7 октябрь 2021 яңалыклары
-
11 октябрьдән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйлана
«Халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар таләп ителә», — диде Лилия Галимова.
-
Республика халкының корал тапшырып, акча алу мөмкинлеге бар
Татарстанлыларның корал тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.
-
Бүген Сабада ИТ-парк вәкиллеге ачылды
Ул республика районнарында ИТ-парк тәҗрибәсен трансляцияләү буенча яңа программа - ИТ-паркның муниципаль операторлары кысаларында эшләячәк. Әлегә “Илфани” сәүдә үзәгендә урнашкан вәкиллектә 10 эш урыны (коворкинг) бар. Киләсе 2022 ел ахырына уку класслары һәм офислары булган 400 кв. метрлы үз биналарын булдырырга планлаштыралар. Вәкиллекне ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ГАУ "Технопарк в сфере высоких технологий” директоры Александр Борисов, ИТ парк - Саба җитәкчесе Нияз Закиров, район эшмәкәрләре катнашты.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә өлкәннәр хөрмәтенә чаралар үтте
1-10 октябрь көннәрендә бөтен республикада Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шушы ункөнлек кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә дә өлкәннәребез хөрмәтенә чаралар оештырылды, бәйрәм табыннары әзерләнде, азык-төлек пакетлары өләшенде, өйләренә барып җитәкчеләре котлады.
-
8 октябрьгә һава торышы
8 октябрьдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән томан. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -1..-6˚, көндез +9..+14˚ градус.
-
Тиз шахмат һәм блиц буенча Саба районының җыелма командасы 1 нче урынны яуладылар
2-3 нче октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Саба районының ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командасы югары нәтиҗәләргә ирешә алды.
-
Иштуган авыл җирлегендә халык көче белән җыештыру һәм төзекләндерү эшләре башкарылды
Фоторепортаж.
-
Сабада ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең 2 нче зона этабы узды
5 нче октябрь көнне Байлар Сабасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының ("Хезмәткә һәм оборонага әзер") җәйге фестиваленең 2 нче зона этабы узды. Фестивальдә Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарыннан командалар катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән тәбрик итте
Дәүләт башлыгына бүген 69 яшь тулды.
-
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты «Өлкәннәрдә тормыш мәгънәсе»
Кичә район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәрдә тормыш мәгънәсе» бәйрәм концерты булды. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен иҗат коллективлары башкаруында музыкаль бүләкләр яңгырады.
-
Проект замены участков магистрального нефтепровода Холмогоры – Клин получил положительное заключение Главгосэкспертизы
АО «Транснефть – Прикамье» получило положительное заключение ФАУ «Главгосэкспертиза России» по объекту замены участков магистрального нефтепровода (МН) Холмогоры – Клин в зоне ответственности Казанского районного нефтепроводного управления.
-
Өлкән яшьтәгеләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линия узачак
Чара өлкәннәр декадасы кысаларында уза.
-
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы: Covid-19 һәм аның авыр нәтиҗәләреннән вакцинация генә коткара
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 60 яшьтән узган татарстанлыларның өчтән бер өлеше вакцинаның ике компонентын ясаткан - 237 мең 584 кеше.