7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сабада һәм Шәмәрдәндә авыл хуҗалыгы продуктлары сату ярминкәләре үтте [+фото]
Кичә район үзәгендә һәм Шәмәрдәндә авыл хуҗалыгы продуктлары сату ярминкәләре үтте. Бәйрәм көне сәүдәсендә хуҗалыклар, оешмалар халыкка печән-салам, ашлык, бәрәңге, сөт-май, бал, кулинария, икмәк продуктлары, көндәлек куллану әйберләре тәкъдим итте.
-
Казанда яшь кыз сөйгәненең муенына пычак кадый һәм 14 каттан сикерә [+фото]
Башкаланың Вишневский урамында бүген төнлә егет һәм кыз мәете табыла. Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты әлеге фаҗига турында рәсми мәгълүмат таратты. Бүген егет 24 яшьлек яратып йөргән кызы янына килә һәм алар сүзгә килә. 7 каттагы балконга чыгып талаша башлагач, кыз егетнең муенына пычак кадый, соңрак үзе 14 катка менеп аска...
-
"Саба таңнары" газетасы призына татар-башкорт милли спорт көрәше буенча район Чемпионаты җиңүчеләре [фото+нәтиҗәләр]
60 килограммга кадәрге үлчәүдә: 1. Илһам Хөрмәтов (Югары Симет). 2. Илназ Якупов (Тимершык). 3. Фәннур Тимергалиев (Олы Шыңар). 65 кг. 1. Рамил Тимербаев (Олы Шыңар). 2. Ленур Биктимеров (Тимершык). 3. Фәнүс Мусин (Түбән Шытсу). 70 кг. 1. Рөстәм Шәйхетдинов (Олы Шыңар). 2. Ленар Биктимеров (Тимершык). 3.Әмир Заһидуллин (Мичән). 75 кг....
-
Жанна Фриске Мәскәүгә кайтты: җырчы белән беренче интервью [видео]
-
Район укучылары арасында “Сәләхият” - сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды [фото+нәтиҗәләр]
5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә район укучылары арасында "Сәләхият" дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Конкурсның төп маскаты булып укучылар арасында проза яки поэзия жанрында язылган әсәрләрне сөйләү осталыгын арттыру, талантлы укучыларны сәхнәгә күтәрү, әдәби иҗат юнәлешенең киңкырлы үсешенә игътибарны арттыру иде. Бәйгедә 22 мәктәптән 40 укучы катнашып,...
-
Кече Шыңар мәдәният йортының “Каз канаты” фольклор коллективы “Этномириада” конкурсында I дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде
"Этномириада" - халык йолаларын, гореф-гадәтләрен саклаучы фестиваль-конкурс. Быел ул Казанда алтынчы тапкыр үткәрелде. Бәйгедә Төркия, Әзербайҗан, Чукот автономияле Республикасы, Башкортстан, Казахстан, Удмуртия, Мари Иле, Татарстаннан килгән профессионал һәм үзешчән сәнгать коллективлары катнашты. Шулар арасында Кече Шыңар мәдәният йортының "Каз канаты" фольклор коллективы (җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина) "Самовар агарттым әле су буена...
-
Штраф түләмәгән өчен сак астына 109 кеше алынды, 34 кеше мәҗбүри эшкә тартылды
Штраф хәзерге вакытта җәза чарасының иң киң таралган һәм эзләп алуы проблемалы төре булып санала. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2нче маддәсе нигезендә штраф җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылганнан соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Әлеге нигезле сәбәпләр аркасында билгеләнгән срокта түләү мөмкин түгел икән, суд карарын үтәү...