында Камил Баширов истәлегенә турнир узды [фото]
5 апрель көнне Килдебәк авылында Камил Баширов истәлегенә Сабаның иң көчле командалары арасында мини-футбол буенча турнир булып үтте. Матч быел 9нчы тапкыр оештырыла. Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
-
Саба аграр көллиятенең 170кә якын студенты язгы кыр эшләрендә катнаша
Саба аграр көллияте студентларының сыналыр вакыты җитте. "Язның бер көне елны туйдыра" - дигән ата-бабаларыбыз. Хуҗалыкларда кызу эш көннәре бара. Безнең көллиятебездән дә Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнары хуҗалыкларында 170кә якын студент язгы кыр эшләрендә катнаша. Аларның һәрберсе оешма, хуҗалыклар белән килешү төзеп эшкә урнаштылар. Студентларыбызнын 10сы чылбырлы тракторны, 83е...
-
Язгы ташу: бәла килмәсен
Җаваплылыгы чикләнгән «Сетевая компания» җәмгыятендә язгы ташу (су басу) чорында электр челтәре комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, нәтиҗәләрен тиз арада бетерү буенча махсус комиссия төзелде. Хәзер компания филиаллары язгы ташу вакытында килеп чыгу ихтималы булган бәла-казаларга каршы торырга әзерләнә. Энергия объектлары биналарының түбәләре, нигезләре кар-боздан чистартылды, планнан тыш, авария-төзекләндерү...
-
Олыязда - өй туе
Соңгы елларда авыл хуҗалыгында эшкә калган егет-кызларга "Яшь белгечләрне тораклы итү" программасы кысаларында төзелгән йортларда күп гаиләләр өй туйлары уздыра.
-
Кырбашта Нәүрүзне каршы алдылар: авылда милләтләр бәйрәме узган
Кечкенә генә Кырбаш авылында Нәүрүзне ел саен зурлап бәйрәм итәләр. Быел клуб мөдире Надежда Черненко язны каршылау тантанасын бик күңелле оештырды. Олысы-кечесе, татары-русы, чуашы-керәшене - барысы бердәм, дус булып, туганнарча уйнап-биеп, көлеп-җырлап бәйрәм итте. Халык төрле уен-ярышларда актив катнашты, җиңү куанычын татыды. Соңыннан зур казанда пешкән карга боткасы ашадык, коймак...
-
Юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләрне өйрәткән инструкторларны тикшерәчәкләр
Юлга чыккан һәркемнең күңелендә ниндидер бер тетрәндергеч уйлар уянадыр. Кешеләрнең тормышы - үз кулларында, шуңа да карамастан, юлларда күпләрнең гомере өзелә. Һәлакәтләрнең сәбәпләре төрле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү дә авариягә китерә. Статистика күрсәткәнчә, Татарстанда автомобиль йөртү стажы 3 елга тулмаган шоферлар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта....
-
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне
Быел 7 апрельдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне трансмиссияле авырулар профилактикасына багышлана. Әлеге төр чирләрне йогышланган кешеләрдә хайваннарда була торган паразитларны таратучы организмнар китереп чыгара. Мөһим профилактика чарасы - йогышлы авыруларны китереп чыгара торган кан эчүче бөҗәкләрне, инфекция чыганагы булган кимерүчеләрне киметү. Сары бизгәк, туляремияне кисәтүдә вакцинация дә мөһим...